Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 декабрь 2017, 18:26

«Чанаңны җәй, арбаңны кыш әзерлә»

«Октябрьсктеплоэнерго» җәмгыятенең капиталь төзелеш бүлеге хезмәткәре Тәнзилә Җәмгетдин кызы Гайнетдинова белән әңгәмә барышында искә алдым әлеге халык әйтемен. Бик тә туры килә ул биредәге хезмәт төрләренә.

«Октябрьсктеплоэнерго» җәмгыятенең капиталь төзелеш бүлеге хезмәткәре Тәнзилә Җәмгетдин кызы Гайнетдинова белән әңгәмә барышында искә алдым әлеге халык әйтемен. Бик тә туры килә ул биредәге хезмәт төрләренә.
Тәнзилә ханым — проектлау-смета төзү эшләре буенча инженер. «Торбалар, пар казаннары өзлексез эшләп торырга, хәрәкәттә булырга тиеш. Ремонтны да даими үткәрү мотлак. Кышкы чорда ук җәйгә әзерлек башлана. Мастерлар эшләр исемлеген алып килә, шулар нигезендә капиталь ремонтка күпме чимал, акча кирәклеген исәплибез, смета төзибез, — ди Т. Гайнетдинова. — Шул смета буенча җәй мәлендә тиешле эшләр башкарыла. Гаризалар буенча эшлибез. Мисалга, яңа төзелгән йортка җылылык үткәрү өчен китәчәк хезмәт хакын хисаплыйбыз».
Үтә җитди вазифа йөкләтелгән хезмәткәрләргә. Бөтен шәһәр алдында җаваплылык тоя алар. Шактый хәвефле, четерекле тармак, аз гына «тезгенне йомшарттыңмы», тулы йортлар туңуы ихтимал. Шуңа күрә биредә даими тикшерү, комиссияләр уздыру гадәти хәл. Таләпләр катгый. Тормыш белән беррәттән сәнәгатьтә дә көннең-көнендә үзгәрешләр туа тора.
«Һөнәри юнәлеш буенча туктаусыз укырга, өйрәнергә, яңалыкларны үзләштерә барырга кирәк, — ди әңгәмәдәшем. — Хәер, теләсә кайсы хезмәткә дә хастыр бу бүген. Эш кешесе камилләшергә, заман таләпләренә яраклашырга тиеш. Сөенечкә каршы, хезмәттәшләрем моны яхшы аңлый. Коллективка тел тидерерлек түгел. Очраклы кешеләр юк бездә. Озак еллар хезмәт куйганнар байтак. Инженерлар булсынмы, техник хезмәткәрләрме, котельныйларда эшләүчеләрме — барысы да белемлеләр, тырышлар, үз бурычларына намуслы карыйлар».
Әйткәндәй, Тәнзилә Гайнетдинова эшләгән бүлек начальнигы Владимир Маликов та тирән гыйлемле, тәҗрибәле белгеч, шул ук вакытта әдәпле, зыялы ир асылы да. «Килеп туган мәсьәләләрне үзара киңәшләшеп хәл итәбез. Күптән, әле «СНЭМА»да эшләгән чордан ук, танышбыз, — дип ихлас елмая ханым. — Андый хезмәттәш, теләктәш булуы үзе терәк-таяныч». Аңлашыла ки, күбрәк башкалар турында бәянләргә омтыла Тәнзилә Җәмгетдин кызы, шәхсән үзенә игътибар бүлгәнне өнәми. Тик шулай да сер итеп кенә әйтик: абруе зур аның коллективта, хөрмәткә, һичшиксез, лаек ул.
Күркәм гомер юбилеен каршылый бу көннәрдә әңгәмәдәшем. Ике «бишле»сен куя аңа тормыш. «Хатын-кызның яшен әйтмиләр», диелсә дә, яшерер урын юк, минемчә. Беренчедән, илле биш — үтә гүзәл
чор. Бай тәҗрибә тупланган, горурланырдай биеклекләр яуланган. Икенчедән, нәзакәтле, ыспай ханыма бу яшьне бирмисең дә...
Чыгышы белән Төрекмән авылыннан Тәнзилә ханым. Бишенче сабый булып дөньяга килгән. Ул туып, бер атна узуга, әткәсе гүр иясе булган. Тол калган әнкәсе
биш нарасыен аякка бастыруга бар көчен салган. Балаларын эшсөючән, тәртипле, инсафлы итеп үстерергә омтылган. Тырышлыгы бушка китмәгән, ул-кызлары тормышта үз урынын табуга ирешкән.
Тәнзилә исә балачактан китап укырга һәвәслеге белән аерылып торган. Көчле ихтыярлы, кешеләргә һәрчак ярдәмгә килергә әзер шәхесләр хакындагы әсәрләр табиб һөнәренә карата кызыксыну уяткан. Тик язмыш дигәнең бүтәнчәрәк борылыш алган, икътисадчылык тармагына «этәргән». Ныкышмалы сылу читтән торып белем алган, «Автоприбор»да, аннан ары 20 ел буе «СНЭМА»да эшләгән. «СНЭМА»да чакта бөтен ил буйлап диярлек «сәяхәт кылу» бәхете тиде, — ди инженер белгеч. — Чөнки объектлар төрле төбәкләргә таралган иде. Нигездә төньякка йөрелде. Төзелешләрдә мәшгуль монтажчылар хезмәтен акчага «әверелдерәм». Изге күңелле, ярдәмчел кешеләр белән бихисап очрашулар насыйп булды. Әйбәт кешеләр барыбер да күбрәк бит ул... Төньякның кырыс та, матур да табигатен үз күзләрем белән күрүгә ирештем. Кышын поляр, җәен — ак төннәр... Онытылмас хатирәләр».
Бүгенге хезмәт урынына күчү исә олыгайган әнисен тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әбәт вакытында да газизенең хәлен кайтып белү ихтималлыгы бар... 90 яшькәчә гомер кичерә ана кеше. «Быел җирләдек әниебезне, — ди төпчеге. — Шуңа куанам, яңа өйдә яшәтеп калдым үзен. Янында була алдым...» Әйе, ата-ананы хөрмәтләү, кадерләп соңгы юлга озатудан да мөһимрәк бурыч бар микән адәм баласы өчен? Ихтимал, юктыр...
Вакыты тар булуга карамастан, Тәнзилә ханым спорт белән шөгыльләнергә, бакча карарга, чәчәкләр үстерергә, китап укырга әмәлен таба. Туган-тумача, дус-ишләр, күрше-күлән белән аралашу сихәт бирә аңа. «Якыннарың, яраткан эшең, тазалыгың, үз почмагың булу бәхет түгелмени? Байлыкка кызыгырга кирәкми. Артык акча мәшәкать кенә», дигән фикердә ул. Кемгә-кемгә, ә икътисадчыга ышанмый булмый, җәмәгать.
... Бала чагында Тәнзилә Гайнетдинова ак халатлылар һөнәре турында хыял йөрткән, дигән идек ич әле. Минемчә, беркадәр гамәлгә ашкан сыман ул. «Авыруны дәвалаганда, табиб барча органнар халәтен күз уңында тотарга тиеш, шулай бит? Безнең хезмәттә дә охшаш хәл. Сметаңны төзегәндә, һәр объекттагы эш рәвешен, техник гамәлләр үтәлешен тулысынча күзаллау зарури. Мисалга, траншеяны казудан башлап, аны күмүгә хәтле эшләрне төгәл белергә, «күрергә» тиешсең. Тасвирлы фикерләү мөһим бу очракта».
Уртаклык бар ахры шулай да табиб һәм инженер һөнәрләре арасында. Беркадәр алдан тоемлау-сиземләү сәләте, аеруча игътибарлылык, җаваплылык хисе турында сүз, аңлыйсыздыр...

Читайте нас: