Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 апрель 2018, 12:37

Һәр һөнәрнең — үз кыйбласы

«Менә дигән белгечләр, чын мәгънәсендә һөнәр осталары. Яраткан хезмәтләренә байтак гомер елларын багышлаган ханымнар. Ни җитте яшьләргә биргесезләр!»

«Менә дигән белгечләр, чын мәгънәсендә һөнәр осталары. Яраткан хезмәтләренә байтак гомер елларын багышлаган ханымнар. Ни җитте яшьләргә биргесезләр!»
«Октябрьсктеплоэнерго» җәмгыятенең көнбатыш төбәк начальнигы Анатолий Павлов сүзләре. Кемнәр хакында, дисезме? 3нче участокта хезмәт куйган гүзәл затларга карата әйтелгән фикер бу.
Бар дикъкатең — эшеңә!
Бүгенге мәкалә геройларыбыз —
пар казаннары җайланмалары операторлары. Шактый җитди яңгырый, шулай бит? «Сменалы, өстәвенә ял-бәйрәм көннәренә дә тап килә торган эштә фәкать хатын-кыз гына чыдый», диләр ханымнар.
«Төп оператор вазыйфалары нидән гыйбарәт соң?» Әлеге сорауга үтә гадәтичә җаваплый әңгәмәдәшләрем. «Җайланмаларны тиешенчә хезмәтләндерү. Авариясез, өзлексез эш тәэмин итү». Ә чынында исә оператор хезмәте аеруча ныкышмалылык, җаваплылык, катгый тәртип таләп итә. Хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү мотлак. Авария-мазар, көтелмәгән хәлләрдә каушап калмаска, тиз арада үзеңне кулга алырга, тиешле урынга хәбәр салырга. «Мисалга, кисәк бөтен җирдә ут сүнеп китте ди. Дөм караңгылыкта да юнәлеш таба белергә кирәк. Мондый четерекле мәлләрдә тәү чиратта операторның дөрес эш итүе мөһим», ди ханымнар. Билгеле, гадәттән тыш хәлләрдә бай тәҗрибә, теоретик һәм гамәли гыйлем ярдәмгә килә. Әйткәндәй, махсус график нигезендә авария, янгынга каршы күнекмәләр даими уздырыла. Алай гына да түгел, елның елында хәвефсезлек техникасы буенча баш инженер җитәкчелегендә сынаулар үткәрелә. Мәртәбәле комиссия белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсен, белемен тикшерә. Сәламәтлек торышы да игътибар үзәгендә. «Ни генә димә, төнге сменалар эзсез калмый», ди әңгәмәдәшләрем.
Хәер, зарланып бармыйлар, киресенчә, хезмәт шартларыннан канәгать операторлар. «Эш-ял өчен бөтен шартлар тудырылган. Күп нәрсә автоматлаштырылган. Элеккеге чор белән чагыштырсаңмы... 70нче елларны гына искә төшерик. Пар казаннарына кул көче белән ягышлы. Су да шактый сарыф ителә иде. Аннан соң хәзер шәхси җылыткыч челтәрләре дә җитәрлек бит».


«Тулы гаиләгә әверелеп беттек»
Югарыда телгә алынган өченче участокта җәмгысе дүрт оператор мәшгуль. Коллектив дус-тату, бердәм, уңган. Гомер бакый сайлаган һөнәрләренә тугрылык саклый ахирәтләр. Галина Шалахова, мәсәлән, бер үк участокта (!) 43 ел хезмәт куя. Галина Стрекалова җылылык челтәрләре өлкәсендә — 42, Нурия Артеменкова 33нче елын эшли. Гөлфинә Борханова әлеге тармакка килгәнгә кадәр төрле төзелеш оешмаларында эшләгән. 1983 елда операторлыкка укыган. Җылылык челтәрләрендә — 2003 елдан. Һәр оешма вәкиленең — шәхси яшәеш-хезмәт, үзенә хас камилләшү сәхифәсе, кыскасы. Әмма уртак сыйфатлар да җитәрлек. «Һөнәребезне бик яратабыз, — ди ханымнар. — Башкача мөмкин дә түгел. Ияләшә алмаганнар, тискәре гамәлләрдән арынырга теләмәгәннәр шунда ук «сыпырту» ягын карый». Ә инде туган коллективыңа күңелең белән берексәңме... «Икенче йорт»ларыннан тыш тормышны бөтенләй күзалламый хезмәттәшләр. «Тулы гаиләгә әверелеп беттек, — диләр шаяру катыш. — Киңәшләшәбез, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Эштән соң да аралашабыз. Яшьләребезгә хәтле бер чама бит, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз...»
Искитмәле, мавыгу-шөгыльләренә хәтле охшаш икән лә бүгенге танышларымның. Кул эшләренә маһирлар, аш-суга осталар. Бакча, йорт мәшәкатьләре дә чит-ят түгел үзләренә. Җыр-моңга гашыйклар. Мисалга, Галина Шалахова шактый еллар үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашкан. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Гөлфинә Галләм кызы, мәсәлән, мәктәп елларыннан ук йөгерү, сикерү буенча ярышларга мөкиббән. Әле дә яраткан спорт төрләреннән ваз кичми... Йомгаклап әйткәндә, күңелсезләнеп утырырга сәбәп юк. Бу җәһәттән профсоюз оешмасы җитәкчесе Анжела Куприяновага рәхмәтен юллый операторлар. «Ел әйләнәсендә төрле ярышлар үткәрелә тора. Табигать кочагында ял итү дә онытылмый. Биредә эшләүчеләрнең балалары, оныклары катнашлыгында концертлар даими оештырыла. Тамашаларга күмәкләп йөрибез. Анжела Игоревна тырышлыгында барысы да».
Форсаттан файдаланып, әңгәмәдәшләрем турыдан-туры җитәкчеләре Анатолий Васильевичка да рәхмәтен белдерә: «Байтак еллар аның кул астында эшлибез. Ягымлы, игътибарлы, кеше хәленә керә белүче ир асылы. Оештыру сәләте зур... Гомумән, тулаем алганда, җәмгыять җитәкчелеге эшеннән канәгатьбез. Хаклы ялдагыларга ихтирамлы мөнәсәбәт саклана. Теләге, көч-куәте булган пенсионерлар сөйгән хезмәтеннән, иптәшләреннән аерылырга уйламый да. Һәркем үз урынында чөнки. Бәхет түгелмени бу?!»

Горурланырлык җирлек бар
Аңлашыла ки, «бәхет» төшенчәсе күктән иңми. Эленке-салынкы йөрүчеләрне өнәп җиткерми ул. Абруй-хөрмәт тә үзеннән-үзе пәйда булмый. Ярыйсы тир түгәргә, һөнәр баскычлары буйлап акрынлап «үрмәләргә» туры килә тәүдә. Мәкалә геройларыбыз яулаган биеклекләр, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, һөнәри бәйге җиңүләре дә, һичшиксез, фидакарь хезмәт җимеше. Һәркайсы мактауга лаеклы. Нурия Шәмсетдин кызы турында берничә юл өстәү язык булмастыр. Аның казанышлар кенәгәсендә — югары дәүләт бүләкләре: БР торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау кәгазе; «Октябрьсктеплоэнерго»ның Дан китабында теркәлү... Хаклы рәвештә горурлана оешма үз эшчәннәре белән. Яшьләргә үрнәк алыр җирлек бар. «Егет-кызларга теләгебез: батыр-кыю булыгыз; җентекләп һөнәр серләренә төшенегез. Шул чакта уңыш та озак көттермәс. Бары тик ялкауланмаска, «озын акча» көтеп ятмаска гына кирәк», дип сөйләшүгә нокта куя хезмәт ветераннары. Килешмичә булмый, җәмәгать. Шәхси тәҗрибәсеннән чыгып киңәш-нәсихәтен бирә ич өлкәннәр...
«Операторлар, имтиханга!» Ахирәтләр өчен чираттагы сынау көне икән бүген. Хушлашабыз. «Бәхетле билетлар» эләксен үзләренә... Хәер, төптәнрәк уйлап карасаң, яшәешебез үзе үк даими имтихан тотуга корылган түгелме? Язмыш галиҗәнәпләре «яудырган» бихисап сорауларга туктаусыз җавап эзлибез ич. Шуның белән кызыклыдыр да бәлки гомер дигәннәре...
Читайте нас: