Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
28 ноябрь 2017, 17:39

«Барысын үзенә туплаган әнкәем йөрәге!»

... Көтелмәгән хәбәр күңел түрендә яшеренгән ерактагы хатирәләрне уятуга сәбәпче булды.

... Көтелмәгән хәбәр күңел түрендә яшеренгән ерактагы хатирәләрне уятуга сәбәпче булды.

Хәрби комиссариаттан җибәрелгән ике кешелек чакыру кәгазе. Кайда диген әле, Кытайга. Сугыш ахырында биредә һәлак булган совет яугирләренә мемориаль такта ачылачак икән. Аның ике туган тиешлесе дә мәңгелеккә шул якларда ятып калды бит.

Бара алмадылар, юл да ифрат алыс, яшь тә шактый... Сугыш, сугыш. Кемнәрнең генә газизләрен тартып алмадың, ятим калдырмадың, ачы күз яшьләренә дучар итмәдең. Гөлсембикәләр гаиләсен дә читләтмәде афәт. Газиз әткәенә, өлкән абыйларына туган төбәккә кайту бәхете тимәде. Әнисе берсеннән-берсе кечкенә сабыйларын кочаклап, япа-ялгызы калды. 1937 елның 4 декабрендә дөньяга аваз салган Гөлсембикә — иң төпчеге. Ничек түзде икән ана йөрәге. Унөч баласыннан дүрт бөртек нарасые гына исән-имин калсын әле. Әй язмыш, язмыш...

Сугыш чоры үсмерләре күргәнне сөйләп-теркәп бетмәле түгел. Гөлсембикәләрне торф чыгарырга да җибәрделәр. Уңган кыз җиң сызганып колхозда да эшләде, ничек тә ялгыз әнисенә ярдәмләшергә тырышты. 18 яшендә Исламбурат атлы егеткә кияүгә чыкты. Еланчикбаш сылуы шул ук Шаран районына караган Иске Тумбагуш авылына килен булып төште. Кызык кына тәкъдир дигәнең. Таныш булмаган кызны бер күрүдә ошатып, армиядән кайткан улына димләсен әле булачак кайнана. Кеше таный белгән, күрәмсең...

Биш кызым — чәчәк таҗым

Тату-матур гомер кичерә Минлишевлар гаиләсе. «Шаран» совхозының Киров бүлекчәсендә намуслы хезмәт куялар. Гаилә башлыгы Исламбурат Исламгол улы — алдынгы механизатор. Хәләле исә тавык, дуңгыз фермасында эшли. Хезмәтенә күрә хөрмәте: терлекчелек мастеры, 10нчы бишьеллык ударнигы медальләре, халык хуҗалыгы үсешендә ирешкән уңышлар өчен бронза медале... 32 ел гомерен багышлый яраткан эшенә Гөлсембикә Солтангали кызы.

Янә дә бер истәлекле хатирә — Герой Ана медале. Биш кыз бала тәрбияләп үстергән ханым ич ул. Бихисап йокысыз төннәр, шатлык-борчылулар яшеренгән кадерле бүләккә. Төпчеге Альбинасының әле булса хәтерендә: матур медальне түшенә такты да, тотынды әллә кем булып тегендә-монда чабарга, мактанырга! Күрегез, янәсе, менә нинди «тәтәй» алып кайткан әнкәләре!

Авылдагы яшәешнең нидән гыйбарәт икәнлеге аңлашыла, һәммәсе күз алдында. Ата-ана көне-төне дигәндәй эштә. Йорт-хуҗалык — үсеп килүче бала-чага карамагында. Хәер, кызлар кул кушырып утыра торганнардан түгел, кечкенәдән хезмәттә чыныгу алган. Гаилә башлыгы ир-атка хас булганча кырысрак, бер әйттеме — үтә. Әниләре оста хуҗабикә, кулыннан килмәгәне юк. Кайчан өлгәшә диген, йон эрләргә, бәйләргә-чигәргә дә вакыт таба. Балалар да олылардан калышмый. Йөзгә кызыллык китерми сылулар. Йорт-ихата тирәсендә мәш киләләр. Укуда да сынатмыйлар, уенына да өлгерәләр. «Апалар кайсы кайда таралуга, безгә, кечерәкләргә, калды хуҗалык көтү, — ди Альбина. — Рәхмәт, әти-әни бәләкәйдән бөтен эшкә дә өйрәтте. Киләчәк тормышта ярап куйды бу».

«Югалту-табышларым...»

Сүз дә юк, күркәм гомер кичерә Минлишевлар гаиләсе. Тик... 2002 елда, озайлы авырудан соң, Исламбурат ага вафат була. 47 ел буе яшәеш сукмагыннан бергә атлаган хәләлен югалту җиңел булмый, әлбәттә, Гөлсембикә апага. Әмма кыенлыклар алдында каушап калмый, сынмый-сыгылмый. Холкы-фигыле андыйлардан түгел чөнки. Ихтыяр көченә, рух ныклыгына хәйран калырлык. Инде 80 яшькә җитсә дә, актив-җитез. Тик утыруны, сәламәтлеккә зарланып «сыктауны» кабул итми йөрәге. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип исәпли ул. Пөхтәлекне сөя. Өендә һәрчак тәртип. Кәҗә, тавык асрый. Наян песиләре дә кәефсезләнергә ирек бирми. «Шулар белән сөйләшеп йөрим көне буе, күңел була», ди шаяру катыш хуҗабикә. Бакча мәшәкатенә килгәндә, уңган апаның шифалы кулларына эләккән бер үсенте тиз арада тернәкләнеп китә. Еш кына авыру бүлмә гөлләрен дә алып киләләр аңа. Һәм ни дип уйлыйсыз? Сулган чәчәкләр «табиб» дәвасыннан соң баш калкыта, яшәрә, күркәмләнә. Игелекле кеше хәстәрен алар да тоемлый шул...

Балалары, ун оныгы, унөч оныкчыгы төп йортны ташламый. Еш кайтып торалар, ярдәм итәләр. Ямьле җәй көннәрендә егерме бишәр кеше җыела табын артында! Бәхет түгелмени?! Күрше-күлән дә якын туганнарга әверелеп беткән. Элек-электән мари, татар, урыс үзара аңлашып, дус-тату яши биредә. Әйткәндәй, Гөлсембикә Солтангали кызы милләте белән мари булса да, татарчаны яхшы белә. Такмакларны «әйттереп» җибәрә ки, ни җитте татарың бер читтә торсын! Дөньядан ямь-тәм табып, булганына шөкерана кылып яши белгәннәр бизи бу тормышны...

«Фәрештәгә тиң син, әнием!»

Мәкалә героебызның Октябрьскийда яшәүче кызы Альбина белән әңгәмәләшәбез. Апалары төрле якларда гомер кичерә аның. Һөнәрләре дә төрлечә. Төзүче, пешекче, сатучы, таксичы. Халыкта шундый әйтем бар бит әле. «Киявең яхшы кеше икән, уллы булырсың. Начар икән — кызыңнан да колак кагырсың». «Әни барча кияүләре белән дә уртак тел таба алды, — ди Альбина. — Ул аларны балалары сыман якын күрә, тегеләре дә үз аналарыдай хөрмәтли. Урынлы кисәтү-киңәшләренә дә үпкәләп бармый... Зирәклеге, олы тормыш тәҗрибәсе, иң мөһиме — шәфкатьлелеге әсир итә әниемнең. Бертуганнарыннан ялгызы гына калды газизебез. Туган-тумачаның һәммәсенә әни ул хәзер, Барысын бергә туплаучы илаһи көч... Хәтере-зиһене ифрат яхшы. Үткәннәр бүгенгедәй исендә. Яңалыклар белән даими кызыксына, бөртекләп дигәндәй безгә җиткезә бара». Әйе, нәкъ шагыйрь билгеләгәнчә, «ана йөрәге, күңеле бетмәс-төкәнмәс могҗизалар чыганагы ул».

Мәгълүм ки, бер ише сыйфатлар адәм баласына атадан, бәгъзеләре анадан бирелә. «Шәхсән миңа килгәндә, — ди Альбина ханым. — Әтиемнән ихтыяр көче, холкымдагы беркадәр катгыйлык күчкәндер дип уйлыйм. Сәбәпсез кыерсытырга ниятлиләр икән, миндә «әти характеры» уяна. Әнием — кешелеклелек, эшсөючәнлек, сабырлык үрнәге. Аның сыман чигү белән ихлас мавыгам. Тискәре хис-тойгыларны томандай тарата ул шөгыль...» Әңгәмәдәшемнең фатирындагы бихисап картиналар дәлил моңа. Нур сирпелә сыман алардан. Йөрәк җылысын, җитез бармак эзләрен саклый чигүле рәсемнәр.

... Еллар уза. Аларның кешеләрдә һич гаме юк. Гөлсембикә апа да сиксән яшен каршылый бүген. Сәламәтлек, хәерле озын гомер тели юбилярга балалары, туганнары, таныш-белешләре. Фәрештәгә тиңли аны газизләре. Күңел түреннән ургылып чыккан шигъри юлларын багышлыйлар. Берничәсен тәрҗемә итеп карыйм булмаса, гаепләмәссез.

«Күзләрең йом әле бер мәлгә —

Хозурлык һәм киңлек каршыңда.

Юк анда усаллык, комсызлык,

Юк сәбәп нидәндер куркырлык...

Һәрчак сине кемдер көтә, сагына.

«Юк, булмас», дияргә ашыкма.

Әнием йөрәге сыйдыра барсын да!»
Читайте нас: