Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
9 июль 2018, 19:15

«Һәр көнебез — бәйрәм кебек!»

Русия тарихындагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә гәзит укучыларны шәһәребездә гомер итүче яшь гаилә — Багир, Мансур һәм Солтан исемле өч батыр ул үстерүче Алина һәм Руслан Шәйгәрдановлар белән таныштырасыбыз килә.

Русия тарихындагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә гәзит укучыларны шәһәребездә гомер итүче яшь гаилә — Багир, Мансур һәм Солтан исемле өч батыр ул үстерүче Алина һәм Руслан Шәйгәрдановлар белән таныштырасыбыз килә.
Тәү нәүбәттә тормышка карашлары, бала тәрбияләүдәге алымнары белән игътибарны җәлеп итә бу матур пар.
... Иркен ихатадагы кечерәк кенә өй кояшка көлеп торган тәрәзәләре, чисталыгы-пөхтәлеге белән бер караштан күңелгә ята. Биредә бик уңган, ачык күңелле кешеләр яшәвенә инанасың. Йорттагы тәртип, бакчада рәт-рәт тезелеп киткән түтәлләр, һава тутырып кабартылган бассейн, агачтан сырлап ясалган атынгычлар һәм башка уен корылмалары бу ышанычны арттыра гына бара. Уңган хуҗалар белән тизрәк күрешү, алар турында күбрәк белү-ишетү теләге туа...


— Руслан, Алина, иң мөһим сораудан башлыйк — гаилә бәхете нәрсәдә?
— Гаиләдә һәр кеше сәламәт булып, үзара аңлашып-килешеп яшәсә, балалар тәрбияле булса — шул иң зур бәхет. «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр», — дигән бит бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Әти-әнисенең бердәй тигез мәхәббәтен тоеп үскән сабыйлар гына бәхетле була ала. Моның өчен алар тулы гаиләдә үсәргә тиеш. Һәм бу тәү нәүбәттә без, өлкәннәр, җаваплылыгында.

— Алина, хатын-кыз буларак, дус-тату мөнәсәбәтләрне ничек саклыйсыз?
— Гаиләдә татулыкны, җылы мөнәсәбәтләрне саклау — ир һәм хатынның бердәм эше. Әгәр үзара ихтирам, ышаныч юк икән бу гаилә таркалуга сәбәпче була. Бәхеткә, Руслан белән аңлашып яшибез, һәр көнебез бәйрәм кебек үтә. Ышанасызмы, 11 ел эчендә иремнең миңа бер тапкыр да тавышын күтәргәне юк! Киләчәктә дә шулай булсын дип телим, үзем дә дус-тату яшәү өчен бар көчемне куячакмын.
Тормыш иптәшемә хөрмәтем бик зур, Руслан кешелекле, ярдәмчел, намуслы. Шуңа күрә гаиләдә генә түгел, эшендә дә ихтирам итәләр үзен. Мин моңа горурланам, аңа һәрвакыт теләктәшлек күрсәтергә тырышам. Руслан бик тынгысыз, бер дә тик торырга күнекмәгән. Эштән кайткач та йорт-ихата тирәсендә мәш килә: нәрсәдер ясый, ремонтлый, җитешсез урыннарны «һә» дигәнче төзәтеп куя. Кул эшләренә һәвәс. Бүгенге көндә яңа йорт салып маташабыз, күп эшләрне ирем белән бергәләп башкарабыз. Гомумән, никахлашканнан бирле барысын да үзаллы эшләргә омтылдык, беркемнән ярдәм сорамадык. Бу үзе дә гаиләне бердәм итүгә, тагы да татулаштыруга булыша.
— Сәламәт тормышка карашыгыз?
— Хәмер ишеләр өебезгә кергәне юк, бары хәләл ризыклар гына кулланабыз. Гомумән, әти-әниләребез һәм туганнарыбыз да исерткечне хупламый, сәламәт яшәү рәвеше яклылар. Эчкечелек галәмәтләренә тискәре караштабыз, күңел мондыйларны кабул итми. Төптән уйласаң, балаларга үрнәкне дә без — өлкәннәр күрсәтәбез бит. Мисалга, балалар бакчасында сабыйларның «бокал чәкәштереп» уйнаулары гадәти күренешкә әйләнеп бара. Ә бит шушы тискәре гадәтне алар гаиләдә күреп үсә. Нарасыйлар әлеге гамәлнең начарлыгын әле аңлап та бетерми, алар бары өлкәннәрне кабатлый. Зур ялгышлык, аяныч хәл бит бу. Тагын бер мисал: гаиләдә әти кеше тәмәке тарта. Улы шуны күреп үсә. Монда инде әнисенең тыюы да әһәмиятле түгел, чөнки бала әтисеннән үрнәк ала. Кызганыч, әмма шундый мисалларны күп китерергә мөмкин. Әти-әниләр, әби-бабайлар шуларны онытмасын иде.

— Хәләл ризыклар дигәннән, Ислам кануннары гаиләгездә мөһим урын алып тора ахры...
— Әйе, ирем дә, үзем дә намаз укыйбыз мәчеткә йөрибез. Дингә ничек килдек дисезме? Моның үзенә күрә тарихы бар… Олы улыбызга 1 яшь чамасы иде. Туганнарга кунакка бардык. Гадәти көн, бернинди хәвеф-хәтәр дә юк сыман… Багирның идән астындагы базга егылып төшүе барыбыз өчен дә яшен аткан сыман тәэсир итте. Метрдан ашу тирәнлектәге чокыр бит... эче тулы тимер-томыр, күз алдына коточкыч күренешләр килә. Бер мизгелгә тораташтай катып калдык… Бәхетебезгә, чын могҗиза булды — улыбызның бер җире дә сынмаган, җәрәхәтләнмәгән булып чыкты! Шатлыклар эчкә сыймый, ирем дә, үзем дә Аллаһка улыбызны хәвефтән саклап калуы өчен рәхмәт укыйбыз. Шушы очрак дингә карашны төптән үзгәртте, намазга бастырды һәм моңа һич тә үкенмибез. Киресенчә, дин юлына басу күңелгә тынычлык китерде, тормыш тагы да ямьләнеп, нурланып киткәндәй булды…
Яшь ханымның тарихын тын да алмыйча тыңлыйм. Аның сүзләре уйланырга да, гаҗәпләнергә дә, сокланырга да мәҗбүр итә. Әйе, кешелек дөньясында могҗизалы хәлләр әледән-әле очрап тора. Мондыйларны ишеткәндә күкләрдә безне күзәтеп торучы, бәла-казалардан яклаучы-саклаучы изге затларның булуына тагы да ныграк ышана башлыйсың…

— Өч шук малайны үстерүе авыр түгелме?
— Юк! Өч баланы тәрбияләү җиңелрәк тә әле, чөнки алар бер-берсен караша, тизрәк үзаллылыкка өйрәнә. Никахлашканчы ук ким булганда өч сабыебыз булачак дип хыялландык. Һәм Аллаһ теләгебезне ишетте, безгә өч батыр малай бүләк итте. Улларыбыз кечкенәдән ярдәмчел, тырыш булып үсә, күзләр тимәсен. Олысы келәмнәрне көн саен тузан суырткыч белән чистарта, идәнне юып куя. Безнең кайтуга ризыкларны җылытып, табын әзерли, бакча эшләрендә дә булыша. Уртанчыбыз да әкренләп кул арасына керә. Яшьтән эшкә өйрәнеп үсүләренә шатланабыз гына. Шунысы мөһим: беркайчан да балаларны ачуланмыйбыз, мәҗбүриләмибез, эшне ипләп кенә кушабыз. Үзләре аңлап, хезмәтне яратып башкарсыннар дибез. Гомумән, бала тәрбияләгәндә үз-үзең өстендә күп эшләү зарур. Камилләшү максатында шәхсән үзем өлкәннәр тәҗрибәсенә, китапларга мөрәҗәгать итәм. Мисалга Людмила Петрановская, Юлия Гиппенрейтер ише авторларны китерер идем. Юлия Борисовна иҗатындагысы бала белән аралашырга анык мисаллар аша өйрәтә.
«Бер эшне эшлә, тик яхшы эшлә». Шәйгәрдановларның тормыш өндәмәсе бу. Һәм алар бу өндәмәдән читкә тайпылмый: ниндидер эшкә алына икән, аны җиренә җиткереп башкара. Мисаллар күз алдында.
— Багир белән Мансур кечкенәдән спорт акробатикасы белән шөгыльләнә, — ди Алина. — Күпчелек сандагы медаль-грамоталары бар. Казанга барып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Балаларның спортны яратуында бик күп уңай якларны күрәбез. Беренчедән, ул физик торышны гына түгел, рухны да чыныктыра. Күнекмәләр, ярышлар аша чыдамлылык, сабырлык, тәвәккәллек ише сыйфатларга ия буласың. Каршылыкларны җиңәргә өйрәнәсең. Багир мәктәптә дә тик яхшы билгеләргә өлгәшә. Математика, әдәбият, физкультура, музыка дәресләрен ярата. Укытучысы аның турында рухи көч-куәткә ия ди. Дин белән дә ихластан кызыксына, икенче ел рәттән мәдрәсә нигезендәге җәйге лагерьга йөри.
— Мөселман лагеренда бик ошый миңа, — дип Багир да тәэссоратларын бүлешә. — Көн дә иртән торып, великта бару бер дә авыр тоелмады. Узган елда Ислам нигезләрен, ә быел гарәп хәрефләрен өйрәндек. Яңа дуслар да таптым, аларның берсе — 10 яшьлек Данил. Икенче елга да лагерьга барырга, белемне арттырырга ниятлим.
Гаилә җылысын саклау — тәү чиратта хатын-кызга бәйле диләр. Алина ханым элек мебельныйда хезмәт куйган, бүген инде ул «Ойл-Сервис»та эшләүче иренә ышанычлы терәк, балаларына — яхшы әни. Руслан эштә чакта хуҗалыктагы бар мәшәкать аның өстендә. Шәхси машинада улларын мәктәпкә, балалар бакчасына илтеп куя, алып кайта. Якыннарына тәмле-тәмле ризыклар, камыр ашлары әзерли. Салат, төрле кабымлыклар, кайнатмаларны да үзе ясый. Моның өстенә ихатадагы кош-кортны карау, ике теплицаны тәртиптә тоту зарур. Әлбәттә, өйдә торганда хуҗалык эшләрендә Руслан дә булыша. Өлкәннәр үрнәгендә балалар да хезмәткә тартыла. Әйткәндәй, Солтан тугач, гаиләгә җир участогы биргәннәр. Моның өчен Шәйгәрдановлар хакимияткә зур рәхмәтен җиткерә.

... Руслан һәм Алина ял көннәрен балалары белән саф һавада үткәрергә ярата. Бергәләп табигатькә чыгалар, уен мәйданчыкларына, аттракционнарга йөриләр. Әлмәт шәһәрендәге уен корылмаларын аеруча ошаталар, быел җәй Казан аквапаркына барырга ниятләре бар.

Бар хыялларыгыз да тормышка ашсын, дуслар! Хезмәтегезнең ямен-тәмен тоеп, балаларыгызның игелеген күреп, гел шулай дус-тату яшәвегезне телибез!

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: