Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
20 апрель 2018, 17:11

Милләт киләчәге — лидер яшьләр кулында

Сез беләсезме, 21нче гасыр лидеры нинди була?

Сез беләсезме, 21нче гасыр лидеры нинди була?
Әйдәгез, күз алдына китереп карыйк. Ул яшь, анык карашлы, максатчан, рәхим-шәфкатьле. Эчке матурлыгы аның төс-кыяфәтендә дә чагылыш тапкан сыман. Билдән түбән төшеп торган озын толым, мөлаем йөз, тыйнак караш. Менә нәкъ чын татар кызы образы инде! Һәм ул әкияттә түгел, чынбарлыкта. Хәзер сезне дә аның белән таныштырам.
Алсу Магданова — Краснокама районының Яңа Бөртек авылында туып-үскән. Бүгенге көндә Октябрьский музыка колледжының 2нче курсында, «Урыс хоры» юнәлешендә белем ала. Быел ул «21нче гасыр лидеры» бәйгесендә 14-17 яшьлекләр төркемендә 2нче урын яулаган.
Алсу мәктәптә укыган чорда ук олимпиада, бәйгеләрнең берсеннән дә читтә калмый, һәр чарада актив катнаша. Бу аның дөньяга иҗади күзлектән каравына, кул эшләнмәләре ясарга, җырларга, сурәт төшерергә яратуына бәйледер. Колледжга укырга кергәч тә ул шушы юлдан тайпылмый. Кураторы Юлия Пономарева кызның сәләтен бик тиз күреп ала
һәм аңа махсус проектны гамәлгә ашыру эшен тапшыра. Бу урында проект турында тәфсилләбрәк бәян итү кирәктер, чөнки мәкалә башында телгә алган «21нче гасыр лидеры»на турыдан-туры кагылышлы ул. Сүзне Алсуның үзенә бирик.
— Әлеге проект — социаль юнәлешле. Анда төп игътибар ятим, инвалид, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә. Проектны гамәлгә ашыру юлында 1нче курстан ук студентлар белән берлектә хәйрия концертлары, төрле чаралар оештырабыз. Шул рәвешле әлеге төркемгә караган балаларны җәмгыятькә җәлеп итәргә, аларга башка кешеләр кебек үк тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлеге бирергә омтылабыз.


— Алсу, «21нче гасыр лидеры» бәйгесендә катнашуың хакында сөйләмәссеңме?
— Бу конкурс ел саен балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре арасында оештырыла. Быел ул Яшьләр сараенда үтте. Бәйгечеләрнең эшен мәртәбәле жюри бәяләде: хакимият башлыгы урынбасары С. Литов, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары С. Басыйрова, архив бүлеге начальнигы Н. Талипова, яшьләр советы рәисе Д. Якубова, «Яшьләр сарае» директоры Н. Спирина. Конкурста Октябрьскийның коммуналь-төзелеш, күпюнәлешле һөнәри һәм музыка колледжы студентлары актив катнашты. Безгә үз проектыбызны яклау, уй-фикерләребезне анык рәвештә белдерү, жюри сорауларына җавап табу бурычы куелды. Шулай ук лидерлык сыйфатларын ачыклау, командага бүленеп, уртак проект төзү өстендә эшләдек. Соңгысы турында җентекләбрәк сөйлисем килә. Мин 14-17 яшьлекләр төркеменә кердем. Без 10 минут эчендә проект уйлап табарга тиеш булдык. Шушы вакыт аралыгында стенгазета ясау, проектның максатын, бурычларын, нәтиҗәләрен, кирәк булса чыгымнарын билгеләргә кирәк иде. Безнең команда өлкән буын вәкилләренә, ветераннарга игътибарны арттыру, алар белән очрашулар оештыру, олыларга ярдәм йөзеннән «социаль кәрзиннәр» булдыру темасын сайлады. Проектны «Рука помощи» дип исемләдек. Бу биремне уңышлы башкарып чыктык дип уйлыйм. Көндәшләргә килгәндә, миңа аеруча коммуналь-төзелеш техникумы студентларының эше ошады. Алар теплицада шампиньон гөмбәсен үстерү, арытаба аны ресторан-кафеларга, кибетләргә сату буенча проект тәкъдим итте. Бу чынлап та бик үзенчәлекле юнәлеш, һәм ул хуплау тапты. Гомумән, бәйгечеләрнең һәрберсе игътибарга лаек тәкъдимнәр кертте, үзара тәҗрибә уртаклашып, яңа мәгълүматка ия булды дип исәплим.

— Бүгенге көндә туган телләргә кагылышлы вәзгыять мөһим урында тора. Моңа карашың ничек? Гаиләгездә татарча сөйләшәсезме?
— Кызганычка каршы, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә туган телдә аралашуны онытып барган чорда яшибез. Моңа өлешчә интернет сәбәпчедер дип уйлыйм. Чөнки күпчелек кеше бүген социаль челтәрләрдә аралашуны кулай күрә, янәсе бу тиз һәм җиңел. Ә бит интернетта сөйләшү еш кына гадәти, шаблон җөмләләр һәм дә смайллар ярдәмендә генә бара. Бу үз чиратында тел байлыгы югалуга, туган телне әкренләп онытуга илтә. Килешәсездер, уңай күренеш дип булмый моны. Шәхсән үземә килгәндә, гаиләмдә дә, дусларым белән дә татарча аралашам. Туган телемне бик хөрмәт итәм, аның онытылуын теләмим. Бу максаттан татар яшьләренә, укучы балаларга язучы-шагыйрьләр, әдәбият белгечләре белән очрашулар, форумнар үткәрү файдалы булыр иде. Милләттәшләр шул рәвешле үзара аралашу-танышу, тел байлыгын үстерү мөмкинлеге алачак.

— Заман яшьләре турында ни уйлыйсың?
— Бүген егетләр-кызлар анык фикерле булулары, җәмәгать тормышында актив катнашулары белән аерылып тора. Бу үсеш өчен мөмкинлекләрнең күбрәк булуына да, югары технологияләр тәэсиренә дә бәйле дип уйлыйм.

— Киләчәккә планнарың?
— Укуны тәмамлагач, арытаба югары белем алырга теләгем
бар. Миңа аеруча театр, актерлык осталыгы юнәлеше ошый.

— Ял вакытларын ничек үткәрәсең?
— Туганнарым белән күбрәк булырга тырышам. Шулай ук фоторәсемгә төшерергә, чаңгыда шуарга, футбол, волейбол уйнарга яратам. Футбол дигәннән, ул егетләр уены гына түгеллегенә инандым, бик мавыктыргыч спорт төре. Мине аңа бертуган абыем Айнур җәлеп итте. Кечкенәдән аңа ияреп футбол ярышларына йөрдем, тора-бара үзем дә уйный башладым. Рухи ялга килгәндә, әдәби әсәрләр укырга бик яратам, чит ил авторлары язмалары белән даими танышып барам. Татар эстрадасы йолдызлары концертларына йөрим, Элвин Грей, Гөлназ Асаева, Фирдүс Тямаевның иҗаты ошый. Илһамчым — Данир Сабиров. Аның талантлары бихисап: пародист та, җыр-бию, юмор остасы да.

— Якыннарың башлангычларыңны хуплыймы?
— Әлбәттә, әтием Илшат, әнием Илсөяр, абыем — төп таянычым. Аларның теләктәшлеген тою миңа тагы да илһамланып иҗат итәргә булыша.

— Яшьтәшләреңә теләкләр?
— Күбрәк китап-гәзит укысыннар, интернетта гына түгел, чынбарлыкта да аралашсыннар иде. Безнең ярдәмгә, теләктәшлеккә мохтаҗ кешеләр турында да онытмасыннар, аларга җылы сүзләрен җәлләмәсеннәр иде...

— Әңгәмәң өчен рәхмәт, Алсу! Киләчәктә дә шундый ихлас, шәфкатьле, милли җанлы, максатчан булып кал. Укуыңда һәм алдагы тормышыңда сиңа гел уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: