Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
9 март 2018, 14:33

Һәр мизгелнең тәмен тоеп яшә, Һәр нәрсәдә күр син матурлык!

Венера Мәрданшина матурлык индустриясендә 2009 елдан мәшгуль.

Венера Мәрданшина матурлык индустриясендә 2009 елдан мәшгуль.
Шушы өлкәгә килгәнче, ул икътисадчы һәм психолог белгечлекләрен үзләштерә. Әмма гүзәллеккә соклануы, аны үз куллары белән тудыру теләге визажчы һөнәрен сайлауга этәргеч була.
«Тормыш иптәшем Рөстәм Мирхатим улына рәхмәтлемен, — ди Венера ханым үзе. — Ул һәр башлангычымны хуплап, теләктәшлек белдереп тора, шул рәвешле мине үсешкә, яңадан-яңа үрләргә илһамландыра».
Уфада укып кайткач, Венера Хәмзә кызы визаж дөньясына чын-чынлап «чума». «Бу өлкәдәге белемне даими камилләштереп тору зарур, — ди әңгәмәдәшчем. — Яхшы визажчы булу өчен үз өстеңдә даими эшләү, тәҗрибә туплау, осталык дәресләрендә катнашу кирәк. Гамәлдәге тәҗрибә иң яхшы нәтиҗә бирә».
Төс-кыяфәтеңә килешле бизәнү чаралары куллану матур прическа, ыспай кием-салым белән берлектә хатын-кызны бөтенләй үзгә, сокландыргыч рәвешкә кертергә сәләтле, дип саный визажчы. Үз һөнәреннән ямь-тәм тапкан, аңа бар күңел җылысын һәм тырышлыгын салган белгечнең сүзләренә шикләнәсе юк. «Клиентларның бизәндергәннән соң көзгедәге чагылышын күрү аеруча дулкынландыргыч. Бу мизгелдә аларның карашында: «Минме соң бу?!» — дигәндәй аптыраулы да, сокланулы да сөаль барлыкка килә. Гүзәл затларның күзләрендә кабынган бәхет очкыннары минем өчен иң югары бәя!».
Визажчыга барып, бизәнү, матур булу серләрен дә өйрәнмичә кайту дөрес булмас. Бу турыда сүз кузгатуга, Венера бик теләп хатын-кызларга һәрвакыт гүзәл булып калырга ярдәм итәчәк серләре белән бүлеште.
— Матурлык — бизәнүдән генә тормый. Бит тиресе якты нур сибеп торсын, шома-тигез булсын өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару зарур. Монда йокы һәм туклану тәртибен саклау, спорт күнекмәләре ясау, зарарлы гадәтләр белән мавыкмау да керә. Шулай ук һәр көнгә шатланып яшәү, ачык күңелле булу да файдалы. Бизәнүгә килгәндә, кич макияжны юмыйча йокларга ятарга ярамый. Биткә төнге крем сөртеп кую файдалы. Күзләрнең тиресе аеруча нечкә, нәфис, бу зонада махсус чаралар кулланырга кирәк.
Һәр мизгелнең тәмен тоеп яшә, Һәр нәрсәдә күр син матурлык!
Һәр кешенең үзенә генә туры килгән төсмерләр була: берәүләрнең йөзенә җылы, икенчеләргә салкын төсләр килешә. Шушы кагыйдәне истә тоту мөһим.
Студент кызларга җиңелчә көндезге макияж тәкъдим итәр идем: кашларны матурлап тарап, чәчнекеннән куерак төскә, ә күз кабакларын ачык соры, коңгырт-көрәнгә буяу, керфекләргә көндәлек тушь, бит очларына шәфталу, алсу иннек сөртү.


— Сезгә ешрак ничә яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә?
— Күпчелек клиентлар 20-25 яшьлек. Заман яшьләре яңалыктан, үзгәрешләрдән курыкмый, алар теләсә нинди тәҗрибәләргә әзер. Ә менә олыраклар һәр яңа әйбергә шикләнеп карый һәм бар нәрсәдә урталыкны эзли, шуңа күрә визажчыларга да сирәк мөрәҗәгать итә.

— Күбрәк нинди макияж ясыйсыз?
— Бу сезонга карый. Җәй көнне ешрак кәләшләрне, ә кыш корпоративка баручыларны бизәндерәм. Күпчелектә хатын-кыз кичке макияж ясата (туган көн, юбилей ише чараларга).

— Танылган визажчыларның кайсысыннан үрнәк аласыз?
— Украина визажчысы Ольга Томина, Великобританиядән Пэт Макгратның эшләре ошый.

— 1 ай эчендә визажчы һөнәренә өйрәнеп буламы?
— Әгәр тумыштан бирелгән сәләтең булса гына. Шулай ук клиентлар белән аралашудагы психологик каршылыкны үтә алсаң. Чынлыкта исә, 1-2 ай укып, эшкә тотынучылар байтак. Әмма бу бик дөрес димәс идем. Эшнең уңай нәтиҗәсен күрү өчен бу гына аз. Моның турында «Үз-үземә визажчы» исемендәге курсларыма йөрүче кызларга да төшендерәм.

— Яхшы формада булу өчен нәрсәләр эшлисез?
— Ирем белән бергәләп сәламәт туклануга күчтек. Йога белән шөгыльләнү дә бик ярдәм итә. Чистартучы битлекләр, дымландыручы кремнар, чәчләргә файдалы чаралар кулланам.

— Гаиләгез белән дә танышып үтик.
— 18 һәм 20 яшьлек ике улыбыз, 6 яшьлек кызыбыз бар. Руслан эшли, Тимур — нефть техникумы студенты. Нәни Алиса балалар бакчасына йөри.

— Бәйрәм уңаеннан гүзәл затларга теләкләрегез?
— Һәрвакыт яшь һәм сылу булып каласыгыз килсә, үз-үзегезне яратыгыз! Нинди генә шартларда да төс-кыяфәтегезгә игътибар бирергә, үзегезне карап-тәрбияләп торырга вакыт табыгыз. Шул вакытта тирә-яктагыларның сокланулы карашын тоярсыз. Матур булыгыз, күзләрегездә бәхет нуры чагылсын, сөеп-сөелеп, һәр көнгә шатланып яшәгез!

— Рәхмәт, Венера, сез — чын могҗиза тудыручы! Хатын-кызларыбызга яңа төс-кыяфәт, яхшы кәеф бүләк итү, аларда яшәүгә дәрт уятудагы хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: