Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 июнь 2018, 18:51

«Шушы мохиттә яшәгәч, мин аның телен дә белергә бурычлы», — ди әрмән егете А. Саакян.

Бүгенге көндә әрмән диаспоралары Русиядә генә түгел, Америка, Франция, Алмания кебек илләрдә дә дус-тату яши.

Бүгенге көндә әрмән диаспоралары Русиядә генә түгел, Америка, Франция, Алмания кебек илләрдә дә дус-тату яши.
Әйе, аларның менталитетына ук чит җиргә тиз яраклашу сәләте салынгандыр. Башкортстанда яшәүче әрмәннәр саны 38 меңгә якын, шуның 1383 тирәсе Октябрьскийда яши. Бу милләт вәкилләре безнең төбәкне элек-электән үз иткән. Бирегә алар күбрәк төзелеш эшләренә дип килгән. Шул дәвердән бирле төпләнеп, хәзер инде монда берничә буын яшәүче әрмән гаиләләре барлыкка килгән. Замана белән бергә аларның да тормышка карашлары үзгәрә: яшьләр ата-бабалары кебек төзелеш тармагы белән генә чикләнми, укып, юрист, табиб, инженер, хисапчы һөнәрләрен дә үзләштерә, ә кемдер сәнгать юлын сайлый. Бүгенге кунагыбыз — Алик Саакян, әтисе кебек төзелеш юнәлешеннән китмәгән, ә юлдаш итеп иҗатны сайлаган. Кавказда гомер итүче башка халыклар кебек үк әрмәннәр, шул исәптән Саакяннар гаиләсе дә, җыр-биюгә, уен-көлкегә гашыйк. Нинди генә бәйрәм, вакыйга булса да җырсыз, биюсез үтми. Бер авыз сүз татарча белмәгән бала, татар телен өйрәнеп кенә калмый, татар-башкорт халык җырларын җырлый бүген. Бу егетне хәзер шәһәребез тамашачысы яхшы белә, чөнки оештырылган барлык мәдәни чараларда, концерт-тамашаларда ул катнаша: җырларыбызны җырлый, безнең биюләрне башкара.
Җырчы егет 2000 елда Әрмәнстанның башкаласы Ереванда туган. Гаиләләрендә 4 бала, Алик иң өлкәне. Шуңа күрә кече туганнарын да үзе артыннан ияртергә тырыша. Октябрьскийда яшәүләренә 10 ел. Шәһәребезнең 20нче мәктәбендә укыган, милли телләрне өйрәнүне дә шунда башлаган. «Татар телендә иң беренче әйтергә өйрәнгән сүзем «ярар» булды, — ди Алик. — Бик матур, яхшы мәгънәле, әйтелеше дә җиңел. Аннан әкренләп җырларның сүзләрен өйрәнә башладым...»
Бүгенге көндә Алик Октябрьский музыка колледжының халык соло-хор бүлегендә укый. Сокланмый мөмкин түгел бу егеткә: әрмән кешесе татар телен үзләштереп, шартлатып җырлар башкара, рәхәтләнеп аралаша. Аккордеонда, фортепианода, синтезаторда уйный, җырлар яза. «Миңа ничектер җиңел бирелә, күптән уйный белгәнмендер кебек, махсус музыка мәктәбендә укымасам да ноталарны бик тиз өйрәндем, көйләр дә үзләре туа» — ди Алик. — Мин халык җырларын йөрәгем кушканча җырлыйм, мин бит әле әрмән, ничек җырласам да ярар димим, дөрес җырларга, сүзләрне дөрес әйтергә тырышам. Авыр җырларны башкарырга яратам. Азактан моны бер җиңү итеп кабул итәм, — ди ул. Тырышлыгы юкка китми егетнең, төрле бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый. Форсаттан файдаланып, Аликның һәм шулай ук бик күп танылган җырчыларның укытучысы Галия Закировнага А. Саакян турындагы фикерләрен сорап мөрәҗәгать итми булдыра алмадым.
— Искиткеч бала ул! — дип башлады сүзен Галия Закировна. — Укырга килде дә, безнең халыкның җыр-моң дөньясына гашыйк булды. Март аенда республикабызның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән конкурста «Салават», «Кара тавык», «Сирин чәчкәләре» дигән башкорт халык җырларын башкарып, 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аннан «Туган тел» татар җыры башкаручыларының республика конкурсында катнашып, лауреат булды. Укучым Ришат Төхвәтуллинның иҗатын аеруча ярата, аның репертуарындагы бар җырларны да белә, кайберләрен үзе башкара. «Мәхәббәтем», «Карамалы-Гобәй» җырларын әрмән теленә тәрҗемә итте.
Бик тәрбияле, тәртипле, итәгатьле кеше ул, күпме генә эшләсәк тә беркайчан да «булды җитте, арыдым» — дигәне юк. Үҗәтлеге, тырышлыгы уңышларга ирешергә ярдәм итә аңа. Милли телләрдән тыш ул хәзер немец, итальян телләрендә җырлый, башкорт-татар хореографиясен өйрәнде. Тагы бер кабатлап әйтәм, искиткеч һәм сәләтле бала, яшьтәшләренә лаек үрнәк. Бар яклап та булган, уңган кеше ул! Киләчәктә Ереван консерваториясенә укырга керергә уйлый, димәк андагы сәхнәләрдә дә безнең халык җырлары яңгыраячак әле.
Һәр кеше дә укытучысыннан шундый сүзләр ишетергә өметләнмидер дә, әмма кем кем, ә Галия Закировна әйткәч, ул кеше чынлап та шундый димәк!
Чынлап та сокландым бу егеткә. Чөнки туган теленең кадерен аңлаган адәм заты гына башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәт итәргә сәләтле, дип исәплим. Үзебезнең яшьләр туган телендә сөйләшергә, туган телен өйрәнергә кыенсынып, оялып торган заманда башка милләт яшьләре телебезне өйрәнә, җырларыбызны башкара. Афәрин! Башка сүз юк.

Ю. Дәүләтбаева.


Читайте нас: