Остабикә Гүзәл Мөхетдинова: «Һәр эштә дә якыннарыңнын таянычы һәм терәге зур әһәмияткә ия».
... Ул елмаеп килеп килеп керсә, тирә-як яктыра, кешеләр дә йомшак күңеллеләнеп киткән сыман, бар борчулар онытыла. Йөгереп килеп кочаклагач үзеңне самими бала кебек хис итәсең. Аның янында күңел ихласлык белән тула, бер туктамый серләшәсе, сөйләшәсе, елмаясы килә.
Кем соң ул дисезме? Ул минем берничә ел элек танышкан, исеме җисеменә туры килеп торган Гүзәл апам. Гүзәл апа искиткеч хатын-кыз — өенә килеп кергәч тә үзе чиккән картиналар күз явын алып тора, җәен бакча тутырып чәчкәләр үстерә, пешергән ризыклары телне йотарлык...
Менә Гүзәл апаның нурлы, якты өендә чәй эчеп утырам, чибәр ханым мине тәмле ризыклары белән сыйлап та, бетмәс-төкәнмәс сорауларыма җавап биреп тә өлгерә.
— Гүзәл апа, сезнең исемегездән үк күренеп тора, сез гүзәллек яратучы. Ничек уйлыйсыз, каян килә бу матурлык тудыру сәләте?
— Мин үзем Казан ягыннан. Дәү әти һәм дәү әни тәрбиясендә үстем. Дәү әни бәйли-эрли, бакчаларны искиткеч итеп тота иде, мине дә бу эшләргә өйрәтте. Хәзер дә дәү әтием белән дәү әниемне бик юксынам, сагынам, инде үзем әни кеше булсам да, аларның киңәшләрен тыңлар идем. Әле дә күз алдына килә: кадерле кешеләрем һәрвакыт җитәкләшеп бергә эшли иде, «Әйдә, картым, шуны эшләргә кирәк», — дип бер-берсенә гомер буе терәк булдылар. Иң зур рәхмәтемне мине тәрбияләгән, эшне яратырга өйрәткән дәү әти һәм дәү әниемә әйтәсем килә, алардан күчкән миңа матурлык тудырырга омтылу максаты.
— Сезне мин чәчәкләр үстерүче, бәйләү-чигү остасы, тәмле-тәмле ризыклар әзерләргә яратучы дип беләм. Ә үзегезгә кайсысы ныграк ошый?
— Бар эшне дә бирелеп эшлим. Чәчәкләргә килгәндә, аларны мин җан иясен караган кебек карыйм: хәтта яфрагын өзеп алсам да, аны ташларга көчем җитми, яңа төп итеп кире утыртып куям. Роза, пион, гладиолус чәчәкләрен бик яратам. Ә инде чигү белән мин кызларым аша кызыксына башладым. Мәктәптә хезмәт дәресеннән чигү эшләре алып кайталар иде. Алардан күреп үзем дә мавыгып киттем. Тынычландыра, ял һәм рәхәтлек бирә бу эш миңа. Табигатьне, хайваннарны, кошларны чигәргә яратам. Күп эшләремдә атлар сурәте ясалган. Бәхетле балачакта атта йөргән мизгелләр иҗади эшемдә чагылыш таба.
— Илһамны кайдан туплыйсыз?
— Илһам — килә дә китә ул (көлә). Уйланганда чигүгә утырам, ул фикерләрне тәртипкә сала. Яхшы кешеләр белән аралашу, белем алу илһамландыра.
— Чәчкә үстерүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Түземлелек кирәк бу эштә, әлбәттә, ул бар кешегә дә хас түгел. Мин үзем Аллаһтан ярдәм сорыйм: «Ходаем, терелт шушы чәчкәләрне, җан өр аларга», — дим. Бакчада чәчкәләр белән сөйләшә-сөйләшә, табигый ашлама сибәм. Аны үзем ясыйм. Суган, әфлисүн, банан кабыкларыннан ясалган ашлама чәчәкләргә бик файдалы. Үземчә бер тәҗрибә ясап карадым. Бакчада ике түтәл кишер утырттым. Берсен юньләп карамадым, ә икенчесен бар күңелне салып тәрбияләдем. Нәтиҗәдә, каралган түтәлдә кишерләр күбрәк һәм эрерәк булып үсте. Мондый мисалларны бик күп китерергә була. Нигә интегеп карыйсың ул бакчаны, барыбер әйбәтләп үсми алар, үсәселәре безнең заманда сусыз да үсә иде дип битарафлык күрсәткән кешеләрне мин бөтенләй аңламыйм. Яраткан эшне, нәтиҗәсе булсын өчен, бөтен җаның-тәнең белән бирелеп эшләргә кирәк.
— Үзен замана хатын-кызы дип атаучы гүзәл затлар тәмле ризык әзерли, бәйләм бәйли, чәчкә үстерә белергә тиешме?
— Әлеге сорауга тиз генә җавап та биреп булмый. Мәсәлән, пешергәндә төрле-төрле азык кирәк. Аларны үз бакчаңда да үстереп була. Чөнки кибеттәге ризык, күп очракта, зарарлы кушылмаларга «бай» була. Һәрнәрсә үз вакыты белән килә, яхшы хуҗабикә булу өчен тәҗрибә дә кирәк. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: киңәшләшергә тәҗрибәле хатын-кыз дусыгыз булса бигрәк тә яхшы, минем шундый дус апаларым бар, алардан бакча эшләренә, аш-су әзерләү серләренә һәм, гомумән, күңелемне борчыган бар сораулар белән мөрәҗәгать итә алам.
— Сөйкемле хатын-кыз, яхшы ана, уңган хуҗабикә булырга нәрсә көч бирә сезгә? Өстәвенә, читтән торып югары уку йортында белем аласыз...
— Аллаһының ярдәме белән барсына да өлгерәм. Төннәрен төрле үләннәр салып чәй ясыйм да, дәрес хәзерлим. Кышын — чигү, бәйләү, канзаши (атлас тасмалардан заколкалар эшләү), топиарий ясау, чәчкәләрне яңа ысуллар белән утырту. Ә җәен инде — бакча эшләре. Кышкылыкка нарат күркәсе, роза таҗлары, бакча һәм кура җиләге, кабактан кайнатмалар ясыйм. Нарат күркәсеннән эшләнгән кайнатмам турындагы мәгълүмәт Казан һәм Түбән Камага кадәр җиткән. Мине күбесенчә шул кайнатма буенча беләләр. Былтыр, Аллага шөкер, Ютазы районында, 7 чиләк гөмбә һәм җиләк җыеп алдык.
— Гәзит укучыларга теләкләрегез?
— Сабырлык, тырышлык телим. Бервакытта да күңелне төшермәскә. Һәр эшне башлаганда, гаиләнең ярдәме нык кирәк. Сүздә генә булса да. «Пешергән ашларың тәмле булган», — дип әйтсәләр дә күңел күтәрелә бит ул.
— Гүзәл апа, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезнең кебек ихлас, эчкерсез кешеләр күбрәк булсын иде дөньяда!
Менә шундый үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән гүзәл затлар яши безнең шәһәрдә. Андый кешеләр белән очрашканнан соң үзеңдә ниндидер канатлар үскәнен тоясың. Алга бару өчен этәргеч булып тора аларның һәрбер әйткән сүзләре, киңәшләре.