«2018 — Эт елы. Бик уңышлы булыр, дип фаразлыйбыз. Үзебезнең Маргоны исә бәйрәмдә генә түгел, ә бәлки ел дәвамында әйбәтләп сыйларга ниятебез».
Шактый гомер төрле-төрле маэмайларны үз йортында тоткан шәһәрдәшләребез фикере бу. Һәр эт «малае-кызы» — алар өчен аерым бер тарих, кызыклы «әсәр». «Эттән дә тугрырак, хуҗасына бирелгәнрәк җан иясе гомумән юк, — дип исәпли әңгәмәдәшләрем. — Адәм баласы теләсә кайсы вакытта сиңа хыянәт итәргә мөмкин, әмма «дүртаяклы» дусларыбыз түгел».
Найда булды беренчесе...
«Әти-әниләр белән 1958 елда күченгән идек әлеге йортка, — дип сүтә хәтер йомгагын Вәсилә ханым. — Кечкенә булсак та, барысы да бүгенгедәй истә. Нәкъ шул чорда бәләкәй генә җирән төстәге маэмай пәйда булды өебездә. Карап торуга хас төлке! Койрыгы йөнтәс, «бите» ап-ак. Кай тарафлардан килеп юлыкканын да белмибез... Шуңадыр, Найда («найденыш» — табылдык) дип кушамат бирдек үзенә. Ифрат сөйкемле, ягымлы иде Найда. Балачак галәмәте, аның оясына кереп йокларга күнектек бит. Берзаман әни безне югалткан. Көне буе эзләгән, кычкыра-кычкыра тамагы тәмам карлыккан. Дәшүче юк. Ә бу мәлдә... Маэмайга сыенып, изрәп йоклап ятабыз, имеш. Берни ишетмичә, сизмичә. Ачуланды, билгеле, әнкәй...
Көчекләре дә искитмәле иде Найданың. Гел тере курчаклар, мин сиңа әйтим. Бик яхшы ана булды сабыйларына этебез. Хәстәрли дә, юата да, кирәк чакта ипләп кенә «тәпәли» дә... Оясында көчекләр белән мәш килүебезгә дә түзә. Андый акыллы җанвар сирәктер... Көчекләрне таныш-белеш, күрше-күлән тиз арада сайлап алып китә иде».
Үтә тәрбияле Найда, «үлем исен» сизгәч тә, яраткан хуҗаларына авырлык китермәскә була, көннәрнең берендә юкка чыга. Шактый гомер эзлиләр аны. Берникадәр вакыттан соң үле гәүдәсен чүп-чар өемендә күреп алалар... «Бик озак еладык, — ди Вәсилә ханым. — Нык кызгандык. Чын гаилә әгъзасына әверелеп беткән иде ул».
Найдага алмашка чем-кара маэмай китерәләр. Черныш атлы эт үтә нәзберек, бүлмә шартларында гына көн күрүче затлардан була. Урамга чыгу белән дер-дер калтырарга керешә. Төп урыны — чоланда. Гадәттән тыш ипле, акыллы йорт сакчысы. Гадәте: чит кешене өрми-нитми өйгә кертә, әмма кире чыгармый! Кара чибәркәйдән соң «сакка баскан» овчарка да өйдәгеләрне тәү караштан гаҗәпкә калдыра. Сөттәй ап-ак, көяз, горур сынлы — «ак сөякләр» нәселеннән диярсең! Граф дип атыйлар шунда ук матуркайны. Үз бәясен бик тә белә маэмай. Шул ук вакытта эшен дә намус белән үти. Йортка йозак та кирәкми! Кызганычка каршы, каты авыруга дучар була, мантымый. Шул рәвешле көяз Граф мәңгегә күзләрен йома...
«Гомумән, бөтен этләребез дә тыңлаучан, акыллы булып үсте, — ди хуҗалар. — Теләсә кайсы йорт хайванына да тәрбия, игътибар таләп ителә. Хуҗасы нинди, эте дә шундый... Хәер, адәми затларныкы сыман ук, «дүртаяклылар»ның да үз холык-фигыле була. Шулай бер галәмәт усал овчарка китерде кемдер. Теләсә кемгә ташланырга әзер! Ихатада андыйны асрау хәвефле... Җае табылды — авылга алып киттеләр үзен, менә дигән көтү сакчысына әйләнде дә куйды. Мактап бетерә алмадылар яңа хуҗалары».
«Холкым белән гүзәл
затларданмын»
Адәми телдә сөйләшә белгән очракта нәкъ шул сүзләрне кабатлар иде чираттагы «героебыз». Исеме дә назлы — Роксана. «Көчек чагыннан ук кызларга хас сыйфатларның бөтенесе диярлек тупланганы аңлашыла иде. Иркәлекнең, купшылыкның чиге юк. Ә бит тәүдә мантый алмас, дип хәвефләнгән идек. Тын алышы да сизелми хәтта. Энем озак кына учында җылытты аны. Селкенми дә теге. «Үлде бугай», дибез... Бәй, бераздан тернәкләнеп, шәбәеп китмәсенме көчегебез! Кулы шифалы булды, ахрысы, туганымның. Әмма иң гаҗәпләндергәне — Роксананың искитмәле хәтер, зиһенедер. Башка шәһәргә эшкә киткән энем ярты елдан соң гына өйгә кайтты. Роксанабыз шундук таныды коткаручысын, шатлыгыннан нишләргә белми аңа ташланды! Кешене бер тапкыр шәйләү дә җитә иде үзенә. Боерыкларны да аның сыман төгәл үтәгән этне белмим. Тәпиен бирә, боҗра аша сикерә, бии... Гел цирк артисткасы диярсең! Үпкәчеллеге инде — аерым мәсьәлә. Чит маэмайны иркәләдеңме, бетте. Көнчелегеннән оясына ук кереп китә, озак вакытлар чыкмый. Аннан соң да тиз генә «эреми» әле. Күчтәнәчне үлеп ярата. Буш кул белән килгәннәрне өнәми, «холык» күрсәтә... Гүзәл затларга хас булганча, тәм-томсыз яши алмый иде ул. Кәнфиттер, татлы камыр ризыкларыдыр — һәммәсенә рәхмәтле. Үзе шундый хәйләкәр, шул ук вакытта ягымлы. Теләсә кемнең йөрәгенә сукмак салырлык.
Бер вакыйга истә. Иптәшем Роксананы елгада коендыра иде. Шулай берзаман өч тапкыр рәттән суга ыргытты бу моны. Тегесе чиный, тик каршы килми... Соңыннан алырга нияләгән икән үчен. Судан чыгуга, ипләп кенә ипәшем кырына килде матурыбыз. Һәм... кисәк бар гәүдәсе белән дер селкенеп, баштан-аяк манма суга батырмасынмы хуҗасын!» Ни аяныч, мутлыгы-хәйләкәрлеге дә саклый алмый гүзәл Роксананы. Ниндидер бәдбәхет агулый аны. Ихата эченә үтәргә ниятләгәндерме кара эчле бәндә... Чакырылган ветеринар да ярдәм итә алмый.
Ходай эшкәртүеме, ихата бушанып калмый. Ярдәм эзләгәндәй, шәфкать сорагандай, берәзәк эт килеп керә. Нәселле, токымлы икәнлеге шәйләнә. Тик килеш-килбәте коточкыч. Озын йоннары укмашып беткән, канэчкеч талпаннар мескенне тәмам ахыр чиккә җиткергән. «Ярдәм итегез!», дигәндәй, мөлдерәп безгә карый, — дип искә ала Вәсилә. — Моңсу күзләреннән яшь ага. Ничек түзмәк кирәк... Талпаннардан арындырдык, дәваладык. Альфа дип атадык. Матурланды этебез. Шул хәтле дә иркәләү-назга сусаган иде ул. Акрын гына килә дә, башын сона. «Сыйпа инде», янәсе...»
«Барысын да сөя Марго»
Бүгенге көндә йорт ихатасында уйнаклап йөргән эт «кызы» — Марго. Өч яшьләр тирәсе үзенә. «Барысын да ярата, үз итә, — ди хуҗалар. — Биш айлык иде безгә килгәндә. Тәүдә үк ялагайрак сыман тоелды...Ялгышмаганбыз. Үсә-үсә холкы да ныграк сизелә төште. Ничек тә ярарга, үзен уңай яктан танытырга тырыша. Без янәшәдә чакта кошчыкларга хәтле өреп куркыткан була. «Күрегез, белегез, бушка икмәк ашамыйм», янәсе... Үзе бер көлке инде!»
Әйткәндәй, Марго исеме очраклы бирелмәгән шаянга. Аңа хәтле ихатада хезмәт иткән Маркиза хөрмәтенә бу. Гаҗәеп тыйнак, ипле Маркиза үзе турында җылы хатирәләр генә калдырган. Бакчада сукмактан гына йөри, түтәлләргә үрелми. Киресенчә, анда чокынган этләргә аптырап карый: «Нинди тәрбиясезлек!» Манекенщицалар сыман боргаланып-сыргаланып йөрергә ярата. «Чын артистка. Аның урыны циркта, кинода булырга тиеш иде, минемчә, — ди Вәсилә. — Озак яшәмәде ул бездә, кире алып киттеләр... Истәлегенә — Маргобыз».
... Әңгәмә барышында шуңа игътибар иттем. «Дүртаяклы» дуслары хакында бик яратып бәянли Вәсилә һәм Василий Кукушкиннар. Шуңадыр, алар карамагына эләккән тереклек ияләре дә зур ихтирам, сөю белән җаваплый. Сүзсез дә аңлашырга мөмкин. Бер Табигать Ана балалары ич без...