Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 февраль 2018, 17:26

Хәрби хезмәттә дә сынатмас алар!

Илебездә 23 февраль инде йөзенче ел бәйрәм буларак билгеләнә.

Илебездә 23 февраль инде йөзенче ел бәйрәм буларак билгеләнә.
Батырлык, чыдамлылык, тугрылык һәм шәфкатьлелек тантанасы ул. Борын-борыннан Русиядә хәрби белгечлекләр иң абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ватанны саклау ул — туган илнең, халкыбызның иминлеген, бердәмлеген, ныклыгын саклау.
Көчле затларыбызның бәйрәме якынлашкан мизгелләрдә нефть колледжында студентлар арасында бәйге оештырылды. Ул яшьләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген, җитез, тапкыр, уңган-булдыклы булуын ачыклау рәвешендә үтте. Бәйгедә 1нче курста белем алучы 6 егет көч сынады. Беренче бирем буларак аларга үзләре белән таныштыру һәм «Минем турында кызлар нинди фикердә?» дигән сорауга җавап табу бурычы куелды. Җавапларны тыңлап карыйк.
Марсель Нәфыйков:
— Минем белән һәрчак күңелле, ниндидер бәйрәм кичәсеме, очрашумы ул — беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирмим. Кешеләргә карата игелекле, кайгыртучанмын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзермен. Дусларым миңа тулысынча ышана ала.
Ә менә Азим Миннеәхмәтов хакында гүзәл туташ бәян итә:
— Азим — акыллы, зирәк, ул күп укый һәм күп белә. Аның белән төрле темаларга җиңел аралашырга мөмкин.
Чираттагы конкурсант — Марсель Хәбибрахманов танышуны видеоязма рәвешендә эшләгән. Бу язмада гүзәл затлар студент егеткә түбәндәге сыйфатламаны бирә: «Марсель — колледж һәм шәһәр тормышында бик актив, ул барсына да өлгерә: укырга да, төрле чараларда катнашырга да. Аңа креатив фикерләү сәләте хас. Кешеләр белән аралашырга ярата, тиз уртак тел таба».
Танышу тәмам, бәйгечеләр алдында чираттагы бирем — акыл һәм тапкырлыкка мәсьәләләр чишү. Егетләр монда да сынатмый, җавапларны төгәл һәм тиз табу өчен бар мөмкинлеген эшкә куша. Өченче бирем хәрби хезмәткә әзерлекне тикшерү рәвешендә төсмерләнде. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы Илгиз Нәбиуллин җитәкчелегендә егетләр тиз вакыт эчендә дөрес итеп противогазны кияргә тиеш булды. Бу сынауны да бәйгечеләр уңышлы башкарып чыкты.
Иң ахырдан иҗади конкурс оештырылды. Азим Миннеәхмәтовның әтисенә багышланган шигъри әсәре, Марсель Нәфыйковның сугыш чорында киң танылу алган «Темная ночь» җырын заманча көйгә салып башкаруы көчле алкышлар яулады. Илшат Сәлимов тамашачыларны саф татарча җырлавы, ә Марсель Хәбибрахманов дәртле биюе белән әсәрләндерде. Ринат Әхмәтгалин биеп, Ришат Хафизов баянда уйнап күрсәтте.
Педагог-оештыручы Айгөл Дәүләтова рәислегендәге жюрига егетләр арасыннан иң-иңнәрне билгеләп, нәтиҗәләр ясыйсы гына калды. Азим Миннеәхмәтов тапкырлык, Ришат Хафизов зыялылык, Илшат Сәлимов тәвәккәллек иясе буларак танылды. Алар Мактау кәгазьләре белән билгеләнде. Марсель Нәфыйков 3нче, Ринат Әхмәтгалин 2нче урын яулады. Ә инде төп җиңүче исеменә Марсель Хәбибрахманов лаек булды! Егетләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Без дә үз чиратыбызда уңган-зирәк егетләребезгә яңадан-яңа җиңүләр, укуларында уңышлар телибез. Сез — булачак солдатлар, Ватанны саклаучылар. Туган җиребезнең лаеклы уллары булып яшәгез!

Читайте нас: