Без бик кызыклы һәм гаҗәеп дөньяда яшибез.
Тормыш сукмакларында очраган төрле хәл-вакыйгалар эчендә «кайныйбыз», яңа дуслар табабыз, ачыш-казанышларга ирешәбез һәм, әлбәттә, насыйп ярларны очратабыз. Соңгысы инде өлкәннәр әйткәнчә, Ходай кулында. Кемдер бәхетенә озын-озак юллар, еллар аша килә, ә икенчеләр мәхәббәтен уйламаганда-көтмәгәндә таба. Бүгенге язмам герое белән дә шундыйрак хәл булган. Нефть колледжының 5нче курс студенты Рамазан Миңнегәрәев хатыны Арина белән нәкъ шушы уку йортында танышкан. Икесе дә «Геология һәм нефть һәм газ яткылыкларын эзләү» бүлегендә бер курста, бер төркемдә укый алар. Танышу-аралашулары ничек башланган икән? Эш шунда, колледжда күп сандагы чаралар, конференцияләр даими оештырыла. Арина да, Рамазан да аларда актив катнаша, шул рәвешле оештыру-үткәрү эшләрендә гел бергә була. Яшьләрне бу бик якынайта, алар аралашып китә. Бердәм эшчәнлек, охшаш кызыксынулар һәм, әлбәттә, мәхәббәт яңа тормышка нигез сала. Арина һәм Рамазан бүген инде законлы никахта, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр, укыйлар.
Миңнегәрәевләр белән танышуым ничек килеп чыкты соң? Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр алдык: шәһәребез студенты «Гамәли геология, тау, нефть-газ эше һәм геодезия» белгечлекләре буенча Бөтенрусия олимпиадасы җиңүчесе булган! Шул рәвешле мин сәләтле студентларны тәрбияләүче нефть колледжына юл алдым. Рамазан Миңнегәрәев белән әңгәмәбезне укучыларга да тәкъдим итәсем килә.