Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 Май 2018, 13:23

«Төп хәзинә — безнең күңел түрендә»

... Беренче тапкыр без аның белән «Яшел дөнья» клубы утырышында очрашкан идек. Игътибарымны мөлаем яшь ханым җәлеп итте. Ягымлы елмаюы, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте ифрат ошады күңелгә. Танышуны дәвам итү теләге уянды.

... Беренче тапкыр без аның белән «Яшел дөнья» клубы утырышында очрашкан идек. Игътибарымны мөлаем яшь ханым җәлеп итте. Ягымлы елмаюы, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте ифрат ошады күңелгә. Танышуны дәвам итү теләге уянды.
Рәхмәт төшкере, андый очрак озын-озак көттермәде. «Здравушка» сәламәт туклану һәм табигый косметика офисы директоры Әлфия Фәрит кызы Романова белән Эшкуарлар көне уңаеннан очрашып сөйләшү форсаты тиде.


— Әлфия ханым, ни рәвешле эшкуарлыкка керешергә батырчылык иттегез?
— Бәлки бик җитди дә яңгырамас, үзенә күрә малтабарлык эшчәнлеге белән 12 яшьтән үк шөгыльләнергә туры килде. Әнием безне ялгызы үстерде. Һәр җәйне план кора идем: ничек, кайда бераз акча юнәтергә? Хәтеремдә, дәү әнием бакчасындагы алмаларны җыеп алам да, базарга китәм. Алмаларны сатам. Шул рәвешле бер атна эчендә 24 сумлык табышка ия булдым. Иң беренче, шәхсән үзем эшләп алган акча иде ул.

— Арытаба язмышыгыз нинди борылыш алды?
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң миңа өч уку йортына керергә мөмкинлек бар иде. Тимер юл техникумын сайладым. Анда укып чыккач, официант һәм барменнар әзерләүче курсларга кердем. «Бик яхшы» билгеләренә тәмамладым. Нәтиҗәдә шунда ук «Россия» ресторанына (Уфа) эшкә чакырдылар. Ресторанда эшләү дәверендә байтак кеше миңа үз тормышын сөйли иде. Психология фәннәре кандидаты Светлана Пеунова китаплары белән мавыгуым да нәкъ шул чорга тап килде. Гозере төшкәннәргә булдыра алганча киңәш, үгет-нәсихәт биргәлим. Канәгать калалар, ярдәмем өчен рәхмәт әйтәләр. Нәтиҗәдә психолог белгечлегенә уку теләге уянды.

— Һәм укып та чыктыгызмы?
— Әлбәттә. Иң әһәмиятлесе — үз алдыңа максат кую һәм аңа ирешү. Питердагы «Ана һәм Бала» Рауль Валленберг институтына кердем. Бер үк вакытта С. Пеунованың Уфадагы гамәли психология дәресләрендә шөгыльләндем. Шунда ук алган белемне тормышта кулланырга омтылдым. Еш кына миңа сорау бирәләр: «Ни сәбәпле психолог белгечлеген сайладыгыз?», дип. Яшермим, шәхси сәбәпләр дә этәрде бу адымга. Тәүге уңышсыз никах. Кызым тотлыга башлады. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек... Психология миңа авыр мәсьәләләрне аңларга ярдәмләште. Уй-хисләремне, якыннарыма мөнәсәбәтемне уңай якка үзгәртүгә ирештем. Тормышым да кызыклырак, тулырак була барды. Аерылышуны исән-имин кичердем. Кызчыгым да сәламәтләнде. Бәхет түгелмени бу?!

— Психология белеме эшегездә ярдәм итәме?
— Итә! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт — гаҗәеп, мавыктыргыч өлкә ул. Даими аралашу нәтиҗәсендә, үзем дә камилләшә барам, дигәндәй. Максатым — бездә тәкъдим ителгән тауар хакында мөмкин кадәр тулы белешмә бирү. Кулланучы тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре — иң зур бүләк, билгеле.

— Сез шәһәр күләмендәге чараларда катнашырга да өлгерәсез...
— Әйе. Активлыгым монда да «тынгы бирми». Үзегез уйлап карагыз. Бөек Җиңү бәйрәме, Балаларны яклау көне. Әлеге чаралардан читтә калырга ярый диме? Янә дә Шигърият көне, Көлке көне, Һиндстан көне ише чаралар уздырабыз.

— Ә буш вакытка килгәндә?
— Бик аз кала ул. Эштән тыш вакытны гаиләмә багышлыйм. Бәхетем, горурлыгым — өч кызым. Актив ялны кулай күрәбез. Җырларга, биергә, сәяхәт кылырга яратабыз, тормышны яңа кичерешләр белән тулыландырырга омтылабыз. Узган елда, мәсәлән, олы кызым белән тәү тапкыр парашютта сикердек. Искитмәле тәҗрибә! Табигать кочагында хозурлану — аерым мәсьәлә. Ял да итәбез, биргән нигъмәтләре өчен Табигатькә рәхмәт белдерергә дә онытмыйбыз.

— Сезнең тормыш күгендә якты эз, җуелмаслык хатирәләр калдырган шәхес бармы? Әйтик, язучы, шагыйрь, яисә философ, галим...
— Бар. Югарыда бәянләгәннәрнең бөтенесе бер кешедә тупланган. Светлана Лада Русь иҗатына сокланып туялмыйм. Күпкырлы шәхес ул. Дөнья күләмендә танылган язучы, шагыйрь, психология фәннәре кандидаты, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Уникаль китаплар, үзенчәлекле шигырь-җырлар авторы. Иң яраткан шигырьләремнең берсеннән юллар китермәкчемен:
«Үзеңә ышану,
Сөюгә инану — могҗиза!
Тормышта ансат юл эзләмәү —
Бик җиңел һәм... ифрат кыен да» (тәрҗемәдә — С. Г.).

— Ничек уйлыйсыз, бүгенге малтабарны ни рәвешле тасвирларга булыр иде?
— Эшкуар, бизнесмен — җәмгыятебезнең аерым бер катламы ул. Алар тынгысыз, хезмәт сөючән затлар. Төп хәзинәләре — күңел түрендә. Әгәр дә рухи байлык-малың бар һәм дә аңардан файдалану ысулларын анык беләсең икән, һич өркер урын юк, минемчә.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Әлфия Фәритовна. Яңадан-яңа казанышлар насыйп әйләсен тормыш юлыгызда!

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: