... Берничә ел элек төшкән фотосурәт.
Искитмәле бүләк ясады ул чакта туган көнендә балакайлары. Төшеңә дә кереп чыкмаслык. Ришат Төхвәтуллин концертына барганнар иде. «Үлеп» ярата ул шул моңлы балакайның җырларын. Төс-баш дисеңме, тавыш булсынмы, барысын мулдан биргән Ходай.
Кинәнеп-әсәрләнеп тыңлап утыра иде, берзаман сәхнә түренә чакырмасыннармы әбекәегезне! Җырчы егет матур елмаеп каршылады, бөтен халык алдында туган көне белән котлады, чәчәкләр бүләк итте. Барысы дәррәү кул чапты. И оялды, кыенсынды шул мәлләрдә Резида Мәсгут кызы. Сөенде дә. Баксаң, газизләре алдан ук «сюрприз» ясаган икән үзенә. Озак вакытларга исендә калсын, дигәннәрдер инде... И, гомерләр. Кем уйлаган шушындый оҗмахка тиң тормышларда яшәрмен, дип...
«Бәла агач башыннан йөрми»
Янә кулына фотоальбомын алды ул. Саргая-уңара төшкән сурәтләрне сыйпаштырды. Газизләренең, дус-ахирәтләренең күбесе бакыйлыкта ич инде. Сагынычлы хатирәләр генә калды барларга...
Байтак гомер Собханкул бистәсендә гомер кичерсә дә, чыгышы белән Дүртөйле якларыннан Резида апа Садриева. 1933 елның март башында Наҗы атлы бик тә матур табигатьле авылда дөньяга аваз салган ул. «Кызым күркәм язмышлы, бәхетле булсын», дип теләгәндер Мәсгут ага, тикмәгә генә гүзәл чәчәк исеме кушмагандыр тәүге сабыена. Соклангыч мәхәббәт җимеше булган ич әлеге нарасый. Хәер, бу хакта бераз тәфсилләбрәк бәянләү язык булмастыр шулай да.
Ифрат гыйлемле, инсафлы мулла гаиләсендә буй җиткергән Мәсгут Әхмәтвәли улы Шәфиев. Остабикә әнкәсе кызларга дәрес биргән. Шушы ук авыл гүзәле, Разия Гали кызы да сабакка йөргән аңа. Бер-беренә шул чорда гашыйк була да инде ике яшь йөрәк. Озын-озакка сузмыйча, кавышу хәстәрен күрә егет-кыз. 1932 елда гаилә корып җибәрәләр. Кияүгә — 25, кәләшкә нибары 18 яшь... Бар булмышларын шатлыкка-нурга күмеп, тәүдә кызчыклары Резида, 1935 елда исә Рәис уллары туа. Тик... озак тату-имин гомер кичерергә язмаган икән гаиләгә. Энекәше туган елны ук Резиданың колхозда сәркатип вазифаларын башкарган әтисе вафат була. Үпкә ялкынсынуыннан интеккән ир асылы 12 көн буе яшәү өчен көрәшә. Үлем бу алышта көчлерәк булып чыга... Сөекле ирен югалтудан кара кайгыга баткан яшь хатын ике айлык улы белән туган йортына кайтып егыла. Кызчыгын каенанасы бирми. «Улым төсе булсын», дигәндерме... Нәтиҗәдә Резида алты яшькәчә әбисе карамагында тәрбияләнә. Шөкер, карчык оныгын какмый, җәберләми. Әмма Тәкъдир үзенчә хәл итә. Әби кеше каты сырхаудан урын өстенә кала. Кызчыкны әнисе, ниһаять, үз янына ала. Анысы бер хәл, кабат әтиле булырга да насыйп икән әле нарасыйларга! Үзе дә тормыш тарафыннан шактый кыерсытылган 20 яшьлек буйдак егет сорый әниләренең кулын. Рәхмәт төшкере, нәниләрне чит итми. Киресенчә. «Үги кебек тә булмады ул, гел үзебезнең әти сыман», дип хәтерли Резида ханым бүген дә. «Яңа» әтинең үз сабые да озак көттерми. Яшәргә тулы хокугын белдереп, 1940 елда Фәнис исемле баһадир аваз сала. Бәхет-назга күмелеп, яшә генә! Каһәрле сугыш чыкмаса, шулай булыр да иде сана... Челпәрәмә китерә коточкыч афәт адәм балаларының якты уй-хыялларын. Гаилә башлыгы 1941 елда ук фронтка озатыла. Чираттагы нарасые инде ул киткәннең соңында дөньяга килә. Ана кеше берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары белән кабат туган йортына кайта. Биредә җан асравы җиңелрәк була, әлбәттә. Хуҗалыкта — сыер, сарык. Бакчасы да аз-маз туендыра. Тик нуҗа үз «калачын» тәмләтми калмый. Резиданың картәтисе кулга алына. Кемнеңдер әләк-ошагы аркасында гаеп тагалар, ун елга иркеннән мәхрүм итәләр аны.
Бәла ялгыз йөрми. Яшь әтиләренең дә «хәбәрсез югалды» кәгазе килә. Гомере бетмәгәндер, 1947 елда кайтып төшә ул шулай да туган якларга. Әсирлектә булган икән. Анда ниләр кичергәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә... Әллә ни баш-күз алып та өлгермиләр, 1948 елда ирне моңача күрмәгән-белмәгән Собханкул бистәсенә озаталар. Шул төбәктә ташчы сыйфатында эшкә керешә ул. 1950 елда гаиләсен дә үз янына алдыра. «Без килгәндә, биредә нибары дүрт өй бар иде, — ди Резида Мәсгут кызы. — Кечкенә бүлмәдә өч гаилә бергә яшәдек. Тора-бара йорт кырында сарай ише корылма да ясап куйдык. Авылда калган сыерны җәяүләп алып килдек хәтта, хәзер сөйләсәң, кеше ышанмас...» Тормыш тәмам үз җаена төшә сыман. Тату гына гомер кичерәләр. Гаилә дә ишәя. 17 яшенә җиткән, үзен чын-чынлап «олы апа»га исәпләгән Резида төзелештә эш башлый. Билгеле инде, ул чорда барысы да диярлек кул көче «сорый».
«Чәчләребез чәчкә бәйләнгән»
Гомерлек яры, өлешенә тигән көмеше дә ерак йөрмәгән икән ләбаса. Армиядән яңа кайткан Назиф Садриевның күңеле төшә сылуга. Егет акыллы, чибәр, эшчән, теләсә кемне үзенә каратырлык! Яшерен-батырын түгел, тәүдә Резиданың әнкәсе яшьләргә ризалыгын-бәхиллеген бирми. Килен төшәсе җир мактанырлык түгел чөнки. Салам түбә, ишле гаилә: 45 яшьлек каенана, дүрт каенсеңел... Әтиләре вафат. Әмма яшьләр аерылышырга уйламый, сүзләре-серләре береккән! Ахыр чиктә кыз анасы да «сына». Шулай итеп, 1955 елда яңа гаиләгә нигез салына. Садриевларның бер-бер артлы Фәрит, Рәшит уллары, Нәсимә кызлары туа. «Рәхмәт, бианай карашты, — ди әңгәмәдәшем. — Сабыйга ай ярым тулуга, эшкә чыгышлы иде бит элек...»
Эш, дигәннән. Ирле-хатынлы хезмәт урынында һәрчак алдынгылардан санала, коллективта абруй-хөрмәт казана. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләр дәлил моңа. Назиф Фатыйх улы 40 ел дәвамында шофер була, район нефть үткәргеч идарәсенә тугрылык саклый. Тора-бара хәләлен дә шунда урнаштыруга ирешә. Иске төп йортны сүтеп, яңасын тергезәләр. Ир туганнары шунда яшәп кала. Гаилә исә эштән бирелгән фатирга күчә. Гомер бакый ике якка да бердәй ярдәмләшеп, туган-тумача белән аралашып, киңәшләшеп яши Садриевлар. Балалар да йөзгә кызыллык китерми. Бик иртә үзаллылыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр, хезмәттә чыныгып үсәләр. Укуда да яхшы өлгәшәләр. Һәркайсы тормышта фәкать үз урынын таба. Көнкүрешләре хәйран калырлык һәммәсенең дә.
«Алты оныгым, ун оныкчыгым бар, — дип елмая әниләре. — Киленнәр, кияү дә гел үз балаларым кебек якын. Бай әбекәймен. Кайберәүләр көнләшә дә әле. «Яныңа килеп торалар, бөтен эшеңне карыйлар, кунак итәләр», диләр. Бәхәсләшмим, дөресе шул. Их, Назифым да исән булса...» Резида апа ирексездән көрсенеп куя. 56 ел бергә тату гомер кичергән тормыш юлдашы юк шул инде. 81 яшендә, йөрәк өянәгеннән вафат була. 24 июль, туган көненнән соң озак та үтми, мәңгегә хушлаша газизләре белән. «Бабаем баянда өздереп уйный иде, — ди хәләл җефете. — Ул «сыздыра», мин җырлыйм. Җырчы булырга теләгем зурдан иде яшьлектә... «Фәридә Кудашеваныкы кебек тавышың», диләр иде. Кайда инде безгә ул заманда укулар... Сагынып сөйләргә генә калды. Назифым шигырьләр дә яза иде бит. Язуы матур, хәрефләре тезелеп тора. Аның үлеменнән соң, ни хикмәт, үзем дә сызгалый башладым акрынлап...» Сокланып-гаҗәпләнеп үк куйдым: кадерле кешесенең һәр язмасын диярлек кадерләп-пөхтәләп саклый әңгәмәдәшем. Ипләп кенә «актарабыз» хәтер хәзинәсендәгесен.
Менә Назиф абыйның ял йортыннан җибәргән хаты. «Саумы, сөеклем минем», дип башлана ул. Сәйләндәй хәрефләр... Җан җылысы, еллар узу белән дә һич сүрелмәс мәхәббәт тойгысы яшеренгән ул юлларда. Хәзерге тулысынча компьютерга көйләнгән яшәештә, «лайк-смайлик»лар заманында сирәк күренеш, шулай бит? Хат-мазар ише хәбәрләшүдән тәмам алыслашканбыз шул, җәмәгать. Кызганыч. Тел белән әйтергә кыймаганны кәгазь битендә чагылдыруы кайчак җиңелрәк тә бит әле ул... Инде мәгълүм булганча, бердәнбере фани дөньяларны ташлап киткәннең соңында әңгәмәдәшем үзе дә каләм тибрәтә башлый. Ни гаҗәп, Назифына исән чагындагы сыман дәшә ул:
«Гармунчыга гашыйк булдым,
Көтмәгәндә үзем дә.
Өзелеп-өзелеп карап торам
Аның зәңгәр күзенә».
Шөкер, яраткан ире хакындагы хатирәләр белән уртаклашыр кешеләре җитәрлек Резида ханымның.
«Араларны якынайткан туганнарым бар,
Яшәү ямен ямьләндергән балаларым бар», дип ассызыклый ул үзе дә.
Күрәмсез, эчкерсез-гади юлларны үзгәртүне, «шомарту»ны кирәк тапмадым. Шигъри нечкәлекләрдә мени эш. Йөрәк түреннән ургылган ич ул юллар, шул килеш калсын...
Һичнигә карамастан, моңаеп, кәефсезләнеп көн уздыручылардан түгел яңа танышым. Кул кушырып өйдә утырырга күнекмәгән. Бакча мәшәкатен кулайрак күрә. Түтәлләрдә «казыну» үзе бер сихәт аңа. «Кош, этләрне дә җәллим, ашатам, — ди әңгәмәдәшем. — Күгәрченнәрем дә бар әле, гелән очып киләләр, «хәл белешәләр»... Үзем белгәнчә догалар укыйм. Элегрәк кул эшенә әвәс идем, китап укырга яраттым. Әле булмый, күптән түгел генә күзгә операция ясаттым. Балаларым-бәбкәйләрем белән юанам. Канәгатьмен тормышымнан. Яшьләргә теләгем бар барлыкка. Хезмәт тәрбиясе җитенкерәми хәзер. Ташландык бакчаларны күреп, җан әрни. Ата-ана да гаепле монда. Олыларга карап фәһем ала бит сабый... Шулай берчак урамнан китеп барам. Әнисе белән бәләкәч малай каршыга килә. «Саумысез», ди бәпечем. Анасы дәшми, исәнләшми. Димәк, үсә төшкәч, баласының да саулык алмый башлавы мөмкин. Әнкәсе «үрнәгенә» иярсә, билгеле. Әдәп-әхлак тәрбиясе «аксый». Менә әле яңарак кына. Балалар телевизор карый. Ниндидер тапшыру бара, конкурсмы шунда... Ир-ат жюри каршында ярым шәрә хатынкайлар бөтерелә. Бииләр, имеш. Бер дә килешми, әллә үзем аңламыйм, картаю, дөньядан артта калу галәмәтеме...»
Хаклык бар бу сүзләрдә, тискәре күренешләргә көннең көнендә шаһитбыз. Сер түгел, күпләребез мондый очракта битарафлык пәрдәсе артына качуны хуп күрә. «Миңа гына кагылмасын», янәсе. Кагыла шул, дуслар, иртәме-соңмы, кагыла. Уртак яшәештә гомер кичерәбез. Бүгенгесе-кичәгесе бергә үрелеп бара. Үткәннәрдән гыйбрәт алу, Резида апа сыман хөрмәтле өлкәннәребез фикеренә игътибарлырак булу, аларның бай тәҗрибәсенә таяну да зарурдыр, мөгаен.
... «Бишенче сыйныфта укыганда ятлаган, сәхнәдән сөйләгән шигыремне ишеттерим әле». Уйларымнан арынып, әңгәмәдәшемә багам. «Һаман исегездәме ни?!» «Һи, онытылмый ул бер ятлаган. Тыңла». Сәхнә осталарыдай куелган тавыш белән тулы бер поэма булырлык әсәрне ишеттермәсенме апабыз. Берәр ялгышса! Таң калдым. Аннан ары моңлы-аһәңле җыр яңгырады... Сәләтне, акыл-зиһенне мулдан биргән Ходай Резида Мәсгут кызына. Тикмәгә генә балачак елларында ук җырчы булу теләге уянмагандыр үзендә. Әниләренең һаман да илаһи сәнгать иленә тартылуын балалары да сизә-тоемлыйдыр, әлбәттә. Газизләрен ни белән куандырырга беләләр ич. Яраткан җырчысы тамашасына билет хакында әйтүем...