Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 гыйнвар 2018, 17:19

Телевизион проектта — без беренче!

Узган елда БСТ телеканалында «Бизнес-Сынау» мәгълүмати-аналитик телепроекты башлангыч алды.Ул РФ субъектларында инвестицион мохит торышына карата Милли рейтинг чараларын гамәлгә ашыру буенча БР проект офисы эше кысаларында уздырыла. Программаның асылы шунда ки, яшерен вәкилләр, ягъни бәйсез бизнес-мохит экспертлары һәм зур тәҗрибәгә ия эшкуарлар республиканың төрле шәһәр-районнарында бизнес җәелдерергә тырышачак.

Бу максатка ни дәрәҗәдә җиңел һәм гадирәк ысул белән ирешүгә яки ирешмәүгә бәйле буларак, республика шәһәр-районнары инвестицион яктан җәлеп итү бәһасын алачак. Бәһа исә Башкортстанның әйдәүче икътисадчылары тарафыннан эшкәртелгән махсус методика нигезендә бирелә. Методика биш төп күрсәткечтән тора: район инфраструктурасы; бизнес өчен институтлар; көйләгеч, җайга салучы мохит; урта һәм кече бизнесны үстерү тизлеге, инвестицион тирәлек. Алынган күрсәткечләр нигезендә, һәр программа ахырында, республика шәһәр-районнарының инвестицион яктан җәлеп итү рейтингы төзелә.
Проект авторы — БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, проект офисы әгъзасы, төбәктә инвестицион мохитне яхшырту буенча чараларны мәгълүмати яктырту өчен җаваплы вәкил, журналист Илдар Исәнголов.
Бүгенге көнгә республиканың 23 муниципалитеты тикшерелгән дә инде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Октябрьский шәһәре җиңүче дип табылган (82 балл). Куанычлы хәбәр!
Агымдагы елның 12 гыйнварында исә Яңавыл шәһәрендә БР Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Анда БР муниципаль район һәм шәһәр биләмәләренең инвестицион вәкаләтле затлары, шулай ук БР икътисад үсеше министры Сергей Новиков катнашты. Киңәшмәнең төп темасы — төбәк муниципаль берәмлекләренең инвестицион үсеш нәтиҗәләре; агымдагы елга бизнес-берләшмәләр өчен уңайлы мохит булдыру өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләрне ачыклау.
Эшлекле чара ахырында «Бизнес-Сынау» проекты җиңүчеләре билгеләнде, аларга истәлекле статуэткалар тапшырылды. БР икътисад үсеше министрлыгының Рәхмәт хатлары белән аерым муниципаль берәмлекләрнең инвестицион вәкаләтле затлары, шулай ук телепроект командасы әгъзалары бүләкләнде.

Читайте нас: