Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
31 Май 2018, 18:14

«Ярый әле бу йортка күчкәнбез»

Рәмилә Вәлиәхмәтованың шатлыгы аңлашыла. Байтак еллар гомер кичергән күпфатирлы йорттан икенчесенә күчәргә туры килгән ич аңа.

Рәмилә Вәлиәхмәтованың шатлыгы аңлашыла. Байтак еллар гомер кичергән күпфатирлы йорттан икенчесенә күчәргә туры килгән ич аңа.
«22нче йортта яши башлауга да биш ел узган икән инде, – ди ханым. – Тәүге мәлләрдә бик борчылган идем. Ияләшеп китеп булырмы, яңа күршеләр үз итәрләрме, читләтмәсләрме... Юкка хәвефләнгәнмен, менә дигән кешеләр яши биредә. Ярдәмчелләр, күңелләре игелектә. Инде сөенеп бетә алмыйм. Ярый әле бу йортка күченгәнбез, димен».
Халыкара Күршеләр көне уңаеннан таныштык Рәмилә Шәкүр кызы белән. Төньяк урамында урнашкан 20 һәм 22нче йорттагылар быел беренче тапкыр бу бәйрәмне билгеләп узарга ниятләгән. Алдан ук подъезд ишекләренә чакыру кәгазьләре дә эленгән. Күмәк чара саф һавада, балалар мәйданчыгында үтәргә тиеш булган. Әмма табигать галиҗәнәпләре үз төзәтмәләрен кертергә уйлаган ахры. «Яңгырлы-салкын һава өркетмәсме үзегезне», янәсе... Өркетмәде. Күршеләр барыбер җыелу әмәлен тапты. Башта 20нче йорт комитеты Валентина Скоробогатова фатирына агылды халык. Шулай күнегелгән, актив ханым күршеләрен туплау сәләтенә ия. «Ихлас мактау сүзләренә, һичшиксез, лаек безнең Валентина Константиновна, – ди 20нче йортта яшәүче Тамара Кузнецова. – Аның тырышлыгында эшләнә күп нәрсә. Уңдык комитет башлыгыннан». 22нче йорт вәкиле Мария Садыйкова да кушыла әлеге фикергә: «Ныкышмалы, булдыклы. өлгер ханым».
Сүз дә юк, үзара туганнардай якын мөнәсәбәт саклый күршеләр. «Бер гаилә сыман яшибез», диләр. Горурланырлык җирлек бар. «20нче йортта гомер кичерүемә инде 15 ел, – ди Мөнирә Мостафина. – Бигрәк тә безнең подъездагылар татулыгы белән аерылып тора, минемчә. Гел җыелабыз, хәл-әхвәл белешәбез. Кемнең нинди шөгыльгә осталыгы бар, шул сәләтен гомум эшкә җигә. Берәүләр искитмәле бакчачы, икенчеләр аш-су әзерләргә, пешеренергә әвәс. Шимбә өмәләрендә катнашабыз... Шәхсән үзем җәмәгатьчелек тормышының эчендә «кайныйм». Шәһәр инвалидлар оешмасы эшендә катнашам. Җырлыйм, мәкаләләр, шигырьләр язам-укыйм. Шуңадыр, шаяру катыш «кечкенә йолдызчык» дип йөртәләр үземне. «Отрада» шигърият сөючеләр клубында әгъзамын». Мөнирә Мөхәррәм кызы Октябрьскийга арнап язган шигырен дә укып ишеттерде.
Әлбәттә, рәхәтләнеп күңел ачу, туйганчы сөйләшү, мөнәсәбәтләрне тагы да ныгыту ниятеннән генә җыелмады төрле яшьтәге, һөнәрдәге ханым-әфәнделәр. Җитди мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, фикерләшү мотлак иде. Шул максаттан бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар – хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык һәм торак контроле бүлегенең баш белгече, муниципаль-торак инспекторы Вероника Давыдова, «Торак идарәсе» җәмгыятенең 1нче торак-эксплуатацияләү участогы начальнигы Раил Хәбибуллин, 3нче техник участок мастеры Эльвира Карамуллина да чакырылды. Алар чарада катнашучыларның сорауларына җавап-аңлатма бирде. «Киләчәктә җәмәгатьчелек урыннарын да тәртипкә китерү, төзекләндерү бурычы тора безнең алда, – диде Валентина Костантиновна. – Йөз кызарырлык булмасын. Ялгыз, үзебез генә ерып чыгардай мәшәкать түгел. Җитәкчеләрдән ярдәм-хуплау көтәбез. Үзара хезмәттәшлек арытаба да дәвамын табар, дигән өметтәбез».
Дөрес фикерли тынгысыз җан иясе. Уртак тырышлык куелганда гына катмарлы, шактый көч-чыгым таләп итүче эшләргә тотынырга мөмкин. Ә бүген исә җанлы әңгәмә мул-күркәм чәй табыны артында дәвам итә. Киңәшләшер, бергәләп чишәр мәсьәләләр җитәрлек, көн саен калкып чыга тора. Бу җәһәттән «көч – хаклыкта, хаклык – халыкта», дигән әйтемне искә төшерик. Күрше-күләннең теләк-уе бердәм: яшәү урынын мөмкин кадәр уңайлырак итү, бар җирдә пөхтәлек булдыруга омтылу. «Безнең йорт – иң матуры, – ди Валентина ханым да. – Чәчәкләргә генә күз төшерегез. Җәй җитү белән, тирә-юнь чагу гөлләргә күмеләчәк... Ярты юлда туктап калырга җыенмыйбыз, шәһәр күләмендә иң төзек йорт исемен дә яуларбыз әле. Менә күрерсез».
Афәрин! Якты хыяллар гамәлгә ашсын. «Киләчәккә күз салучы бүгенгене яхшы күрә», дигән бер акыл иясе. Олы-киң юлга гадәттә кечкенә сукмаклар китергәнен онытмыйк. Гүзәл башлангычны бүтән урам, йорт-ишегалды вәкилләре дә күтәреп чыксын. Күршеләр бәйрәме елдан-ел үзенә ышанычлы юл ярсын, соклангыч гореф-гадәткә, халыкчан йолага әверелсен.

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.


Читайте нас: