Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
12 апрель 2018, 14:10

Тормышта игелекле эз калдыручылар

Илебездә ел саен 13 апрельдә меценат һәм хәйрияче көне билгеләнә.

Илебездә ел саен 13 апрельдә меценат һәм хәйрияче көне билгеләнә.
Октябрьский — игелекле кешеләр шәһәре буларак танылу алган. Һәм моның анык үрнәкләре әледән-әле күренеп тора. Арабызда изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә әзер булучылар бик күп. Аларның кайсы өлкәдә эшләүләре, вазыйфалары, нинди эшчәнлек алып барулары мөһим дә түгел, чөнки бу игелек ияләрен бер нәрсә берләштерә — һәрвакытта да Кеше булып калу!
Шундыйларның берсе — «Пакер» фирмасы директоры Марат Нагуманов. Ул шәһәрдәшләр арасында уңышлы җитәкче буларак кына түгел, игелекле гамәлләр кылучы сыйфатында да хөрмәт казанган зат.
Казан Кремлендә Рәхмәт хатлары һәм Хәйриячеләр китабының сигезенче томы белән бүләкләнгән хәйриячеләр исемлегендә Марат Мирсат улы да бар. «Яңарыш» фондының «Хәйриячеләр китабы» сигез ел дәвамында чыгып килә. Аңа 74 мең исем кертелгән. Китапта Русиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук, Италия, Германия гражданнарының да исемнәре бар. VIII томга 6 226 хәйрияченең исеме кертелгән.
Бүләкләнүчеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады.
«Миңа белемле, кызыклы, анык фикерле кешеләр белән еш очрашырга туры килә, — диде Минтимер Шәрип улы. — Шундыйларның берсе — Башкортстан эшкуары, «Пакер» фирмасы директоры Марат Нагуманов белән танышу форсаты тиде. Октябрьскийда уңышлы эшләп килгән предприятие 25 еллык юбилеен билгеләгән. «Пакер» 2005 елдан Марат Нагуманов җитәкчелегендә эшли. Ул даими рәвештә «Яңарыш» фондына сизелерлек ярдәм күрсәтә. Бу уңайдан Марат Мирсат улына игелекле гамәлләре өчен чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә».
Тормышта һәркем үз юлын сайлый: кемдер үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши, ә кемдер ярдәмгә мохтаҗлар турында хәстәрлек кыла. Һәм моны ихлас күңелдән, риясыз эшли. Арабызда Марат Мирсат улы кебек кешеләр яшәгәндә, дөньяда яхшылык күбрәк булыр дигән ышаныч туа.

Читайте нас: