... Яңа танышым белән очрашудан соң беравык уйга калдым. Нәрсә турында язарга соң әле? Үрнәкле гаилә хакындамы. Ә бәлки тулы бер һөнәр династиясенә багышларгадыр мәкаләне? Чын табышмак, валлаһи. Бер үк оешмада 30га якын туган-тумача хезмәт куйсын әле!
Һәрхәлдә, әңгәмәдәшем, Розалия Мәгъсүм кызы Камалетдинова, аның газизләре турында сүз башлау кирәктер шулай да. Гаилә көне уңаеннан очраштык ләбаса ханым белән.
Ата-ана гадәте — балалар өчен өлге
1959 елда Баулы районы Димтамак авылында дөньяга килгән Розалия ханым. Дус-тату гаиләдә үскән дүрт баланың берсе. Әтиләре Мәгъсүм Сабир улы Кәримов чын мәгънәсендә легендар шәхес. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз яшен арттырып, армия сафларына алынуга ирешә. Беренче яуга 1943 елның гыйнварында керә. Сапер, укчы сыйфатында батырларча дошманга каршы көрәшә. Өч тапкыр яралана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Туган якларга 1945 елның ноябрь ахырында кайта. Тормыш юлдашы Кәтифә Зәки кызы белән 55 ел тату гомер кичерә Мәгъсүм ага. «Кырысрак холыклы кеше иде әтиебез, — дип хатирәләр йомгагын сүтә кызы Розалия. — Бәлки шулай тоелгандыр гына. Без сабыйлар йокыга талгач, сак кына иркәләр иде. Бик сизмәсеннәр, «очынмасыннар», диптер инде... Әнкәебез үтә йомшак-нечкә табигатьле. Аш-суга бик оста. Аның күпереп пешкән икмәге, яңа аерткан каймагы, көлчәсе... Тәме һаман булса тел очында. Чисталыкны бик сөйде. Бездән дә шуны таләп итте. Авыл баласы ни, кече яшьтән эштә чыныгып үсә. Өй эчендә, ихатада, колхозда, дигәндәй...»
Алга китеп булса да, әйтик, Мәгъсүм ага 2003 елда бакыйлыкка күчә. Кәтифә апа әле дә авылда, олы кызы тәрбиясендә яши. «Рәхмәтлебез әти-әнигә, — ди Розалия ханым. — Безне намуслы, хезмәт сөючән итеп үстерер өчен күпме тырышлык куйды, йөрәк җылысын бирделәр».
Әңгәмәдәшем 8нче сыйныфтан соң Октябрьскийга юллана, һөнәрчелек училищесында укый, аяк киемнәре фабрикасына эшкә килә. Озак вакыт та үтми, 18 яшьлек кызга тарттыру цехы мастеры вазыйфасын тапшыралар.
Шәхси тормышы да көйләнә сылуның. 1979 елда Аксән Шәрәф улы белән язмышын бәйли. Кияү булачак кеше Димтамакта гомер кичерүче әбисе янына кайтып йөри. Шул рәвешле таныша да яшьләр. «Үз әтиеңә охшаш егетне яр итеп сайлыйсың, дигәннәре хактыр, ихтимал, — дип елмая Розалия ханым. — Аксән — хас әтием. Шундый ук эшчән, сабыр. Каената-каенанадан ифрат уңдым. Рәхмәт укып туялмыйм. Күз алдына китерегез, тәүге елларны бер фатирда дүрт гаилә яшәдек! Ызгыш-фәләннең әсәре дә юк. Бик тату-дус гомер иттек. Бигрәк тә киң күңелле, кешелекле булган Аксәнемнең әти-әнисе. Яшь парларга менә дигән үрнәк». Дөньяларын нурга күмеп, кызчыклары Дилә һәм Лилия туа. Башка чыгып, мөстәкыйль яши башлыйлар. Аяк киемнәре фабрикасыннан гаилә мәшәкатьләренә бәйле китәргә мәҗбүр булган әни кеше «Каблучок», «Импульс»та хезмәт куя. Ә инде 1991 елның апрель ае әңгәмәдәшем язмышында кырка борылыш ясый...
«Өйдәгечә уңайлы мохит булдырыйк»
Нәкъ менә шушы урында, ниһаять, һөнәр династиясе мәсьәләсенә күчәбез. Аксәннең абыйсы Әхәт, Айрат Камаев чакыруы буенча, 1989 елда кооперативка (киләчәктә «Альтернатива» җәмгыяте) эшкә килә. Оешма үсешенә керткән өлеше гаять зур Әхәт Шәрәф улының. Сәләтле конструктор буларак, механик участок, цех начальнигы вазыйфаларын башкара. Ә инде 1990 елда бирегә энесе Аксәнне дә килергә үгетли. Бүгенге көндә алтынчы разрядлы слесарь-инструментчы дәрәҗәсенә күтәрелгән ир асылы ул чакларны болай дип искә ала: «Минем эш урыны бер почмакта иде. Верстак, өстәл-урындык. Бораулау станогы икенче җирдә. Тиздән ремонтчылар электр радиаторы куйды. Җылы булып китте. Пресс-калыплар да ул мәлләрдә шактый катлаулы, тартып чыгарылышлы келәймәләр белән иде. Ярты ел чамасы эшләнде алары».
... Елъязма битләрен арытаба барлыйбыз. Оешма өчен кандиллар җыю буенча участок булдырыла. Аңа Раил Камил улы Фәхретдинов җитәкчелек итә. 1991 елның мартында участокка Әхәт әфәнденең хәләле Наталия Николаевна килә. Апрельдә исә... Чират Розалия Мәгъсүм кызына җитә. Шул рәвешле Әхәт Шәрәф улы нигез салган династия әгъзалары бермә-бер ишәя. Вакыт узу белән кандиллар участогы ябыла. Наталия ханымны механика цехына күчерәләр. Аннан ары пресс-калыплар ремонтлау участогына мастер, начальник итеп тәгаенлиләр. Әңгәмәдәшем дә лаеклы, абруйлы хезмәт юлы үтә. Тәүдә — транспорт цехында диспетчер, артытаба — металл кою цехында бригадир. Бүгенге көндә ул административ-хуҗалык бүлеге җитәкчесе. Персонал буенча генераль директор урынбасары Екатерина Кобища бу җәһәттән болай ди: «Розалия Мәгъсүмовнага әлеге вазыйфа бик тә кулай. Чөнки ул эш өчен яна-көя, үтә җавапчыл, ә иң мөһиме — тулысынча хезмәтенә бирелгән. Кул астында эшләүчеләрне дә үз вазыйфаларын төгәл үтәргә өнди белә». Сәнәгать оешмасында байтак еллар хезмәт салган тәҗрибәле белгеч буларак, Розалия Камалетдинова цех-участокларда ныклы тәртип, өйдәгечә уңайлы мохит урнаштырырга омтыла. Җыештыручыларга эш коралларын саклар өчен стеллажлар булдырылган, аш бүлмәсендә — зур көзгеләр. Идәннәр, бәдрәф бүлмәләре ялт итеп тора. Бөтен җиһаз — сантехника, телевизорлар, кулерлар, стена сәгатьләре, һ. б. да төзек булуы мотлак икәнлеген онытмыйк. Кимчелекләр табыла икән, тиз арада белгечләргә хәбәр итәргә кирәк. Мәшәкать баштан ашкан, кыскасы. Гел үз хуҗалыгыңдагы сыман. Завод каршындагы биләмәне төзекләндерү шулай ук административ-хуҗалык карамагында. Җәй көннәрендә завод алды шау чәчәктә утырачак, димәк. Шулай буласына шик юк, бүлек җитәкчесе шәхсән үзе үк гөлләргә мөкиббән. «Башкарасы гамәлләр бихисап, — ди уңган хуҗабикә. — Тормышка ашар, дигән өметтәмен. Җитәкчеләребез эш шартларын даими яхшырту ягында чөнки».
«Ни турында сөйләшәбезме?
Әлбәттә, «Альтернатива» хакында!»
Әхәт һәм Наталия Камалетдиновларның өлкән кызлары Уфада яши. Кече кызлары магистратурада белем ала. Уллары Альберт исә — «Альтернатива»да яңа пресс-калыплар җитештерүче участокта технолог-программалаучы. Әлеге вакытта Казанда укуын тәмамлый.
Аксән һәм Розалиянең кызларына килгәндә. Икесе дә заводның инструменталь цехында эшли алар. Лилия заводта 2004 елдан. Әлеге вакытта олы хуҗалыкка җитәкчелек итә. «Безнең хезмәт бик күзгә бәрелеп бармый. Гәрчә мәшәкате күп булса да, — дип бәянли ул. — Кибеттәге кебек. Киштәдән нидер сайлаганда, сатып алучы ул әйбернең озын юл узганын, сәүдә ноктасына китерелгәнче күпме кеше тарафыннан көч куелганын уйламый бит...» Лилиянең тормыш иптәше Илдар Гайфуллин — яңа пресс-калыплар җитештерүче участокта өлкән мастер. Гайфуллиннарның Артур исемле уллары да йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Бишенче сыйныфта укый, самбо белән шөгыльләнә, ярышларда алдынгы урыннар яулый. Лаеклы алмаш үсеп килә!
Дилә Аксән кызы Мәрданшина заводта 2009 елдан бирле эшли. Пресс-калыпларны сынау участогында контролер хезмәтеннән башлаган. Инде кладовщик һөнәрен ярыйсы уңышлы үзләштереп килә. Хәләле Әлмир әлегә заводта эшләми. Әмма килү ихтималлыгы бар. «Без һич каршы түгел, династия киңәюне хуплыйбыз гына», — дип шаярта апалы-сеңелле... Дилә-Әлмир уллары Арслан дүртенче сыйныфта белем ала, химия, география фәннәре белән кызыксына. Кызыксыну, дигәннән. Берзаман Розалия ханым «Альтернатива»да мәшгуль туган-тумачасын исәпләргә керешә. Апасы, ТНП-1 цехы машинисткасы Гөлчәчәк Шәрәфиевадан, аның улы, станоклар көйләүче Денистан башлый. Арытаба - ике туганнар, аларның кыз-уллары, ир-хатыннары... Мәкалә башында телгә алынганча, 30га якын кеше килеп чыга, белсәгез. Менә ичмасам династия. Үзе бер нәфис фильм төшерерлек, күләмле әсәр язарлык!
Тикмәгә генә бәйрәм өстәле артында да сүзләре һаман шул завод тирәсендә «бөтерелми» мәкалә геройларыбызның. Шулай, Татарстаннан килгән туганнары аптырый икән: «Күпме сөйләргә була инде бер бетмәгән «Альтернатива» турында? « Завод вәкилләре рәхәтләнеп көлә генә. Һәм... тагын шул яраткан темага күчә. «Нишлисең, бик якын оешмабыз күңелгә, — ди Розалия Мәгъсүм кызы. — Завод чын мәгънәсендә икенче гаиләбезгә әверелде. Шатлык-хәсрәтләребез дә уртак... Аксән кисәк каты авырып киткәч, бөтен хезмәттәшләр хәл-әхвәлне белешеп торды. Генераль директорыбыз Раил Камил улы турында әйткән дә юк. Алтын кеше! Аның кебек итагатьле, игътибарлы, кайгыртучан җитәкче сирәктер. Күп нәрсә башлыкка бәйләнгән, килешәсездер. Ул ничек оештыра — эшләр дә шул рәвешле бара. Гаиләдәге сыман».
Әйе, Гаилә төшенчәсе без уйлаганнан күпкә киңрәктер, мөгаен. Ниндидер катгый кысаларга буйсынмый ул. Бары да тупланган күк аңарда. Ата-ана, балалар, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән. Һәм дә — кече Ватан, данлы-бөек илебез. Фәндә шундый фараз да яшәп килә хәтта: ничәдер буыннан соң күпчелек адәм балалары арасында туганлык җепләре сузыла. Шул сәбәпле нәсел агачында уртак исемнәр дә пәйда була. Кем белә. Бәлки беркадәр хаклык бардыр әлеге фикердә...
С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.