Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 февраль 2018, 17:01

Безне яклаучылар бар әле!

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими төште.

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими төште.
Моны төрле сораштыру үзәкләре нәтиҗәләре раслый. Ә бит армиягә бару — ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбесе хуплаган. Бик яхшы нәтиҗә бу дип уйлыйм. Халыкның армия хезмәтенә кагылышлы фикере үзгәрә. Ир баланы кечкенәдән «булачак солдат бит син!» дип тәрбияләгән ата-аналар алдында баш иямен. Армия — ул бит тормыш мәктәбе, аны үткән ир-егет авырлыклар алдында җебеп төшмәскә, куйган максатына ирешергә, көчле рухлы булырга өйрәнә. Моны мин армия хезмәтендә булып кайткан егетләр белән сөйләшүдән чыгып әйтәм. Хезмәт итеп кайткан егетләр тыйнаклыгы, фикер сөреше, төплелеге белән аерылып тора.
Русиянең элита гаскәрләрендә хезмәт итәрдәй асыл егетләребез бар икән дип горурланырга хакыбыз бар. Октябрьскийдан шундый егетләрнең берсе бүгенге көндә Тольятти шәћәрендә махсус тәгаенләнеш гаскәрләрендә хезмәт итә. Кем ул дисезме? 18нче мәктәпнең элекке укучысы Аман Шакибаев. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүен үткәндә үк аны сәламәтлеге буенча «А» төркеменә билгелиләр. Куанычы чиксез була аның, чөнки элиталы гаскәрләргә алачаклар дигән сүз ич. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш алып бару да булышлык итә егеткә. Хезмәткә алынганчы Аман Шакибаев спорт акробатикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат, самбо буенча 1нче разрядка ия була. Шәћәрнең КВН командасы составында чыгыш ясап, бүләкле урыннар ала. Техник юнәлештәге уку йортында укуына карамастан, Аман бик иҗади кеше, җырлар яза, үзе үк аларны башкара да. Армиягә китәр алдыннан «Ћәр яңа көн» дигән җыр яза. Шулай ук «Әни, мин татар кызын яратам» җырын аудиога яздырган. Аманның үзе белән социаль челтәр аша аралаштым. «Хезмәт итүе авырмы?» — дигән соравыма ул болай дип язган. «Хезмәт итүнең бер авырлыгы да юк, армиядән куркырга кирәкми, баштагы ике ай гына бераз гадәттән тыш булып тоела, бу өйрәнгәнче генә шулай. Аннан инде барысы да үз урынына утыра. Көн дә яңа нәрсәләргә өйрәнәсең, хәзер миңа барысы да кызык монда». Әйе, якташыбыз 2017 елда Октябрьский нефть колледжын тәмамларга өлгерә, әмма дипломын алалмый — армиягә китә. Аманның исән-имин хезмәт итеп кайтуын якыннары: әнисе Дилүсә, әтисе Болат, сеңлесе Алия, энесе Сөләйман ћәм «геофизик белгечлеге» дигән дипломы көтә.
Шуңа аптырадым, армиядә уңышлы хезмәт итүче егет турында язарга алынган идем, ә аның бихисап башка сәләтләре булуы да ачыкланды. Шуннан соң зур горурлык белән: «Күрәсезме, яшьләребез начар түгел икән бит, асыл ир-егетләребез, безне яклардай якташларыбыз да бар!» — дип бар галәмгә белдерәсе килде. Афәрин! Әти-әнисенә, укытучыларына ћәм үзенә мең рәхмәт, шундый тәрбия, аң-белем, үгет-нәсихәт биргән өчен. Бүгенге үсмерләрнең күбесенә лаек үрнәк син, Аман!

Читайте нас: