Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
28 апрель 2018, 16:39

Укучыларыбыз фикерләре

Гәзитебезнең 34нче санында чыккан «Тамырың нык булса, кайда да сынатмыйсың» мәкаләсе буенча Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы, шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе Халидә Заһит кызы Хәнипова белән фикер алыштык.

Гәзитебезнең 34нче санында чыккан «Тамырың нык булса, кайда да сынатмыйсың» мәкаләсе буенча Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы, шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе Халидә Заһит кызы Хәнипова белән фикер алыштык.
Шушы тел һәм әдәбият дөньясында йөзеп эшләгән кеше ул. Үзенең татар-башкорт язучыларына багышлап төзелгән сценарий-эшләре дә бихисап, бар күңелен салып эшләгән Укытучы ул. Сөйләшүебез бөек Тукаебыз туган көнне булды. «Тел язмышы аянычлы хәлдә. Бу бик күп фактлардан тора. Дәүләт дәрәҗәсендә туган телебезнең, гомумән милли телләрнең язмышына игътибар булмый торып, гади халык белән генә әлләни майтарып булмаячак. Безнең шәһәрдә барлык чаралар урысча гына алып барыла, концерт чыгышларында татар-башкорт җыр-биюләрен кертмиләр, китапханәләрнең кайсысында татар-башкорт язучыларына багышлап әдәби укулар үткәрелә соң? Мөнәсәбәт югарыда үзгәрергә тиеш, башкача булмый. Элекке вакытларда шәһәрдә татар телен саклап калу өчен гаиләләп көрәшүчеләр бар иде. Мисал өчен, Рәис һәм Миңниса Латыйповлар. Алар чын күңелләрен биреп, халык, телебез дип эшләде, яшәде. Яшьләрне җәлеп итәргә кирәк безгә. Киләчәк буынга калдырасы мирасыбыз турында уйларга кирәк».

Читайте нас: