Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 ноябрь 2017, 12:50

Хокукларыбызны беләбезме?

Шундый сорау куюын куйдым да ул. Чынында күпләребез хокук өлкәсендә ифрат сай «йөзәдер», дигән фараздамын. Катлаулы мәсьәләләрне тормыш алдыңа китереп куймыйча һични белми-сизми яшәп ятабыз шунда...

Шундый сорау куюын куйдым да ул. Чынында күпләребез хокук өлкәсендә ифрат сай «йөзәдер», дигән фараздамын. Катлаулы мәсьәләләрне тормыш алдыңа китереп куймыйча һични белми-сизми яшәп ятабыз шунда...
Ә инде «әтәч чукып алса» тегендә-монда чабабыз, четерекле хәлдән чыгу әмәлен эзлибез. Хокукый гыйлемнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген шунда аңлыйбыз аңлавын... Ярый әле белгечләр белән киңәшләшү мөмкинлеге бар, күз ачыла бераз. Әлеге көндә байтак уку йортларында хокук дәресләре кертелә. Нәтиҗәдә яшь-җилкенчәк мөһим мәгълүматларга ия була, үзен «алдарга-юмаларга» ирек бирми.
Бүгенге әңгәмәдәшем, тәҗрибәле юрист, педагог Зоя Йосыпованың күз алдыннан бихисап кыз-егет узган һәм уза. Төрле холык-фигыльдәге студентларны укытырга туры килә аңа.
Бераз Зоя ханымның үзе турында. Нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган белгеч төрле оешмаларда хезмәт куя. 90нчы еллар башында яңа оештырылган икътисад техникумына укытырга килә. Әлеге мәлдә исә беренче курсларга «Хокук нигезләре», өлкән курс студентларына «Һөнәри эшмәкәрлек өлкәсендә хокукый тәэминат» фәннәре буенча сабак бирә. Дәресләрдә күтәрелгән темалар гаять җитди. Юридик җаваплылык төрләре; гражданлык, гаилә, административ, хезмәт, эшкуарлык хокуклары; хакимият, вәкаләт төрләре, һ. б. Педагог студентларга карата шактый таләпчән. Ниндидер дәрестә булмагансың икән, рәхим ит, тема буенча мөстәкыйль әзерләнеп, укытучы алдында җавап тот. Хәер, дәресләр шул дәрәҗәдә кызыклы уза ки, студентлар көн дәвамындагы ару-талуын да оныта хәтта. Сере гади. Беренчедән, яшәеш өчен бик тә кирәкле мәгълүмат бирелә лекцияләрдә. Икенчедән, Зоя Заһир кызы студентларга тормыштан алынган күп мисаллар тәкъдим итә. «Чуалган төеннәр» чишелешен бергәләп эзлиләр. Мәсәлән, шундый хәлне күзаллыйк. Ирле-хатынлы 12 ел законлы никахта яши. Көннәрнең берендә хатынга ифрат кыйммәтле тун сатып алалар. Икенче көнне исә... бичәкәебез Себер якларына очмасынмы. Баксаң, анда сөяркәсе зарыгып көтә икән. Билгеле инде, пар аерылыша. Ир теге тунга түләнгән акчаның яртысын таләп итә. Хатын, аңлашыла ки, моңа каршы. Әлеге низаг судта ни рәвешле хәл ителә соң? Җавап анык һәм катгый — зиннәтле әйберләр хакы ир-хатын арасында төгәл урталай бүленә!
Юрист һәр катлаулы очракны аерым, җентекле тикшерергә, мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә мәҗбүр. Никах килешүе, аерылышу сәбәпләре, аталыкны рәсмиләштерү яки сабыйны уллыкка-кызлыкка алу... Болар проблемаларның бер ише генә. Ваемсызлык аркасында калкып чыкканнары да җитәрлек. «Практикамдагы шундый бер очракны хәтерлим. Ир кеше ата-анасыннан мираска калган җирдә йорт тергезә. Архитектура һәм төзелеш бүлегеннән рөхсәт тә ала. Тик торакны кулланышка кертү хакында акт кирәклеге төшенә дә кереп чыкмый. Шул рәвешле 20 ел (!) яши ул өйдә ирле-хатынлы. Һичкем исеменә теркәлмәгән, «фамилиясез» торакта...», — дип бәянли Зоя ханым. Инде барысы да ачыклангач, гаиләгә төрле оешмалар бусагасын тапарга, йортны, ниһаять, рәсмиләштерергә һәм ярыйсы гына акча сарыф итәргә туры килә. Нишлисең, калган эшкә кар ява. Андый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Көнкүрешебезне үзаллы көйләргә өйрәнмәгәнбезме, элеккечә «югарыдан» хәбәр ирешкәнен көтәбезме... Язмышы өчен тәү нәүбәттә һәркем үзе җаваплы икәнлеген онытып җибәрәбез. «Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми», диләрме әле...
«Их, яшьрәк чакта булса икән бу гыйлем. Бигрәкләр дә наданбыз бит әй», дип көрсенә Өченче буын халык университетына, хокук төркеменә укырга йөрүче пенсионерлар. Педагогның һәр сүзен йотлыгып тыңлый апа-абыйлар. 40 сәгатьлек программа үз эченә күп кенә сорауларны алган. Югары власть вәкаләтләре, хокук саклау органнары эшчәнлеге, гражданлык, гаилә, мираслыкка бәйле хокуклар, һ. б.
Дәресләрдә алынган белемнәрен балаларына, оныкларына бөртекләп җиткезергә ниятли «көмеш буын» вәкилләре. «Яшьли уяу булсыннар, хокук мәсьәләсендә безнең сыман аптырап калмасыннар. Кирәк чакта ышанычлы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә күнексеннәр», дигән теләктә өлкәннәр. Яшьләр дә җавапсыз, рәхмәтсез калмас, шәт, шундый да алдынгы карашлы, актив әти-әниләре, әби-бабайлары белән ихлас горурланыр, мөгаен. Законнарны үзаллы өйрәнү, белем багаҗын баету нияте дә «баш калкытыр» бәлкем. Һәрхәлдә, комачауламас!

С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: