Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
15 Май 2018, 13:04

Гомер көзе кояшлы булсын

«Ойл-сервис» җәмгыятендә озак еллар эшләгән Нәбиуллин Назыйф Миңнеәхмәт улын хөрмәтләп лаек ялга озаттылар.

«Ойл-сервис» җәмгыятендә озак еллар эшләгән Нәбиуллин Назыйф Миңнеәхмәт улын хөрмәтләп лаек ялга озаттылар.
Дөньялар үзгәрде, хәзер эш эзләп адәм баласы кайларга гына барып чыкмый, өеннән ерак дип тә тормый, эш кенә булсын, төрле шартларга ризалаша. Менә Назыйф Миңнеәхмәт улы да Бишбүләк районы Ает авылыннан килеп «Ойл-сервиска» эшкә урнаша. Нишлисең, кайчандыр гөрләп торган «Южный» совхозы тарала... Назыйф абый машина йөртүче булып эшләгән анда. «Авылда эш бетте, совхоз юкка чыкты. Безнең хуҗалыкның менә дигән гаражының бүгенге көндә бер эзе дә калмады, — ди кайчандыр авылның алдынгы шоферы. — 10 ел элек кенә төзелгән ике катлы мәктәп тә ябылды бит, балаларны күрше авылга автобус белән йөртеп укыталар». Заман үзгәрешләренең авылның киләчәгенә янавы, мәктәп ябылгач яшьләрнең авылдан китүе авыл агасын бик борчый, борчый гына түгел, тирән уйларга сала. Яшьләр авылда калсын өчен аларга — эш, балаларына мәктәп-бакчалар кирәк. Әлбәттә, шушы шартлар булмаганда калмаячак яшьләр авылда, нишләсеннәр, балаларын ничек укытсын да, кая урнаштырсын...
Менә шушы хәлләр мәҗбүр итә дә инде халыкны ил буйлап эш эзләп йөрергә. Яшьләрнең күбесе Себергә юллана, өлкән яшьтәгеләр тирә-яктагы шәһәрләргә китә. Назыйф абый да Октябрьскийга шулай эш эзләп килеп чыга. «Ойл-сервис» предприятиесендә 10 елга якын эшли ул, бик канәгать биредәге хезмәт шартларыннан, коллективтагы мөгаләмәдән. «Бик бердәм, тату коллектив тупланган биредә, — ди ул, — барысы да үз урынында, оста җитәкчеләр, булдыклы белгечләр. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Анысы да бик мөһим күрсәткеч. Шуңа күрә улларымны да бирегә эшкә килергә күндердем.
3 улым бар, икесе дә шушы предприятиедә эшләп йөри, кечесе әле Армиядә хезмәт итә, анысын да бирегә эшкә кодаларга торам».
Предприятиенең һәр тармагында эшне тиешенчә оештыра белгән җитәкчеләр социаль мәсьәләләргә дә зур игътибар бирә «Ойл-сервис»та. Ниндидер ярдәм, дәвалану кирәк булса, һәрвакыт аңлап, ярдәм итәләр. Кыскасы, намус белән эшләгәннәрне хөрмәт итәләр, зурлыйлар, һәркемнең үзеннән тора. Ел саен пенсия яше тулганнарны хөрмәтләп хаклы ялга озаталар монда.
«Ойл-сервис» кебек эшләгән кешенең кадерен белгән, лаек хезмәт хакы белән тәэмин иткән предприятиеләр күбрәк булсын иде, эшләргә теләгән бар кешеләр дә эшле булсын иде дә бит... Без дигәнчә генә булмый. Ә картлык ул һәркемгә киләчәк. Һәрберебезгә аны тыныч күңел белән үткәрергә язсын. Һәрберебез эш урынында шундый хөрмәт-игътибарга лаек булсын.

Ю. Дәүләтбаева, автор фотосы.


Читайте нас: