Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 гыйнвар 2018, 17:26

Эх, балалайкасы!

... Сәхнәдән агылган дәртле көй күңелләрне иләсләндереп, йөрәкне хискә-моңга урап, хыялларны еракларга, ваемсыз балачак, ямьле яшьлек елларына алып китә сыман.

... Сәхнәдән агылган дәртле көй күңелләрне иләсләндереп, йөрәкне хискә-моңга урап, хыялларны еракларга, ваемсыз балачак, ямьле яшьлек елларына алып китә сыман.
Шундый күпкырлы, аһәңле моңның беренче карашка гади генә музыка коралы — балалайкадан агылуына тәүдә ышанып та булмый. Әмма бу хәлнең чынлыгына инану өчен сәхнәгә күз салу да җитә. Ә анда яшь кенә егет онытылып-бирелеп балалайкасын «җырлата»...
Гәзитебездә кунакта чираттагы яшь талантыбыз — балалайкачы Ильяс Илшат улы Гәрәев. Татарстанның Баулы шәһәрендә туып-үскән егет Октябрьский музыка колледжының 3нче курсында «укытучы-артист» юнәлешендә белем ала.
«Балалайка — сердәшем»
Бүген инде аерылгысыз юлдашына әверелгән музыка инструменты — балалайка белән танышлык 8 яшьләр тирәсендә булган.
— Башлангыч сыйныфларда укыган чак. Беркөнне шулай безгә Баулы музыка мәктәбенең халык инструментлары бүлеге укытучысы Анна Филимонова килеп, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнергә чакырды. Гитара, баян ише инструментлар арасыннан нигәдер нәкъ менә шушы өч кыллы балалайкага күз төште бит. Бу көннән мин сәнгать дөньясына баш-аягым белән «чумдым», — дип хәтерли Ильяс.
Шул рәвешле ул музыка мәктәбенә йөри башлый. Көннән-көн остара барган үсмергә бәйрәм чараларында, бәйгеләрдә катнашырга чакырулар ява. 14 яшендә инде Ильяс күп сандагы музыкаль конкурслар җиңүчесе була. Мисалга, «Тат-ARS-Тан» республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фестивалендә ул Гран-прига; «Роза ветров-2013» халыкара бәйгесендә һәм дә Франциядә узган музыкантлар конкурсында 1нче дәрәҗә лауреат исеменә ирешә. Шулай ук 2013 елда Ильяс Казанга, Татарстан президентына кабул итүгә чакыру ала. Биредә сәләтле егеткә билгеле артистлар белән очрашу, алар белән беррәттән «Без — җиңүчеләр» концертында чыгыш ясау форсаты тия. Ул дәүләт симфония оркестрына кушылып, балалайкада «Возле речки, возле моста» композициясен башкара. Бу көнне Ильяс чын мәгнәсендә «йолдызлы сәгатен» кичерә, Дмитрий Хворостовский, Динә Гарипова, Ришат Төхвәтуллин кебек сәхнә йолдызлары белән якыннан аралаша. Сәләтле егет шундый мизгелләр өчен сәнгать дөньясы ишекләрен ачарга булышкан, бәйгеләргә әзерләнгәндә һәрчак янында булган хөрмәтле остазы — Анна Ильиничнага ихлас рәхмәт сүзләрен белдерә. Ильяска иҗади эшендә булышучылар исемлегендә шулай ук «минусовка»лар язучы Артур Сәламовны, Самара халык инструментлары остаханәсе остасы Алексей Серебровны билгелисе килә. Ә инде кумирларга килгәндә, Ильяс танылган музыкант һәм композитор, балалайкачы-виртуоз Алексей Архиповский иҗатыннан илһам ала.
«Бармаклар уелганчы уйныйм»
Ильясның көндәлек тормышы даими эзләнүгә, башкару осталыгын тагы да үстерүгә багышланган. Ул һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль: укудан бушаган арада, концертларда, кичәләрдә актив катнаша. Тирә-як төбәкләрдә аны таныган, яраткан тамашачылар байтак, төрле оешмалардан чакырулар да еш килә.
Әлбәттә, иҗат эше җиңелдән түгел, кайвакытта көтелмәгән каршылыклар да очрый. Балалайкачы шулар турында бәянли:
— Иҗат дөньясы бик мавыктыргыч ул, һаман да югарылыкка әйдәүче көч бар анда. Минем дә балалайкада артык хисләнеп, бирелеп уйнаган чаклар була, мондый мәлләрдә хәтта бармакларның уелып беткәнен дә сизмисең... Бу уңайдан үзем белән булган бер хәл турында сөйлисем килә. Мәскәүдә үтәчәк «Роза ветров» бәйгесенә әзерләнеп йөргән чак. Бәхетсезлеккә каршы, кулымны сындырдым. Конкурска ике атна калган, анда катнаша алмаячакмын
дип борчылам. Шул вакытта башка бер уй килде: хастаханәгә барып, хәйләләп булса да гипсны салдыру. Ничек булса булды, мин моңа ирештем һәм Мәскәүгә юл алдым. Бәйгедә бер кул белән чыгыш ясарга туры килде, төзәлеп бетмәгәне тыңламыйча интектерде инде.
... Сынган кул белән булса да Ильяс 3нче урынга ирешә! Әлеге мисал аның ныкышмалыгын, ихтыяр көчен, сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгәнлеген ачык күрсәтә. «Минута славы» проектында үзен сынау мөмкинлеге дә тия егеткә. Проектка видеоязма җибәргәч, сайлап алу өлешенә чакыру килә. Меңнәрчә кеше катнашкан зур конкурс аңарда көчле тәэссоратлар калдыра, төрле төбәкләрдән килгән үзенчәлекле һөнәр ияләре белән таныша.
2017 ел ахырында музыкантның тормышында тагын бер әһәмиятле вакыйга була. Ноябрьдә Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә В. Спиваков фондының «Дети-детям» 2нче академия»се уза. Проектта Татарстан шәһәрләреннән меңнәрчә кеше, шулай ук фонд стипендиатлары катнаша. Педагоглар сайлап алган иң уңышлы чыгыш ясучыларга акчалата премия билгеләнә. Алар шулай ук В. Спиваков фонды проектында катнашуга чакыру ала. Бәхетлеләр исемлегендә Ильяс та бар!
Музыкант егет гел сәнгать белән генә яши дип уйламагыз, ул якыннары, дуслары белән очрашуга да, спортка да вакыт таба. Чаңгыда шуу, йөгерү сәламәтлек өчен файдалы ди ул. Киләчәккә планнарга килгәндә, Гәрәев ялгыз башкарыла торган программа белән концертлар оештыруны фаразлый. «Башта Баулы, Туймазы, Октябрьскийда чыгыш ясарга уйлыйм. Туган шәһәремдә беренче концертны бирдем дә инде. Тулы зал тамашачылар килүе мине тагы да тырышыбрак иҗат итәргә илһамландырды», — ди Ильяс.
Музыка колледжын тәмамлагач ул нәкъ шушы юнәлеш буенча эшләмәкче, шулай ук арытаба музыкаль белемен камилләштерү нияте дә бар.
Ильяска яңадан-яңа иҗади биеклекләр, бетмәс-төкәнмәс илһам, бар хыялларының да тормышка ашуын телибез!

Читайте нас: