Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
19 апрель 2018, 12:33

«Кешеләр өчен эшләргә»

Теләсә нинди дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлегенең төп юнәлеше — халык иминлеген кайгырту. Урындагы үзидарә органнары да нәкъ шул күзлектән чыгып эш итә. Алар «Кешеләр өчен эшләргә» өндәмәсе белән яши.

Теләсә нинди дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлегенең төп юнәлеше — халык иминлеген кайгырту. Урындагы үзидарә органнары да нәкъ шул күзлектән чыгып эш итә. Алар «Кешеләр өчен эшләргә» өндәмәсе белән яши.
Һәм бу йөкләмәне лаек үти: төзекләндерү эшләре, социаль-көнкүрештәге мәсьәләләрне хәл итү — боларның һәрберсе урындагы хакимият ярдәмендә чишелеш таба.
Бүген гәзит укучыларын Нарышның территориаль-иҗтимагый үзидарә советы (ТОС) рәисе Фәнил Харисов белән таныштырасыбыз килә. Ул шушы вазыйфада инде алтынчы ел хезмәт куя. Фәнил Хатим улыннан эш башлау мәлләре хакында бәян итүен сорыйбыз.
— 2011 елларда Нарышка күчендек, Кооперативная урамында йорт сатып алдык, — дип сүз башлады ул. — Иң тәүдә биредәге юлларның торышы, газ, су тәэминаты белән проблемалар күзгә ташланды. Шушы мәсьәләләрне хәл итүгә керештем. Элеккеге рәис эшчәнлегемне күреп, шәһәр округы советына мине үз урынына калдырырга тәкъдим иткән. Шул рәвешле җыелыш үткәреп, рәис вазыйфасына сайлап та куйдылар. Ул вакытта нинди зур җаваплылыкны үз өстемә алганны тулысынча төшенеп тә бетмәгәнмендер. Әмма читен мәсьәләләргә тарыганда да үкенеч сизмәдем. Моңа элек тә хезмәт бурычлары буенча торак-коммуналь хуҗалык, көнкүрештәге проблемалар белән күзгә-күз очрашу, халык белән эшләү дә сәбәпче булгандыр (автордан: Фәнил Хатим улы заманында НГДУ «Южарланнефть»ның профсоюз комитеты рәисе, бораулау эшләре идарәсенең экспедиция бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын башкарган).
Фәнил Харисов урындагы үзидарә эшчәнлеге, бүгенге көн бурычлары белән дә таныштырып китте:
— Шәһәрдә барлыгы 16 ТОС эшли, 200гә якын урам исәпләнелә, бу участокларның һәрберсен хезмәтләндерү өчен күп көч һәм техника кирәк. Махсус хезмәтләр моны үзаллы гына башкарып чыга алмый, шуңа күрә үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләр арта. Нарышта 40тан артык урам һәм тыкрык бар, биредә мең ярым тирәсе йортта 3 меңнән ашу кеше яши. Участоктагы мәсьәләләрне хәл итү өстендә хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать бүлекләре, «ДорСтройРемонт» оешмасы, шулай ук хакимият башлыгы урынбасары Ш. Фәррахов, депутат Р. Галимов, шәһәр округы советы сәркатибе Ф. Нургалиев белән берлектә эшлибез.
Бүгенге көндә каршыда торган «иң авырткан» мәсьәлә — юлларга асфальт түшәү. Төбәкнең җир өсте үзенчәлекләре биредә чуерташ салу белән генә чикләнеп булмаячагын күрсәтә. Мондый түшәмә ике-өч ел эчендә юылып бетә. Әлеге вакытта 40 урамның сигезе генә тулысынча һәм өлешләтә асфальтланган. Тәү чиратта үзәк урамга бәйләнешле юллар төзекләндерелә. Узган елда — Ударная, быел Зелёная урамнары ремонтланачак. Киләчәк планнарда — Достоевский-Куприянов урамын төзекләндерү.
Төзелеш өлкәсенә кагылышлы сораулар да байтак. Кайберәүләр тиешле геологик тикшеренүләр үткәрелмәгән килеш тә рөхсәт алып, өй сала. Мисалга, бер хуҗа Зеленая урамында йорт төзетте. Тик гараж өчен баз казытканда читен хәлгә тарыды. Биредә зур күләмдә ләмле су чыгып, якын-тирәдәге участокларны батыра башлады. Шундый хәлләр булмасын өчен алдан тикшерү кирәк тә инде.
Хуҗасыз электр һәм инженер челтәрләре буенча да байтак эш башкарылды. 5 ел элек шәһәрдә мондый челтәрләрнең күләме 40 километрга якын иде. Бүгенге көндә проблема чишелеш табу алдында. Хуҗасыз челтәрләрнең бер өлеше «Водоканал» балансына куелды.
Мөселман зыяратына кагылышлы мәсьәлә аерым урын алып тора. Инде 3-4 елга якын без «мәңгелек йортка» яңа урын табу өстендә эшлибез. Бу җиңел түгел, чөнки аңа бик катгый экологик таләпләр куела. Шәһәр хакимияте күзәтчелеге астында әлеге мәсьәләнең чишелеше табылыр дип өметләнәбез.
Мөһим сорауларның чираттагысы — 5нче мәктәп янындагы буш бинага бәйле. Биредә элек җәмәгать мунчасы булган, бүгенге көндә ул шәхси милек булып исәпләнсә дә ташландык хәлдә. Бу хәвеф чыганагы буларак күзаллана, чөнки анда шикле затлар, берәзәк этләр ияләшергә мөмкин. Иң куркынычы — бинаның уку йорты янәшәсендә булуы. Ә бит аның урынына эконом-кибет, даруханә, медицина пункты, почта һәм башка мөһим объектларны туплаган сәүдә үзәге булдырырга мөмкинлек бар.
Урамнарны яктырту, юлларны тигезләү, хуҗасыз этләрне тоту мәсьәләсе дә күзәтүгә алынган. Йорт хайваннарын асраучыларга аерым тукталасы килә. Малларны көтүче булмау сәбәпле, алар күпчелектә кая тели шунда йөри. Шәһәр уртасында да мондый хәлгә тап булырга мөмкин. Нарышта сигезәр баш мал тотучылар бар. Әлбәттә, хуҗага аларны урамга чыгарып җибәрү кулайрак. Әмма бу дөрес гамәл түгел. Кайбер төбәкләрдә бу уңайдан түбәндәге тәҗрибәне кулланалар: караучысыз маллар тотылып, махсус бинага ябып куела. Әгәр хуҗасы килеп, тиешле чыгымнарны каплатмаса, хайван арытаба ит комбинатына тапшырыла. Безгә дә бәлки шушы тәҗрибәне куллану урынлыдыр?
Ирешелгән нәтиҗәләргә килгәндә, соңгы елларда Нарышта автобуслар хәрәкәте җайга салынды. Бүген тукталышлар булдыру өстендә эшлибез. Быел «Хамрус» автозаправкасы янында тукталыш төзү каралган. Халык сәламәтлеген кайгырту турында да онытмыйбыз. Төбәккә участок табибы беркетелмәгән иде, баш табиб С. Иванов һәм 2нче поликлиника мөдире З. Аксенова булышлыгында бу хәл ителде.
Нарышта өлкән буын кешеләре даими игътибар үзәгендә. Мисалга, узган елда биредә гомер итүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранының 95 еллык юбилее уңаеннан хакимият башлыгы А. Шмелев, шәһәр округы советы сәркатибе Ф. Нургалиев, депутат Р. Галимов тәбрикләүләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. 8нче мәктәп филиалы да өлкәннәрне ярдәмнән ташламый: йорт-ихатаны җыештыру, кирәк-яракны кайтарып бирүдә булыша.
Гомум алганда, киләчәктә башкарыласы эшләр әле байтак. Нарышта милиция пункты, даими эшләүче участковый юк. Зыярат өчен яңа урын булдыру, урамнарга асфальт түшәү, биләмәне төзекләндерүне дәвам итү зарур. Без арытаба да шушы юнәлешләр буенча эшләячәкбез, — дип сүзен тәмамлый Фәнил Харисов.
ТОС рәисе әһәмиятле мәсьәләләрне игътибарсыз калдырмаучы, аларны хәл итү өчен бар көчен куючы хакимиятебезгә, оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен дә җиткерде. Бу уңайдан битараф булмаган шәһәрдәшләрне билгеләп үтәсе килә. Мәчет һәм мәктәпне төзекләндерүдә «Альтернатива» заводы, «Ойл-Сервис» предприятиесе җитәкчеләре, Дәүләт җыелышы — Корылтайның элеккеге депутаты И. Сәрвәров зур ярдәм күрсәткән. «Калибр», «Теплотехника», «Убойный цех» кебек оешмалар да кулдан килгәнчә өлеш керткән.
Урындагы үзидарәнең көче — халык белән берлектә эшләү, сыйфатлы тормыш хакына дөрес карарлар кабул итү. Бу эштә иң зур җаваплылык ТОС рәисләренә төшә. Шул сәбәпле әлеге йөкләмә, нигездә, ихтирам казанган кешеләргә генә ышанып тапшырыла. Фәнил Хатим улы да шундыйлардан, аның ихласлыгы, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торуы күпләргә үрнәк булырлык. Ул проблемаларны тыныч шартларда, низагсыз хәл итү өчен бар тырышлыгын сала, киләчәктәге планнар өстендә эшли. Фәнил агага көнкүреш яшәешебезне яхшыртудагы абруйлы хезмәтендә уңышлар гына телисе килә.

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: