Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
16 февраль 2018, 16:23

«Яшь профессионаллар» — безнең шәһәрдән!

Шушы көннәрдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) III төбәк чемпионатының нәтиҗәләре билгеләнде.

Шушы көннәрдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) III төбәк чемпионатының нәтиҗәләре билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез: әлеге ярышлар өч көн буена 37 төркемдә барды. Чемпионатның төп мәйданчыгы буларак «ВДНХ-Экспо» сайланды. Биредә бәйгечеләр 17 юнәлеш буенча көч сынады. Шундый ук ярышлар Уфа, Нефтекама, Сибай, Бәләбәйдә үтте. Яшьләр лигасының 14-16 яшьлек вәкилләре 4 төркемдә ярышты.

Үзенчәлекле чемпионат илебезнең икътисади мәсьәләләрен хәл итәргә булышудан тыш, эшче белгечлекләренә укыган студентларның мөмкинлекләрен ачарга булыша. Чемпионатта барысы 242 һөнәр иясе катнашты. Әзерлек эшләрендә 200 остаз (шул исәптән, узган елда Краснодарда Милли чемпионат җиңүчеләре булган Т. Секушев, К. Янбекова, Е. Горностаев) мәшгуль булды. Агымдагы елда ярышта Башкортстан вәкилләре белән берлектә Астрахань, Екатеринбург, Тольятти, Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәре, Ярославь осталары көчен сынады.

Җиңүчеләр федераль дәрәҗәдәге сайлап алу өлешендә катнашачак. Алар арасында октябрьскийлылар да бар: коммуналь-төзелеш колледжыннан — Артур Җиһаншин («Электромонтаж»), Булат Шәйхуллин («Кирпеч салу»), Диана Михайлова («Буяу-бизәү эшләре»), Полина Максимова һәм Максим Щеколдин («Эшкуарлык»); күпюнәлешле һөнәри колледждан — Зарина Элмуротова («Чәчтәраш осталыгы»); нефть колледжыннан — Айдар Нигъмәтуллин («Челтәрле һәм системалы администрацияләү»), Нияз Миргалимов һәм Алексей Кудряшов («Геодезия»). Юниорлар арасында «Лаборатор химик анализлау» төркемендә 22нче мәктәптән Эвита Костенко билгеләнде. Әгәр егетләр-кызлар сайлап алуда да җиңү яуласа, Южно-Сахалинскийда августта үтәчәк «Яшь профессионаллар — WorldSkills Russia» Милли чемпионатында республикабыз данын яклау хокугына ия булачак.

Читайте нас: