Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 апрель 2018, 12:39

Яңа мәчетнең тәүге уңышлары

Туймазы шәһәренең Түбәнкүл төбәгендә «Ильяс пәйгамбәр» хөрмәтенә бер ел элек ачылган яңа мәчет уңышлы гына эшләп килә. Якын тирәдә яшәүче мөселман халкы барысы да бирегә җомга намазларына, никах укыту, исем куштыру мәҗлесләренә йөри.

Туймазы шәһәренең Түбәнкүл төбәгендә «Ильяс пәйгамбәр» хөрмәтенә бер ел элек ачылган яңа мәчет уңышлы гына эшләп килә. Якын тирәдә яшәүче мөселман халкы барысы да бирегә җомга намазларына, никах укыту, исем куштыру мәҗлесләренә йөри.
«Мәчеттәге бар эшне халык белән бергә эшлибез, — ди Илдар хәзрәт Мөхәмәтшин. — Аллага шөкер, бер эштә дә мине ялгыз калдырмыйлар, мәчетнең тирә-ягын да өмә ясап тәртипкә китердек, агачлар утырттык. Төзелеш материалларын һәм башка кирәк-яракны үзара салым акчасына алсак, эшләвен Ходай ризалыгы өчен бушка башкарылды».
Мартта Уфада үткән Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния назарәты пленумында имам-мөхтәсиб И. Мөхәмәтшинга (фотода) Мөфтиләр шурасы исеменнән намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырыла. Ел дәвамында эшләгән яңа мәчетнең халыкны рухи яктан агарту, әхлакый тәрбияләү, дингә җәлеп итүдә тәүге уңышлары дип кабул итәргә кирәк моны.
Мәчеткә килгән һәр кешене биредә ачык йөз белән, елмаеп каршы алалар. Аралашу өчен дә бик ачык Илдар хәзрәт. Мәчеткә кергән сәдакага да аның үз карашы. Илдар хәзрәт фикеренчә, сәдаканы акчага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Кешегә елмаю, яхшы киңәш бирү, ярдәм итү, күршең белән яхшы мөнәсәбәттә булу да сәдака хисабыннан бара. Күршең, туганнарың белән ачуланышып торсаң, яки урам буенча гайбәт чәчеп йөрсәң, укыган намазыңны, тоткан уразаңны Ходай кабул итәрме соң? Дин юлындагы кеше әхлак ягын да кайгыртырга бурычлы.

Читайте нас: