Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
11 март 2018, 14:45

«Сайлауда катнашу — киләчәк өчен кирәк»

Күңелгә үтеп керердәй хисчән әсәрләре белән шәһәребез һәм тирә-як төбәкләрдә танылу алган шагыйрь, спортчы, җәмәгать тормышында актив якташыбыз — Тимерҗан ага Идрисовның фикере бу.

Күңелгә үтеп керердәй хисчән әсәрләре белән шәһәребез һәм тирә-як төбәкләрдә танылу алган шагыйрь, спортчы, җәмәгать тормышында актив якташыбыз — Тимерҗан ага Идрисовның фикере бу.
18 мартта узачак Президент сайлаулары чорында бик урынлы фикер дип уйлыйм. Дөрестән дә, сайлауга бару һәркемнең шәхси эше булса да, аның җәмгыятебез, яшәешебез, балалар һәм оныкларыбыз өчен мөһим булуы хакында онытмыйк. Киләчәкне без үзебез төзибез, әмма тормыш-көнкүрешебез иминлеге, уңайлы мохиттә яшәвебез тәү чиратта илебез җитәкчелеге кабул иткән төпле карарларга һәм аның эшчәнлегенә бәйле.
Гәзитебезнең тугры дусты, киңәшчесе Тимерҗан ага үзенең тәүге тапкыр сайлауга баруын хәтерли микән?
— Сугыш яңа гына тәмамланган вакыт иде ул. 1946нчы еллар. Мин — Атнагол авылы мәктәбендә укып йөрүче 12 яшьлек үсмер. Әлбәттә, яшем буенча мин сайлауда тавыш бирүче буларак түгел, читтән күзәтүче рәвешендә генә катнаштым. Сайлау клуб бинасында үтте. Сугыштан соңгы авыр, ачлы-туклы еллар булуга карамастан, оештыру дәрәҗәсе бик югары иде. Халык өчен концерт-уеннар, чәй эчү мәҗлесе дә әзерләнгән. Күрше Кызылташ авылы егетләре (алар безнең мәктәпкә йөреп укыйлар иде) хәтта спорт номерлары да күрсәтте. Шунысын билгелисе килә: бүгенге заман белән чагыштырганда элек халык күпкә тату, бердәм иде. Шуңа күрә сайлауда да актив, үгетләү-мазарсыз, ихластан катнаша иде. Нинди генә авырлыкны да кешеләр бергә күтәрде, бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Белмәссең, халыкны һәркемнең диярлек гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәт, сугыш михнәтләре берләштергәндерме...
Тимерҗан агадан быел Президент сайлауларына бару-бармавы хакында да сораштым:
— Илебез өчен иң мөһим вакыйгаларның берсеннән ничек инде читтә каласың? Әлбәттә, сайлауда катнашачакмын. Сайлау — һәр кеше өчен дә ирекле гамәл. Без Русия Конституциясенә ярашлы күңелебезгә хуш килгән кандидатка тавыш бирергә хокуклы. Әмма бер нәрсәне онытырга ярамый: бу эшне уйлап, җаваплы рәвештә башкару кирәк. Сайлауга яшьләр, балалар киләчәген күзаллаучы гамәл итеп карыйк, җәмәгать!

Читайте нас: