Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
14 июнь 2018, 13:16

Эшләгән кешегә һәрвакыт хөрмәт

«Башкортстан энҗесе», «Республиканың яшел башкаласы», игелекле кешеләр шәһәре...

«Башкортстан энҗесе», «Республиканың яшел башкаласы», игелекле кешеләр шәһәре...
Нинди төбәк турында сүз барганын аңлагансыздыр дип уйлыйм. Әйе, ялгышмыйсыз, Октябрьскийга багышлана бу сүзләр! Һәм мондый күркәм исемлекне тагы да дәвам итеп булыр иде. Чөнки шәһәребез һәм аның тырыш халкы мәгариф, мәдәният, спорт, икътисад, сәнәгать, социаль һәм башка өлкәләрдә уңыш-казанышлары белән даими шатландырып тора. Шушы көннәрдә хакимияттә предприятие-учреждениеләрдә күп еллар намуслы хезмәт итүче шәһәрдәшләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чараны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев ачты. Ул иң яхшы хезмәткәрләр исеменә лаек булган якташларга ихлас тәбрикләүләрен җиткерде.
— Башкортстан Республикасы — илебездә үсеш алган төбәкләрнең берсе. Ул күпчелек күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора. Республика казанышларына шәһәребез дә зур өлеш кертә. Моның өчен иң тәү чиратта сезгә — предприятиеләрдә фидакарь хезмәт куючыларга, төрле өлкәләрдә уңышлы эшләүчеләргә бурычлыбыз. Әлбәттә, хөрмәтле ветераннарны, шәһәргә нигез салучыларны да онытмау зарур. Беренче төзүчеләр, нефтьчеләр һәм башкалар тырышлыгы белән Октябрьский чәчәк атты. Бүген дә шәһәребезне төзекләндерү, яшелләндерү, үстерү эшләре дәвам итә.
Алексей Николаевич хезмәткәрләрне хакимиятнең Мактау кәгазьләре белән бүләкләү буенча хөрмәтле бурычны дә башкарды. Гәзит укучылар игътибарына фидакарь хезмәт ияләре исемлеген тәкъдим итәсебез килә:
«1нче балалар сәнгать мәктәбе»нең хуҗалык эшләре мөдире Әнисә Андриянова; «Октябрьский электр челтәрләре» җәмгыятенең электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Геннадий Антипов; БР халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре буенча филиалының әйдәүче белгечләре Зөлфия Асаева һәм Тәнзилә Зиннәтуллина; «Уфа Газпром газ бүлү» җәмгыятенең Октябрьский филиалы ташчысы Флүр Биктимеров; 34нче «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Газиева; «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең балалар һәм үсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Аксана Данилова; картлар һәм инвалидлар йортының хуҗалык бүлеге начальнигы Ирина Думцкая, медицина психологы Надежда Масянова; «Альтернатива» заводы инженеры Татьяна Евстафьева; шәһәр мәдәният йорты белгече Рима Минһаҗева; «Петро Тул» оешмасының 5нче разрядлы балта остасы Зөфәр Миңнебаев; күпгамәлле үзәк идарәчесе урынбасары Илдар Миңнегалимов; халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 1нче категорияле инспекторы Светлана Почеревина; 2нче поликлиниканың табиб-терапевты Анна Самсонян; «ДорСтройРемонт» оешмасы водителе Марат Хөснуллин (фотода); «Яшьләр сарае» учреждениесе методисты Регина Чукаева; 3нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Жанна Шварц.
Шәһәрдәшләрнең һәммәсенә дә ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткереп, яңадан-яңа казанышлар, эшләрендә уңышлар телибез!

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: