Балалар дәваханәсенә килгән нәни пациентлар гадәттә әлеге бүлмәне читләтеп уза алмый.
Аңлашыла да, бигрәкләр дә кызыклы ич анда. Әкәмәт уенчыклар, үзенә чакырып торучы йомшак кәнәфиләр, матур-чагу рәсемнәр. Ә иң мөһиме — биредә үзеңне тыймаска, рәхәтләнеп уйнарга, шаярырга мөмкин. «Чү, тавышланма», дип кисәтүче юк.
Малай-кызларны өстәвенә бик тә ягымлы, сөйкемле апа каршылый. Йөзенннән якты елмаю китми, һәркемгә йомшак итеп дәшә, кочаклап ук ала. Әйтерсең лә синең белән күптәннән таныш. Әти-әниләр дә үз итә Елена исемле апаны. Озаклап сөйләшәләр, барысын җентекләп сорашалар... Үз чиратыбызда без дә әңгәмәләшеп алырга ниятләдек аның белән. Таныш булыгыз: клиник психолог Елена Мартынова. Балалар, үсмерләрнең якын дусты, ата-аналарның киңәшчесе. Хәтта ки еш кына тулы гаиләне дәвалаучы, сихәтләндерүче ролен башкаручы. Хезмәте шундый аның. Мәгълүм ки, грекчадан тәрҗемәдә психология «җан турындагы фән» дигәнне аңлата. Үтә җитдилек, җаваплылык, сизгер тоемлау таләп иткән һөнәрне ни рәвешле сайлады икән Елена ханым?
«Чыгарып куйган юлына...»
«Кызыксынуым кече яшьтән киләдер, — ди психология белгече. — Кешеләрне ныграк аңларга, аларны төрле халәттә күзәтергә омтыла идем. Бәлки әбиемнең табиб, әниемнең укытучы булуы да тәэсир иткәндер. Хәер, тәүдә сәнгать юлыннан китәргә иде ниятем. Сурәт ясарга һәвәслек сәбәпче булгандыр. Сәнгать мәктәбендә бик теләп шөгыльләндем. Язмыштыр, медицина «җиңде». Өлкәннәр киңәшен тотып, медучилищега укырга кердем. Үкенмим. Педагоглар ифрат көчле иде, төпле теоретик-гамәли белем бирделәр».
Ныкышмалы, тырыш сылу «Туймазынефть» идарәсе медсанчастендә физкабинетта эш башлый. Процедураларга килгән авыруларның көннән-көн шәбәя, сихәтләнә баруы кәефен күтәрә, дәрт-дәрман өсти, билгеле. Тик... Һәрдаим ниндидер яңалыкка омтылучы тынгысыз җан сизә: арытаба үсәргә, камилләшергә, тормыштан артта калмаска кирәк. «Чыгарып куйган юлына», дигәндәй, Еленаның теләге уйламаган җирдән гамәлгә аша. Башкорт дәүләт педагогия университетының психология кафедрасында укырга өндиләр аны. Тәкъдир кисәк борылыш ясый да куя кайчакта, җәмәгать! Педагог-психолог белгечлегенә ия булган якташыбыз 2001 елда шәһәр наркология диспансерына эшкә урнаша. Дәү әнисе һәм дә әнкәсе һөнәрен берләштерергә язган, диярсең...
Унөч ел дәвамында хезмәт куя ул биредә. Чибәр-алчак ханыма карыйм да, гаҗәпсенүемне җиңә алмыйм: «Шундый да үзенчәлекле урында эшләве җиңелдән булмагандыр? Катмарлы, четерекле вакыйгалар белән дә йөзгә-йөз очрашырга туры килгәндер...» Елена елмая гына: «Бу сорауны күпләр бирә миңа. Югыйсә, шундый ук савыгуга, аңлауга мохтаҗ авырулар дәвалана ич анда. Яшермим, башта шактый кыен иде. Һөнәри, белем дәрәҗәсен күтәрү курсларында шөгыльләнү ифрат зур ярдәм-терәк булды. Нигездә «Аноним эчкечеләр» программасы буенча эш алып барылды. Әйтергә кирәк, эчкечелек, наркомания тозагына эләккәннәрнең байтагы тормышта үзен табудан гаҗиз. «Танылмаган даһилар» дип тә йөртәләр аларны хәтта... Кеше тора-бара коточкыч афәт тудыручы матдәләргә ныклап ияләшә, шуннан тыш яшәешен күзаллый да алмый. Чын-чынлап каты, аяусыз авыру бу... Кызганыч, еллар үтү белән, сырхауның гаиләсе, якыннары да чиргә бәйлелек халәтенә дучар була. Нишләргә соң? Тәү нәүбәттә шуны анык аңлау мөһим: кеше фәкать үзе сәламәтләнү максатын алга куярга, бар ихтыяр көчен тупларга тиешле. Шул чакта гына тулысынча уңышка ирешергә мөмкин. Яңа, аек тормыш башлаган кичәге пациентларны күрү — чиксез шатлык-куаныч чыганагы ул. Һаман булса ихластан рәхмәт укый, очрашкан саен сөенече белән бүлешә күпләре».