Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 март 2018, 14:24

Чәчкә үстерә белү үзе бер сәләт

Тышта ата кыш... Яз аена кердек дигәч кенә кыш карларын да яудырып, суыкларын күрсәтеп өлгерергә ашыкты.

Тышта ата кыш... Яз аена кердек дигәч кенә кыш карларын да яудырып, суыкларын күрсәтеп өлгерергә ашыкты.
Әмма барыбер яз сулышы сизелә, тәрәз төпләрендә утырган гөлләргә күз салыгыз әле. Алар уяна, җанлана, яшәрә, шулаймы? Яран гөлләрем бихисап яшь ботаклар чыгарган, барысының да үсәсе, яңа тормышка җан өрәсе килә. Нишләптер яран гөлләрен яратам, алар талымсыз, матур итеп чәчкә ата, чәчкәләренең, яфракларының формалары буенча алар әллә күпме төрле! Үземдә булмаганнарын алып үстерәсе килә. Шулай бервакыт интернетта чәчкә үстерүче Римма Гафаровада яран гөленең миндә булмаган бер төрен күреп алдым. Аның белән танышырга дип озак җыенып йөрдем. Ниһаять, күптән түгел хыялым тормышка ашты: Римма апа өйләренә чакырды. Ә анда исең-акылың китәрлек! Кечкенә күзәнәкләрдән, орлыклардан, яфраклардан чәчәкләр патшабикәсе гөлләр үрчетә. Моның өчен бар нәрсә җайлаштырылган: савытлар, киштә, яктылык, төрле зурлыктагы стаканчыклар. Һәр савытка гөлнең сорты язып куелган. Гөлләре турында Римма апа шундый ләззәт белән сөйли, аларны ихлас күңелдән яратуы сизелә, эшенең матур нәтиҗәләре дә күренеп тора шул. Глоксиниянең нинди генә төре юк! «Октябрьскийда глоксиния үрчетүчеләр күбәеп китте, — ди Римма Нигъмәтбай кызы, — шуңа да соңгы вакытта стрептокарпус үстерүне өйрәндем. Әнә чәчкә дә атып булыша берсе», — дип горурланып, сак кына кечкенә гөлдән чыккан чәчкәне күрсәтте.


— Римма апа, ә менә гөлләргә булган мәхәббәтегез кайчан башланды?
— Мин үзем авыл кызы, чыгышым белән Дәүләкән районы Коръятмас авылыннан. Һөнәрем буенча пешекчемен. Мәктәптә укыган чагымда ук кайда нинди гөл яки чәчкә күрәм, шуларны я ботагын, я орлыгын алып кайтып үстерә идем. Ә менә ни хикмәттер инде әнием гөлләр яратмый.

— Гөлләрнең телен аңлыйсызмы?
— Әлбәттә, һәр көн иртән торгач та, бер тапкыр барысын да карап чыгам: кайсы ничек үскән, чәчкә чыгарганмы, җыенамы, тамыр җәйгәнме, һәрберсен сәламлим, бу яфрагың авыррак бит, анысын аскарак төшер, ә монысы өстә калсын дип, ботакларын җайлаштырыбрак куям. Алар да мине тыңлый, сәлам биргән кебек.

— Якыннарыгыз бу шөгылегезгә ничек карый?
— Улларым да, киленем дә һәрьяклап ярдәм итә. Менә киштәләр ясап куйдылар, анда яктылык лампалары беркеттеләр, киленем дә үзем кебек гөл-чәчкәләр ярата, әле менә 40ка якын гөл ботагы кайтарырга заказ биргән. Яшьләрне шушы гүзәллеккә җәлеп итә алуым белән чиксез куанам. Гомумән, безнең шәһәрдә яшьләр арасында гөлләр үрчетүчеләр байтак. Алар клубларга берләшеп, күргәзмәләрдә катнаша. Былтыр «Әкият» кунакханәсендә шундый күргәзмәләрнең берсе оештырылды. Анда гөлләр үрчетүдә кирәкле материаллар, орлыклар, үсентеләр сатып алырга мөмкин иде.

— Гөлләрегез өчен нинди туфрак, орлыкларны, үрчетү материалын каян аласыз?
—Туфрак катнашмасын «Верховой торф» һәм агроперли (аның урынына пенопласт ваклап кушсаң да ярый) кушып ясыйм, тамырлар яхшы сулыш алсын өчен туфракның җиңел булуы мөһим. Ә орлык белән үсентене бөтен Русия буйлап почта аша кайтартам, Аллага шөкер, моңача барысы да уңышлы булды, чыгышлары да яхшы үстеләр. Тукландырмыйча да булмый, чөнки без варенье белән чәй эчәргә яраткан кебек, гөлләр дә өстәмә тукландыруны ярата. Апрельгәчә «Радуга» катнашмасы (анда азот күп) белән «сыйлыйм», аннан бутонга төренә башлагач, гумат калия, фосфор өстәп бирәм. Орлыкларны алганчы башта яхшылап өйрәнәм интернеттан, комментарийларын укыйм, халыкның фикерен белешәм. Русиянең кайсы почмагында нинди гөлләр үстерүчеләр барлыгын яхшы беләм. «Однаклассниклар» челтәрендә 237ләп чәчкә үстерүче белән аралашабыз. Иң күп чәчкә үстерүчеләр Мәскәү яны, Томск, Омск, Сызрань, Яр Чаллы шәһәрләрендә яши. Чәчкәләргә мәхәббәте булган кеше, аны кайда булса да үстерәчәк, һәм монда кырыс һава торышы да, бернинди авырлыклар да комачаулый алмаячак.

Менә шундый матур күңелле, сабыр холыклы гүзәл ханым белән танышуыма чиксез шатланып, яңа уй-ниятләргә чумып, чәчәклек патшалыгыннан кайтыр юлга чыктым. Чын хатын-кыз нәкъ Римма Нигъмәтбай кызы кебек гүзәллек тудырырга сәләтле булырга тиештер, дигән нәтиҗәгә килдем. Кайтышлый ук бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга дип, өстәмә чүлмәкләр алдым. Римма апа кебек җаны-тәне белән чәчкәләргә гашыйк хатын-кызларга сокланам! Арабызда андыйлар күбрәк булсын иде, чөнки матурлык — ул беркайчан да күп булмый. Ә бит яз, хатын-кыз, гүзәллек, матурлык, чәчәкләр — алар бит синоним сүзләр, шулай бит?
Читайте нас: