Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 Май 2018, 16:39

«Чын Бәхтемне таптым Гаиләмдә...»

Нәкъ шушы сүзләрне ишетергә насыйп булды күпчелек тантана сәбәпчеләреннән. Яңа гына гаилә корганнар да, шактый еллар кулга кул тотынышып тормыш юлыннан атлаганнар да килешә әлеге фикер белән.

Нәкъ шушы сүзләрне ишетергә насыйп булды күпчелек тантана сәбәпчеләреннән. Яңа гына гаилә корганнар да, шактый еллар кулга кул тотынышып тормыш юлыннан атлаганнар да килешә әлеге фикер белән.
... Бүген Никахлашу сараенда — Халыкара Гаилә көне һәм дә Гаилә елы уңаеннан күркәм тантана. Төрле яшьтәге гаилә парларын тәбрикләү чарасы.
Кунакларны котлап, «Алтын ачкыч» вокал ансамбле «Теләкләрдән салават күпере» бүләк итә. Чын-чынлап бәхетле парлар урын алган бүген биредә. Нилектән, дисәгез, әлеге якташларыбызның «түгәрәк» никах бәйрәмнәре нәкъ Гаилә елына тап килә. «Никахыгыз теркәлгән көндәге сыман ук, һаман булса матур-яшьсез, — ди тәбрикләү сүзендә «Гаилә» үзәге директоры Рита Чернухина. — Еллар агышы сезнең кайнар хисләргә киртә булалмаган. Киресенчә, саф тойгылар авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм генә иткән. Мәхәббәт хисе киләчәктә дә ташламасын, яшәешегезне ямьләндерсен».
Рита Муллаян кызы шулай ук шәһәрнең сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннар берләшмәсеннән җибәрелгән Котлау хатын да укып ишеттерде.
Бәйрәм чарасы арытаба үз агышында дәвам итте. Ниһаять, тәүге пар белән танышыр мәл. Гаилә сыйфатында әлегә беренче адымнарын атлаучы яшьләр — Артур һәм Камилә Шәмсиевлар. Ситса никахлары аларның. Яшь пар «Шәһәр гаилә тормышы юбилярларының Мактау кенәгәсе»нә имзаларын терки. Бүләккә — Гаилә сагында торучы мәһабәт Агачны гәүдәләндергән сувенир.
Бер юбиляр парны икенчесе алыштыра. Тимур һәм Алия Кәримовлар. Гаилә стажлары — ун ел. Халыкта аккургаш та, рауза туе да дип йөртәләр ул никахны. Аккургаш — сыгылмалы чимал, юк-барга бирешә торганнардан түгел. Ирле-хатынлы үзара аңлашырга, кирәк чакта юл куярга өйрәнә бу чорда. «Автобус тукталышында гына танышкан идек югыйсә», дип елмая Кәримовлар. Бәхетле очрашу булып чыккан бит әй! Чиратта исә — 15 ел бергә гомер кичергән пар. Рөстәм һәм Гүзәл Мөхәммәтовлар. Бәллүр яки пыяла туй вәкилләре. «Ныклы гаилә сере нидә?», дигән сорауга: «Бер-береңә ышанычта, аңлашуда», дип җаваплый Мөхәммәтовлар.
«Безнең гаилә сәхифәсенә килгәндә, гадәти булмаган вакыйгаларга бай ул, — ди фарфор никах (20 ел) ияләре Раил һәм Рәзилә Сәлиховлар. — Ике ай эчендә өйләнештек. Шактый еллар Себердә яшәдек. Монда кайтып төпләнгәч, тулысынча йорт-хуҗалык мәшәкатьләренә «чумдык». Һичкайчан ялгыз ял иткәнебез булмады. Гел бергәбез». Серләре тәмам береккән бу тату-дус парның... Шулай ук егерме ел дәверендә янәш атлаган Алексей һәм Юлия Пономаревлар фәкать бер-бере өчен тугандыр кебек тоела. Юбилярлар бәйрәм өстәле артында пәйда булуга, залдагыларның бер ише «ах» итте: «Карале, ике тамчы судай охшаш бит болар!» Гаҗәпләнерлек урын бар, җәмәгать. Янәш йортларда яшәгәннәр. Бер үк эш урынында хезмәт куйганнар. Кинодагыча — «служебный роман». «Тормыш тәмен белеп, өйдәгене читкә чыгармый көн күрү ягындабыз», ди «игезәкләр» (шул рәвешле атадым үзләрен).
Тантана чарасы гадәттә сюрпризларсыз булмый. Менә әле дә. Көмеш туй вәкилләре түргә чыгып басуга, моның шулай икәнлегенә янә инандым. 25 ел яратышып дөнья көтүче сөйкемле пар — Фәрит һәм Ольга Габдулхаковлар. Ялгышмадыгыз, дуслар, Фәрит Әхәт улының хәләле — Үзәк китапханә хезмәткәре, «Илһам» клубы җитәкчесе Ольга ханым. Поездда танышкан буганнар, хат алышканнар. Очрашканнар. Егет кеше сөйгәнен якыннары белән таныштыру ниятеннән ата-ана йортына алып кайткан. Инде ярты гасыр бергәләр.
... Менә энҗе никахлылар. 30 ел буе бергә Иван һәм Лилия Геерлар. «Безнең гаилә бәхетенең төп сере — сөю-мәхәббәт. Ул булса, һични куркыныч түгел», дигән фикердә «энҗелеләр». Ә инде 35 еллык тарихка ия булган гаилә чын-чынлап ташкынлы-өермәле тормыш диңгезендәге мәрҗән утрауга әверелә икән. Мәрҗән «муенса»га үрелгән бихисап бөртекләр гаиләгә ныклы терәк сыйфатында хезмәт итә, хәвеф-хәтәрдән саклый. «Балачактан бер авылда үстек. Фидрәт армиядән кайткач, өйләнештек, — ди Фидрәт һәм Нәсимә Бикмеевлар — Бөтен тормышыбыз авыл, табигать белән бәйле. Әле дә туган төбәкне ташламыйбыз, гел кайтып йөрибез».
Ниһаять, тантанага чакырулы иң олуг пар — Владимир һәм Нина Романовлар. Гаилә коруларына — 45 ел! Зәңгәр якут дип исемләнгән туй вәкилләре. Вакыт белән сыналган сөю-тугрылык символы. Зәңгәр якут асылташы һәртөрле мәкерлектән, усаллыктан саклый, диләр. Ирле-хатынлы да бер-берсенә терәк булып өлгерә, чит-ятны якын китерми. «Әкияти төштәй сезнең Мәхәббәт. Ахыры булмасын һичкайчан!», дип кайнар теләкләр юллый Романовларга кичәне алып баручылар. 45 ел элек, нәкъ 15 май көнне язылышкан якташларыбыз. Бәхетле сан! «Авыл советында язылыштык. Туй мәҗлесе соңрак булды. Бөтен туган-тумача бәйрәм итте. Бүгенге сыман зурдан кубу юк иде ул заманда... Аның каравы, мин ап-ак кәләш күлмәгендә кияүгә чыктым. Ул чакта сирәгрәк хәл иде әле ул», ди Нина Ивановна. Озын гомерле Гаилә сере, хәзерге яшьләргә теләк-киңәш мәсьәләсенә килгәндә, ханымның җавабы катгый-җитди: «Минемчә, иң мөһиме — сабырлык, түземлек. Калганы акрынлап җайлана». Сабыр төбе — сары алтын. Халык мәкаленә тәңгәл сүзләр. Гаилә-Тәрбия асылы бүген дә фәкать шул халык йолалары, гореф-гадәтләренә, мәңгелек төшенчәләргә кайтып кала түгелме?
... Күркәм бәйрәм ахырына якынлаша. Үрнәкле парлар хөрмәтенә туй вальсы яңгырый. Тантана сәбәпчеләре биюгә төшә. Таң калырдай, соклангыч күренеш, валлаһи. Күз алдында яп-яшь кияү-кәләшләргә әверелде дә куйды юбилярларыбыз! Сөю-наз тулы карашлар, купшы-көяз, нәзакәтле хәрәкәтләр. Якыннарын балалары-оныклары, туган-тумача, дус-ишләр котлый. Иң матур, күңел җылысы белән өретелгән теләкләрне табарга омтыла. Ешрак шулай булсын иде сана, бәйрәм көннәрендә генә түгел... Янә бер үзенчәлекле, хәтта ки тарихи бүләккә чират җитә — тантана сәбәпчеләренә фотосурәтләр тапшырыла. «Кай арада өлгерде икән сурәтләрне ясап бәйрәмне оештыручылар? Чарага килү белән төшергәннәр иде шул фотога... Менә кайда икән хикмәт. Вәт сиңа техника заманы!»
... Кадерле кияү-кәләшләр, сезгә дәшәм: техника түгел, сез үзегез могҗиза тудыручылар. Гаилә — тормышның илаһи бер тылсымы, моңача ачылмаган серләр дөньясы ич инде ул. Аның ныклыгы, гомер озынлыгы, иминлеге — фәкать сезнең кулларда!

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.


Читайте нас: