Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 гыйнвар 2018, 17:11

Ышансаң, могҗизалар көн дә туып тора

Илебезнең төп Яңа ел чыршысында катнашу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген беләсезме?

Илебезнең төп Яңа ел чыршысында катнашу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген беләсезме?
Дөрес фаразлыйсыз, иң тәү чиратта яхшы уку, үзеңне бар яктан да үрнәк тоту, ярдәмчел, мәрхәмәтле булу зарур. 20нче мәктәп укучысы Олег Рыбаковта бу сыйфатларның һәммәсе дә тупланган дияр идем. Сәләтле үсмер тырышып укуы өстенә тәрбияле, һәр эшкә өлгер һәм тыйнак та. Аның сыйныф җитәкчесе, физкультура укытучысы Светлана Баженова да бу сүзләрне дәлилли:
— Олег — алдынгы укучыларыбызның берсе. Мәктәп тормышында бик актив: инглиз, урыс, башкорт теле, математика, тарих буенча олимпиадаларда даими катнаша, стенгазета чыгара. Инглиз теле белән җитди шөгыльләнә, махсус репетиторга йөри. Спортны үз итә, узган елда шашка буенча шәһәр ярышларында чыгыш ясады. Ул үз-үзенә бик таләпчән, куелган максатына ирешергә омтыла. Сыйныфташларына, укытучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәттә, һәркем белән уртак тел таба, — ди Светлана Николаевна.
Олегның Мәскәүдәге төп чыршыдан нинди тәэссоратлар алуын ачыклау өчен аның белән очрашуга ашыктык.


— Олег, гәзит укучыларны үзең һәм гаиләгез белән таныштырып үт әле.
— Мин 6г класста укыйм. Ике энекәшем бар: Данилга — 1,5, ә Ромага 8 яшь. Өйдә әти-әниләргә көндәлек эшләрдә булышам, энеләремне карашам.

— Мәскәүгә барачагыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?
— Гаҗәпләнү! Башта бу хәбәрне шаяртудыр дип уйлаган идем. Моның чынлыгына инангач зур шатлык, җаваплылык тойгылары туды. Якыннарым да минем өчен бик куанды, шушы көнне түземсезлек белән көтте.

— Төп чыршыга «сәяхәт» турында ишетик.
— Тәүдә Уфага бардык, анда сәламәтләндерү лагеренда медицина тикшерүе уздык. Икенче көнне самолетта Мәскәүгә очтык. Мин беренче тапкыр самолетка утырдым, башта бераз каушадым, әлбәттә, әмма күккә күтәрелгәч чиксез соклану хисләре биләп алды. Самолет безне бик тиз тиешле урынга алып барып җиткерде. 4 йолдызлы кунакханәгә урнаштык. Башкалада барысы өч көн булдык, Мәскәү Кремеле буйлап сәяхәт иттек. Кызыл мәйданда курантлар тавышын тыңладык, сакта торган гвардиячеләрне күрдек. Илнең күп төбәкләреннән килгән укучыларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә тиде: берәүләр шигырь сөйләде, икенчеләр төрле номерлар күрсәтте. Иң уңышлы чыгышлар Мактау кәгазьләре белән билгеләнде. Кремльнең һәр катында нинди дә булса шөгыль табарга мөмкин иде. Без уен-биюләрдә катнаштык, иҗади, техник, сәнгать мәйданчыкларында булдык, кешеләргә әверелгән уенчык курчаклар турында матур тамаша карадык. Иң ахырдан тәмле бүләкләр таратылды. Мәскәүдән якыннарыма сувенирлар да алып кайттым.

— Яңа дуслар таптыңмы?
— Әйе, Сибайдан Богдан исемле 13 яшьлек үсмер белән дуслаштык. Аның белән Уфада да, Мәскәүдә дә бүлмәдәш булдык, шул рәвешле танышып-аралашып киттек.

— Мәскәү чыршысы ише зур чараларда киләчәктә дә катнашу теләге бармы?
— Әйе, чөнки анда алган тәэссоратлар гомер буе күңелдә сакланыр дип уйлыйм. Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәүче яшьтәшләр белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, илебезнең истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге бирә. Бу уңайдан шәһәребезнең сәләтле укучыларына теләктәшлек күрсәтүче, яхшы белем алырга мөмкинлек тудыручы мәгариф бүлегенә, 20нче мәктәп директоры Светлана Болдыревага һәм укытучыларга, шулай ук әти-әниемә, туганнарыма һәм дусларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә. Могҗизалар була икән ул, тик ышанырга гына кирәк!

— Олег, сиңа укуыңда зур уңышлар телибез. Һәрвакыт шундый тырыш, максатчан, әти-әниләреңә терәк, энеләреңә үрнәк бул!
Читайте нас: