Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 ноябрь 2017, 17:30

Туксан бит ул тик сан гына...

Яшь барган саен: «Мине кем карар?» дип уйлана торгандыр олыгайган һәр кеше.

Яшь барган саен: «Мине кем карар?» дип уйлана торгандыр олыгайган һәр кеше.
Өлкән яшькә җиткәндә караучысы булса, аңардан да бәхетлерәк кеше булмый. Быел 90 яшен тутырган Сәрбиямал апа Ишкильдина да бәхетле картлык кичерә. Көзнең соңгы көннәрендә Бишкурай авыл биләмәсе башлыгы Альмир Абзалов хөрмәтле ветеранга Русия президенты В. Путинның котлавын тапшырды.
Сәрбиямал апа кызы Наилә Шәйхетдинова йортында, Кандра авылында яши. Гомере буе пешекче булып эшләгән кызы аны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый, сызлануларын басардай дарулар каптыра, янында сөйләшеп утыра, юындыра. Икенче кызы, физкультура укытучысы булып эшләгән Әлфия Ильясова да әнисенә һәрдаим ярдәм күрсәтә. Кадерле кешеләрен дөнья мәшәкатьләре белән борчымый, бәби баккан кебек карый алар. Колаклары начар ишетеп, аяклары бик сызланса да, уй-зиһене ачык Сәрбиямал апаның.
1927 елда Туймазы районының Бишкурай авылында дөньяга килә ул. Сугыш башланганда 13-14 яшендә була. Авылда авыр эшкә көче җитәрдәй хатын-кыз, карт-коры, үсмерләр белән бергә ул да басуда ал-ял белми эшли. «Үзебезнең сыерлар белән сабан сөрдек, ашлык ташыдык. Сугыш беткән көнне дә районга симәнә алырга киткән идек. Кайтып кергәч, бригадир Җәләлетдин абыйдан сугыш бетүе турында ишеттек. Куанычның чиге булмады. Сугыш чорында да, аннан соң күп еллар тамагыбыз туйганчы ашый алмадык. Онны капчыклап түгел, калаклап бүлеп бирәләр иде. Сыерыбыз булганга гына ачка үлмәгәнбездер», — ди ул. Хәтере шәп үзенең! Белоруссия ягыннан килгән Евгения Яковлевна исемле немец теле укытучысы бик яхшы укыткан бугай, 90 яшендә дә чатнатып 100гә кадәр чит телдә саный белә. Математика укытучысы Камилә апа дәресләрен дә сагынып исенә төшерә.
Ике абыйсы сугышта булган: Сәләхетдин исемлесе кайта алмый, Имаметдин дигәненә, тоткынлыкта булып, исән кайтырга насыйп була. Бергәләшеп, араларында иң башлы һәм акыллы Тәскирә сеңелләрен укыталар. Апасы Минҗиһан Кашафетдин кызын аеруча җылы сүзләр белән искә ала. Мең көлтә бәйләп, стахановчы исеменә лаек булган апасы. Өстәвенә Авыл Советы депутаты, такмак чыгару остасы, укымаса да, мал табибы булып йөргән ул. Сәрбиямал апа да аңардан һич калышмаган. Киров исемендәге колхозның иң яхшы сөт савучысы дәрәҗәсенә күтәрелеп, «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булган. Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХга) барган. 15 ел сыер сауганнан соң Сәрбиямал апа озак еллар чөгендер басуында эшли. Тормышка чыга, иптәше Наил белән 2 кыз, 3 малай үстерә. Ире авылда озак еллар балта остасы була. Кызларына килгәнче, Сәрбиямал апаны 15 ел буе Туймазыдагы төпчек улы Вил белән килене Айгөл карады. Нур исемле уллары бакыйлыкка күчте, ә Нил гаиләсе белән Сәрән авылында яши. Сәрбиямал апа турында якыннары: «Ул яшәгән саен яшәрә, матурлана гына бара», диләр. Чынлап та, чәченә чал да төшеп карамаган ич аның, чем-кара! Күңел яшь булганга шулайдыр... «Әнкәебезнең бер дә зарланганы юк. Шулкадәр түзем, сабыр. Бар нәрсәгә ихлас сөенә, рәхмәтле була белә. Һәрвакыт барыбызга да бәхет тели. Ул яныбызда булганда безгә тыныч, рәхәт», — диләр кызлары да.
90га җитсә дә, 90 тапкыр яшәми кеше баласы. Әниләре бакыйлыкка күчкән кешеләрдән ишеткәнем бар: тамыры киселгән агач кебек каласың. Аның вафатыннан соң корып аумыйсың, әмма догалары белән саклап, яшәү көче өстәп торучы, аңардан да ныграк яратучы калмый тирә-юньдә. Шуңа күрә, ничә яшькә җитсәләр дә, аналарга игътибарны кызганмыйк, яннарында булыйк, елатмыйк!

Ә. ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Читайте нас: