Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 июль 2018, 13:58

Ашыктың...

Җәмәгать эшлеклесе, журналист, Туймазы шәһәрендә яшәгән Замир Низаметдиновка 25 июньдә 70 яшь тулган булыр иде... Бу истәлекле көн җитәргә бары бер ел калган иде.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист, Туймазы шәһәрендә яшәгән Замир Низаметдиновка 25 июньдә 70 яшь тулган булыр иде... Бу истәлекле көн җитәргә бары бер ел калган иде.
Аның үлем хәбәрен ишетү бик аяныч хәл. Ул шундый ыспай, матур гәүдәле, озын буйлы, тыныч холыклы, сабыр кеше иде.
Замир Вәлиәхмәт улы белән мине язмыш 2015 елның декабрендә очраштырды. Халидә апа Хөснетдинованың юбилей кичәсе иде. Шул очрашудан без Замир абый белән дуслашып киттек. Холкы буенча күп сөйләмәсә дә, кайвакыт ачылып китә, туктатып та булмый иде.
Халидә апа сөйләгәннәрдән: «Замир абый Сәрән авылында туып үскән. Авылларында башлангыч мәктәптә укыган, аннары Арсланбәк авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган һәм Кандраның икенче урта мәктәбендә белем алып, Башкорт дәүләт университетына филология факультетына укырга кергән. Югары белем алганда ук гәзитләргә мәкаләләр, хикәяләр язып, иҗат өлкәсендә үзен күрсәткән. Университетны кызыл дипломга тәмамлаган. Аннары Туктагул мәктәбендә ике ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Соңыннан Туймазы район советы башкарма комитетының мәдәният бүлегенә эшкә алалар. Берничә чакырылыш район советы депутаты була.
1977 елларда «Кызыл таң» редакциясендә эшләгән. Арытаба Туймазыга кайтып «Ленин юлы» гәзите мөхәррире урынбасары, «Өмет» гәзитенең Туймазы-Октябрьский төбәгендә үз хәбәрчесе була. Соңгы елларда Замир Низаметдинов — ирекле журналист. Ул гомере буе журналистика белән шөгыльләнде. Башкортстан һәм Татарстан гәзит-журналларында атаклы якташлары — шагыйрь Тимер Арслан, композитор Әкрам Даутов, шулай ук бөек шәхесләр Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Габдрахман Кадыйров турында очерклар, мәкаләләр язып чыгарды. Җәмгыятебездәге ямьсез күренешләрне тәнкыйтьләгән публицистик мәкаләләре дөнья күрде, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар иде».
Әйе, Замир абый, карап торуга гади генә кеше иде сыман, ә нинди уңышларга ирешкән!
Безнең дуслык ныгый барды. Мин әле ул елларда эшләп йөрим. 2015 елда — 8 хуҗалыкның җитәкчесе; бизнес-планнар язам, аукционнар үткәрәм. Хуҗалыкларым республикабызның төрле районнарында урнашкан — Кырмыскалы, Бишбүләк, Федоровка, Туймазы, Уфа һәм башкалар.
Бердәнбер көнне Замир абый теләк белдерде: «Бишбүләккә барганда мине дә алып бармассыңмы, музейларын күреп кайтыр идем», — диеп.
— Әлбәттә, әлбәттә! — дип, шатланып та куйдым.
Кышкы ерак юл. Тирә якта ап-ак кар... Бер үзем йөргәндә — уй да мин. Кеше белән сөйләшеп барсаң — вакыт тизрәк үтә.
Әйткән сүз — аткан ук! Иртәнге сәгать биштә «Химмаш» тукталышыннан алып киттем Замир абыйны. Төгәл кеше, соңга калмады, елмаеп каршы алды. Көн әлләни суык та түгел иде, юл буе әкрен генә кар яуды. Сизәм, без бер-беребезгә әңгәмәдәшләр буларак, ошадык. Сөйләшү генә түгел бит әле, тыңлый һәм ишетә белергә дә кирәк бер-береңне. Ә миңа кызык аның турында күбрәк белергә, сорауларымның иге-чиге юк: үзе, эше, гаиләсе, балалары турында.
Замир абый тышка әкрен генә яуган эре-эре кар бөртекләренә карап, сөйләп китте:
— Әтием Вәлиәхмәт сабый чактан ук ятим кала, авылда көтү көтә. Соңрак Әкрам Даутов белән авылларда концертлар куеп йөри, Кыргызстанда шахтада эшләп кайта. Сугыштан соң авыл Советында секретарь була. Әнием Миңлеҗиһан гомере буе колхозда төрле эшләр башкара, һәрчак хезмәт алдынгысы була, медальләр белән бүләкләнә, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. 1960 елда әти авырудан вафат булгач, ялгызы өч бала тәрбияләп үстерә. Менә шул балаларның берсе мин булам инде.
Мине хәреф танырга беренче укытучы — мөгалимнәрем Рәйсә апа Гәрәева, Мәккә апа белән Мөсәвир абый Ганиевлар өйрәтте. «Китап» сүзен ишетү белән минем хәтердә серле, хыялый балачагым яңара.
— Нурия, хәтерлисеңме, без бәләкәй чакларда зәмһәрир суык көннәр еш була иде... Кышкы салкын кичләрдә кулыңа китап аласың да, ап-ак киез җәелгән сәкедәге юрган астына кереп чумасың да, башыңны йомшак мендәргә куеп, могҗизалар дөньясына кереп китәсең. Барлык дөньяңны онытып, укыйсың да укыйсың, әйтерсең лә бу галәмдә китап та син генә. Эх!
... Замир абый балачагын искә төшергәндә, әйтерсең лә, аның йөзләре яктырып китте, йөзләре генә дә түгел, машина эче җылынып, яктырып киткәндәй булды. Ул һаман сөйләвен дәвам итте:
— Галиҗәнап китап шактый катлаулы һәм каршылыклы тормыш юлымда һәрчак киңәшчем һәм сердәшем булды. Әлбәттә, җир йөзендә төрле төрле кешеләр булгандай, китаплар да шулай төрле-төрле. Әмма шунысы мәгълүм: барлык китаплар да аларның авторларына охшаган.
Замир абыйның китап турында әйтүе, минем өчен өндәү кебек яңгырады:
«Китап — милләтнең хәзинәсе һәм байлыгы. Китап һәрчак акыллы булырга тиеш. Китап гомере буе искереп тузганга кадәр халыкка хезмәт итәргә бурычлы, аның кадере дә шундый. Китап укыганда, мин ләззәтләнәм, ул күңелемә сеңә, бәгеремә үтеп керә. Китап — ул яхшылыкка мәхәббәт, начар-яманга нәфрәт тәрбияләргә тиеш. Бу аның төп вазифасы һәм изге бурычы», — дигән иде Замир абый. Һәм шундук бераз борчылып: «Яшь гаиләләрнең күбесе өйдәге китаплардан арынырга тырыша. Менә, уйлап карасаң, Нурия, чыгарып ташланган китаплар ялгыз калган әби-бабайлар, ятим балалар, йортсыз бәндәләр кебек тоела миңа... Китапны бастырып чыгаруга исә күпме кешенең хезмәте салына, дип өстәп куйды Замир абый.
Менә Бишбүләккә килеп тә җиттек. Замир абыйны музейга кадәр илттем дә, ә үзем инде «калхуз»ыма эшкә киттем.
Эшләрем тәмамлануга көн кичкә авышты. Юлдашымның да эше беткән иде, кайтырга чыктык. Башта икебез дә тын гына кайттык, ни дисәң дә арыта. Алда ике сәгатьлек юл.
— Замир абый, сөйлә әле, үзең турында, рәхим итеп, — дидем, әкрен генә. Ә ул ялындырмады:
— Бишенче сыйныфта укыганда табигатьне саклау турында бер пәрдәлек пьеса яздым. Ә тәүге зур мәкаләм 8 нче сыйныфта укыганда «Ленин юлы» гәзитендә дөнья күрде. Шул ук елны «Пионер» гәзитендә беренче һәм бердәнбер шигырем басылып чыкты, — ди ул.
Мәкаләләрем, хикәяләрем республика гәзит-журналларында басыла. «Күпер» дип исемләнгән юмористик хикәям Казанда нәшер ителгән, «Кайнар хисләр» дигән җыентыкка кертелде.
— Ә гаиләгез турында?
— Ә гаиләм гадәти: хатын, өч бала, оныклар. Университетның өченче курсын тәмамлагач, Н. Крупская исемендәге китапханәдә эшләүче Гәмбәрия исемле, Кырмыскалы районы Шәйморатов авылы чибәренә өйләндем. Гәмбәрия башта Уфа китапханәчеләр техникумында белем алды, аннары инде Башкорт дәүләт университетын читтән торып тәмамлады. Туймазының 3нче урта мәктәбендә югары сыйныфларда тарих һәм хокук фәннәрен укыта башлый, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли, мәктәп музеен җитәкли. «Башкортстанның мәгариф отличнигы» исеменә лаек була, минем кебек үк укырга ярата. Ул миңа өч бала бүләк итте, алар инде үстеләр. Өчесе дә Мәскәүнең югары уку йортларында белем алды. Рөстәм заводта инженер булып эшли, кызым Гөлнара «Москонцерт» артисты. Илнур улым юрист. Балалар бергә җыелганда зур бәйрәм.
Бу җөмләне әйтеп бетерүгә, «Химмаш» тукталышына да җиттек. Замир абый рәхмәтен әйтеп, машинадан төшкәндә — Бакалы һәм Шаран якларына да алып барырсың әле, ярыймы, — дип үтенде.
— Әлбәттә, — дидем.
Минем язмышымда шушындый матур, истәлекле очрашулар булды Замир абый белән. Замир Вәлиәхмәт улы Низаметдинов мине сихри дөньяга кертеп калдырды, китапка, әдәбияткә мәхәббәт уятты.
Бүгенге көндә мин аның вакыйгаларга бай очеркларын, тирән эчтәлекле һәм кызыклы мәкаләләрен
кат-кат укыйм, уйланам. Күп әйберләргә башка күзлектән карый башладым. Ә китап — ул минем өчен өстәлдәге тәмле, йомшак ипекәй кебек. Укымасам — тамагым ач. Ә үзем язган китабым — яраткан, сөйгән кешедән тапкан бала кебек...
Замир абый! Онытмабыз сине һичбер вакыт,
Урының булсын оҗмах түрендә!


Н. Вәлиәхмәтова, Туймазы шәһәре.
Читайте нас: