Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 апрель 2018, 13:35

Иҗади киләчәккә ныклы адымнар белән...

Яшь талантлар соңгы арада иҗат дөньясында зур танылу ала башлады.

Яшь талантлар соңгы арада иҗат дөньясында зур танылу ала башлады.
Бу бик шатлыклы нәтиҗә, ә инде татар-башкорт иҗатын үстерүче яшьләргә аерым мактау. Халкыбыз мирасын танытырга омтылган яшьләр булганда телебез, халкыбыз бетми, күкрәп чәчкә генә ата.
Шундый яшьләрнең берсе — Артур Габдуллин белән бүгенге әңгәмәбез.


— Артур, сезгә шигырь язарга нидер этәргеч булып тордымы яисә ул гаиләдән, нәселдән килгән сәләтме?
— Тәүге шигырьне мин 2015 елда яздым. Ул көнгә тиклем кулыма бер тапкыр да каләм алып караган юк иде. Һәм, гомумән, шигърияткә битараф идем. 2014 елда БДПУның башкорт филологиясе факультетына укырга кергәч, иҗатка кызыксыну уянды. Димәк, шигырь яза башлавыма уку һәм укытучылар йогынты ясаган.

— Максатка ирешү өчен гаиләнең әһәмияте зурмы? Гаиләдә нинди рухта тәрбияләнү киләчәктә уңышка ирешергә йогынты ясыймы?
— Әлбәттә, зур. Уңышка ирешү матур тәрбиядән дә тора. Иң мөһиме, кешене бәләкәй чактан ук әти-әнисе кешелекле булырга өйрәтергә тиеш. Чөнки киләчәктә балаң җәмгыятьтә үз урынын тапсын, уңышка ирешсен һәм иң мөһиме, үзен үстергән әти-әнисен хөрмәт итсен дисәң, аңа сабый чактан ук күркәм тәрбия бирергә кирәк.

— Октябрьский шәһәре белән сезне нәрсә бәйли?
— 2011 елда «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенә укырга кердем. Өч ел дәвамында анда белем алдым һәм күп уңышларга ирештем. Иң зур җиңүем — башкорт теле буенча республика олимпиадасында 1нче урын алу.

— Язу сезнең тормышыгызда нинди урын алып тора? Ул сезнең төп эшегезме яки инде күңелегезгә ял бирүче шөгыльме?
— Әлегә төп эшем — уку. Шуңа күрә шигырь язу, иҗат эше икенче урында тора. Аны үзең теләгән вакытта утырып язып булмый. Кайвакыт күңел гөлләре сула, су сорый. Нәкъ шушы күренешне илһам килү дип әйтеп була. Шундый чакта мин шигырь язам.

— Кайсы язучы-шагыйрьләрне яратып укыйсыз?
— Р. Гарипов, Ә. Атнабаев, Р. Назаров һәм Ф. Яруллинның шигырьләре йөрәккә ята. Рус шагыйрьләреннән С. Есенинны яратып укыйм.

— Халык иҗатыгызны яратып кабул итте. Шунысы куанычлы, укучыларыгыз арасында яшьләр күп. Аларның игътибарын ничек җәлеп итәсез?
— Иҗатымда тормыштагы мәсьәләләрне, әни белән бала арасындагы мөнәсәбәт һәм мәхәббәтне чагылдырырга тырышам. Мин беркайчан да шигырьне менә монысы яшьләр, монысы өлкәннәр өчен дип язмыйм. Һәркем анда күңеленә хуш килгән юлларны таба.

— Сәләт Ходайдан биреләме, әллә инде кеше максатына үз көче белән омтылырга тиешме?
— Һәрбер кешегә Ходайдан ниндидер сәләт бирелә. Кешенең бары үзеннән тора, шул сәләтне ача аламы ул, юкмы.

— Киләчәккә уй-хыялларыгыз?
— Күбрәк шигырьләр, поэмалар язарга һәм прозага тотынып карарга ният бар. Аллаһ боерса, 2019 елда тәүге китапны чыгарырга иде. Мин иҗат итәм халык өчен. Кемнеңдер күңеле сызлаган вакытта, шигырьләремне укып, аз гына дәва алсын иде дигән теләктәмен.

— Нинди җырчылар белән хезмәттәшлек итәсез һәм кайсы җырчы белән эшләргә ниятегез бар?
— Иҗатымда зур урын алып тора җырлар язу. Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә йолдызлары белән хезмәттәшлек итәм: Р. Зарипов, А. Рәкыйпов, Т. Әсәдуллин, А. Бәхтиева һ. б. Киләчәктә, Аллаһ боерса, Ф. Тямаев һәм Р. Юлъякшин белән җырлар язарбыз дип торам.

— Әлеге вакытта нинди эшләр алып барасыз?
— Бүген мин уку белән мәшгуль. Хезмәттәшлек иткән җырчылар белән тәүге иҗат кичәсен оештыру нияте дә бар.

— Иҗатыгызны яратучыларга, яшьләргә нинди теләкләрегез бар?
— Туган телне, илне, тарихны беркайчан да онытмасыннар. Чөнки илебезнең киләчәге дә нәкъ бездән — яшьләрдән тора. Дөнья хәленә килгәндә, әлеге дәвердә, кызганычка каршы, кайгы-хәсрәтләр күп. Һәм кешеләр гамәлләре белән хайваннардан да түбән дәрәжәгә төшә. Халыкка теләгем: тормышта нинди генә очраклар булмасын, язмыш нинди генә киртәләр куймасын, барыбыз да кеше булып калыйк.

— Амин, теләкләрегез кабул булсын. Иҗатыгыз һәрвакыт чәчкә атсын!
Рәхмәт
Чокыдыгыз инде тормышымны,
Әй остасыз хата эзләргә,
Артымнан да калмый йөрдегез бит
Баса-баса минем эзләргә.
Хәрәкәтләремә бәя биреп,
Бер елмайсам ачуга тулып,
Уңышларыма да көнләшеп
Яшәдегез шул әрәм булып.
Гомеремнең һәр мизгеле саен,
Бер туктаусыз кичен, иртәләр.
Тырыштыгыз мине сез егарга
Юлларыма куеп киртәләр.
Әй, егылсам куандыгыз инде
Тоткан кебек бәхет йолдызын.
Сызлау аша торып атладым мин,
Барасы күп, юлларым озын.
Үзегез дә теләмичә мине
Өйрәттегез сынып калмаска.
Юк-бар сүзне, гайбәт, фикерләрне
Йөрәгемә якын алмаска.
Бик күп файда китердегез,
Рәхмәтемә лаек бары сез.
Тормышымнан әгәр югалсагыз
Яшәүләре булыр күңелсез.
Кайтарырга иде...
Кайтарырга иде бер мизгелгә
Киткәннәрне биек күкләргә,
Өлгермичә иң кирәкле сүзләр
Әйтелмәде бик нык күпләргә.
Аңламыйча соңга калдым, шуңа
Йөрәк белән әрнеп үкенәм.
«Ишетегез сүзләремне!» — диеп,
Ачы яшьне сөртеп үтенәм.
Гафу сорар идем бер тезләнеп,
Булган булса әгәр үпкәләр.
Сезне уйлап күккә бер карасам,
Кысыла шул эчтә үпкәләр.
Онытыла икән мөһим сүзләр
Исән чакта, булганда бергә,
Аңладым шул соңлап, сезне тотып
Төшергәндә суык кабергә...
... Кайтарырга иде бер мизгелгә
Киткәннәрне биек күкләргә,
Өлгермичә иң кирәкле сүзләр
Әйтелмәде бик нык күпләргә...
А. ГАБДУЛЛИН.

З. НУРГАЛИЕВА.
Читайте нас: