БДИдан 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Октябрьский шәһәренең 8нче мәктәп укучысы Катя Козлова белән 3нче гимназиядән Антон Гунькин хыялланып кына калмаган, тарих һәм информатика буенча имтиханнарын иң югары баллга биргән дә куйган.
Әлегә бу тәүге нәтиҗәләр буенча гына. Калган фәннәрдән билгеле түгел. Кем белә, бәлки башка фәннәрдән дә 100 балл туплаучылар булыр. Әлегә болар беренче йөзбаллчылар!
Бүген исә гәзит укучыларны Катя Козлова белән якыннанрак таныштырабыз. Бик ачык, мөлаем кыз булып чыкты. Очрашырга иде дигәч, шундук ризалашып, төгәл вакытына килеп тә җитте.
— Катя, октябрьскийлыларны үзең белән таныштырып, Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек уңышлы бирергә мөмкин, шул тәҗрибәң белән уртаклашсаң иде.
— Мин — Октябрьский кызы, шушында тудым, үстем һәм укыдым. Балачактан тарих һәм инглиз телен өйрәнү белән мавыктым. 4 яшьтән скрипкада уйнадым. Әнием мине үзе кебек музыкант итеп күрергә теләгән иде, әмма мин музыканы төп шөгылем итеп сайламадым. Шунысы кызык, әни музыка мәктәбенә урнаштырганда, фортепиано классына бирергә булды, ә мин скрипканы сайладым. Үзсүзлегем бар бераз. Баланың нинди тәрбия алуы, киләчәктә ничек буласы иң элек әти-әнисеннән тора, дип раслый алам. Әтием белән әнием, мәсәлән, уйлый белгән, сәләтле кеше итеп күрергә теләде мине һәм шуның өчен тырышты да. Тормыш әһәмияте нәрсәдә булуын да алар өйрәтте. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтлемен.
— Ничек уйлыйсың, 100 балл ул белем күрсәткечеме, әллә имтиханда бәхет эше дә зур роль уйныймы?
— 100 баллның нигезендә бик
зур хезмәт, тырышлык, имтиханга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр тора. Бәхет дип кенә ерак китеп булмый.
— Хәзер репетитор ярдәмендә уку модада. Ә менә син имтиханнарга ни рәвешле әзерләндең?
— Мин ничектер кечкенәдән үк укырга, белемгә омтылдым, әйтеп үткәнемчә, шундый тәрбия салынган. Һәм укудан мин һәрчак ләззәт алам. Шуңа күрә сәгатькә карап укыганым булмады. Миңа бар нәрсә кызыклы, һаман да күбрәк беләсе килә. Тарих, әдәбият, лингвистика белән яратып шөгыльләнәм. Имтиханнарга үзаллы әзерләндем. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр чиксез. Интернет ресурслары да җитәрлек, төрле китаплар да, дистанцион уку курслары, гомумән санап бетергесез... Иң мөһиме — вакытыңны дөрес бүлә һәм максат куя белү. Әгәр үзаллы әзерләнергә, үзең укырга телисең икән, ул вакытта тайм-менеджмент патшасы булырга кирәк.
— Синең шундый булып үсүеңдә кемнең йогынтысы күбрәк булды икән?
— Әлбәттә, әниемнеке. Холкымдагы күпчелек сыйфатлар аның тырышлыгы белән тәрбияләнгән. Әйтик, үзеңне тәрбияләү, үз эшләреңне бәяләү, үз-үзеңне тәнкыйтьләү, үзеңне үзең тикшерү. Моннан тыш ул мине гел эзләнергә, яңалыкка омтылырга, бер урында гына тормаска, ә үсешергә өйрәтте. Хәрәкәтсез генә, гел бер урында тору — ул мәгънәсез тормыш, дип саныйм.
— Бүгенге көндә тарихны да үзгәртеп язалар, тарихи шәхесләрне тәнкыйтьләп, бетереп ташлыйлар, һәйкәлләрне сүтеп аталар... Тарихны өйрәнгәндә китапларның кайсыларына өстенлек бирәсең? Кайсы авторларны укырга яратасың? Һәм китапларның кайсыларын: электрон яки кәгазь төрләрен уку ошый?
— Тарихтан Мәскәү дәүләт университеты тамгасы белән чыккан китапларга ышаным һәм алар буенча шөгыльләнәм. Алексей Орлов авторлыгында нәшер ителгән китапларга өстенлек бирәм. Әдәбиятка килгәндә, әйтеп үткәнемчә, миңа барысы да кызыклы. Әмма шул кызыклылар арасыннан ике авторны билгеләп үтәсем килә. Алар — М. Булгаков белән Ф. Достоевский. Булгаковны беренче тапкыр 15 яшемдә укыган идем, шундый ихтирам итәм аның иҗатын, һаман саен укыйсым килә. Шулай ук Достоевский иҗат иткән әсәрләрнең барысын да укып чыгарга телим. Менә хәзер имтиханнар артта калды, бераз буш вакыт бар, рәхәтләнеп шушы авторларны укыячакмын! Әдәби китапларны электрон төрдә укыйм, ә менә имтиханнарга әзерләнгәндә, фәнни китаплар укыганда кәгазьгә өстенлек бирәм. Чөнки мин үземә кирәкле урыннарын билгелим, сызып куям, кабат-кабат укый алам.
Ни өчендер 2нче сыйныфка кадәр миңа игътибар итүче булмады. Сыйныф җитәкчесе алмашынып, безне Алена Ивановна Гиззатова укыта башлады. Ул һәрберебезнең нинди фәнгә тартылуыбызны ачыкларга кереште. Аның җитәкчелегендә мин 3нче сыйныфта укыганда өч фәннән олимпиадада җиңү яуладым. Шуннан укуга, олимпиадаларда катнашуга кызыксынуым артты.
Зур рәхмәтлемен Алена Ивановнага. Тагы ата-аналарга шуны әйтер идем, музыка белән шөгыльләнү баланы төрле яклап үстерә. Тормышта әлләни кирәге булмаса да, музыка кеше булып җитлегергә ярдәм итә.
— Мәктәптә милли телләр укытуга мөнәсәбәтең?
— Шәхсән минем үземә мәктәптә милли телне өйрәнүгә кызыксыну уята алмадылар, көчләп тагу булды бу. Бәлки кызыксыну уята алган булсалар, теләп укыр идем дә... Әле мин шуны яхшы аңлыйм, татар башкорт телләрен белү дә артык булмас иде. Башка чит төбәкләрдә яшәүче дусларым күп, мин Башкортстаннан булгач, башкортча берәр нәрсә әйт әле дип теңкәгә тияләр, югалып калмыйм, әлбәттә. Кайчандыр мәктәптә ятлаган «Урал батыр» эпосыннан өзек сөйләп күрсәтәм.
— Катерина, үзеңә ошаган тормыш өндәмәсе бармы һәм киләчәктә мәктәпне тәмамлаучыларга нинди теләкләрең бар.
— Өндәмәм икәү. Берсе латин мәкале. «Тиешле гамәлеңне кыл, буласы шунда булыр». Икенчесе Оскар Уайльд сүзе «Тормыш сәнгатьне кабатлый». Тормышта һәрчак ярдәмгә килә, рухландыра мине бу сүзләр.
2019 елда мәктәпне тәмамлаячак якташларыма шуны әйтәсем килә, имтиханга әзерлекне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Үзеңә кирәкле фәннәрне иртәрәк һәм төгәлрәк сайларга. Күп әйбер үзлегеңнән шөгыльләнгәннән тора. Гомумән, киләчәктә белем алу интернет системасы белән тыгыз бәйләнештә булыр дип уйлыйм. Укытучыдан оныткан яки белмәгән әйберне сорарга курыкмаска кирәк. Ә имтихан вакытында инде «паника»га бирелмәү мөһим. Имтиханга, гомумән, аек акыл, салкын баш белән бару яклы мин.
— Зур рәхмәт сиңа, Катя! Алдагы тормышыңда сиңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, А. ХАННАНОВА фотосы.