Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 ноябрь 2017, 12:34

«Йөрәк оныта диме...»

Сабирҗан Җиһаншин теләсә кайсы нефть предприятиесенә елмаеп килеп керә. Бар җирдә диярлек — аның чыгарылыш укучылары.

Социаль нефть челтәре
Сабирҗан Җиһаншин теләсә кайсы нефть предприятиесенә елмаеп килеп керә. Бар җирдә диярлек — аның чыгарылыш укучылары. Ул 25 ел дәвамында Октябрьский нефть колледжы, аннан ары нефть техник университеты филиалы студентларына практика оештыру, аларны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнгән. Сабирҗан Сәлимҗан улы нефть дөньясында киң билгеле кайбер исемнәрне атый: «Петро Тул»ның генераль директоры Илнур Шәмсиев, әле ул нефть техник университеты филиалында диплом комиссиясе рәисе. Аның предприятиесендә эшләүчеләрнең 90 проценты диярлек минем укучыларым, нигездә бораулаучылар, механиклар. Гендиректор урынбасары Эдуард Әюпов һәм аның туганы, ПТО начальнигы Илмир. Аларның әтиләрен беләм, ул ОЗНПОда эшләгән иде. Абыйлы-энеле Кукуниннар да бергә хезмәт куялар, Стас — скважиналар төзелеше департаменты җитәкчесе, Иван — инженер. Иван Можаров, Бораулау эшләре идарәсенең баш инженеры (хәзер безнең шәһәрдә, Туймазы нефть ятмаларының чәчәк аткан чорындагы кебек, «Петро Тул» каршында Бораулау эшләре идарәсе бар). Бүтән шәһәр предприятиеләрен алыйк: «ОЗНА» җәмгыяте белән идарә итүче Игорь Жучков, без аның әтисе белән яшьлектә электр бораулаучылары цехында эшләгән идек. Әмма ул, малае безнең нефть колледжына укырга кергәч, бер генә тапкыр да үтенеч-мазар белән миңа килмәде. Тагын да колледжның бүгенге директоры — Рөстәм Халиков...».
Кыскасы, кичәге студентлар — нефть тармагындагы йөзәрләгән белгечләр бүген. Данил Солтанов — «Таргин Бурение» проекты җитәкчесе, Ирек Фәттәхов — «Татнефть» скважиналар ремонтлау һәм ятмаларның нефть бирүчәнлеге идарәсе бүлеге начальнигы урынбасары. Булат Кутушев — «Евразия» компаниясенең (Когалым шәһәре) бораулау мастеры. Марат Мохтаров — «Октябрьский БН «Петротест» бүлекчәсе начальнигы. Күпләр «Туймазынефть» идарәсендә, «Пакер» җәмгыятендә эшли. Димәк, нефтьчеләрнең буыннар элемтәсе өзелми, һөнәри гореф-гадәтләре югалмый.

Эш табарга
1991 ел, Советлар Союзы таркалган чор. Күпләр өчен иң авыр вакытлар, ә Җиһаншин өчен аеруча. Хатыны вафат, өйдә ике бала. Нишләргә? Сабирҗан ага төньяктан Октябрьскийга кайтырга мәҗбүр була. Ул чакта Туймазы бораулау эшләре идарәсен Кандрага күчерәләр. Балалары белән туган шәһәреннән анда күченергә теләми Җиһаншин. Бораулау мастерына һөнәр алыштыру турында уйларга туры килә. Бераздан нефть колледжына эшкә урнаша. Уку йорты абруе укыту гамәлләренә генә түгел, чыгарылыш укучыларының һөнәри уңышларына да бәйле. Ә нәкъ шушы чорда эшкә рәсми юллама бирү системасы таркала, яшьләр төрле предприятиеләр бусагасын таптый, тик бушка. Студентлар элекке сыман практикага урнаша алмый. Алар беркемгә дә кирәкми. Директор Сергей Калмацкий бу турыдагы күңелсез уйлары белән уртаклаша. «Себергә командировкага җибәр әле мине, — ди Сабирҗан Сәлимҗан улы. — Анда дусларым күп, шул исәптән компания президентлары, генераль директорлар да».
Шул рәвешле яңа тормыш башлана. «Ул чакта Себердән кайтып керми идем. Минем маршрут Нижневартовскийдан Губкинога хәтле сузыла иде. Бөтен оешмаларны диярлек урап чыктым. Элеккеге хезмәттәшләргә, яхшы дусларга мөрәҗәгать иттем. Ярдәм итәргә тырыштылар. Кайбер предприятиеләрдә танышлар юк, барыбер да кадрлар бүлегенә керәм, җитәкче белән очрашам. Аңлагыз, димен, бу студентлар — безнең балалар, нефтьче балалары.
— Безнең үзебездә кыскартулар бара. Күпме кешене тәкъдим итәр идегез?
— Өчне булса да.
Директор киңәшмә җыя, нәтиҗәдә биш кешегә урын табыла!»
«Әйе» сүзен ишетүгә, Җиһаншин портфеленнән документлар чыгара. Себергә китәр алдыннан ул студентларны җыеп, тиешле мәгълүматлар әзерли, кемнең Себердә туганнары барлыгын ачыклый, чөнки шулай да була: эш бар, торак юк. Себер кадрчылары тиз арада бөтен кәгазьләрне рәсмиләштерә.
Тагын бер мәсьәлә — колледж, техникумнарда элек эшче һөнәрләргә укыту булмый. Ә нефть тармагында студентлар һәм инде укып чыккан яшьләр хезмәт юлын бораулауда гади эшче сыйфатында башлый. Шуңа күрә сәнәгатьчеләр: «Таныклыксыз студентларны җибәрмәгез!», ди. Өстәвенә тау рөхсәте шартлары үзгәрә, ә уку йортлары бу яңалыкка әзер түгел булып чыга. «Яңа структураны үзебезгә булдырырга туры килде, — ди Җиһаншин. — «Туймазынефть» идарәсе, башка предприятиеләр ярдәм итте, белгечләр җибәрде. Бораулаучы буларак, үзем дә яшьләр белән шөгыльләндем. Тиз арада системаны җайга салдык. Мине Мәскәүгә, нефть колледжлары директорлары урынбасарларын укытуга чакырдылар. Русиянең бөтен төбәкләреннән 90га якын кеше килгән иде. Нәтиҗәдә бу эшне иң яхшылардан дип таптылар һәм мине РФ Энергетика министрлыгының тау, нефть һәм энергетик белем бирү буенча методик киңәшмә составына керттеләр. Эшче һөнәрләр таныклыклары безнең студентларның абруен күтәрде, аларны тагы да теләбрәк эшкә ала башладылар. Мисалга, Когалым бораулау эшләре идарәсе начальнигы Варис Каләмов гомум алганда 300 кешене кабул итте.

Кемне гомер буе искә аласыз?
Җиһаншин Себер якларын шәһәр артыннан шәһәр, поезддан поездга дигәндәй йөреп чыга. Өенә кайткач та поезд көпчәкләре шакылдавы колагында озак вакытлар яңгырый.
Һәм ни дип уйлыйсыз? Беренче елны ук йөз процент студент түләнешле практикага юллама ала. Үзеңне яхшы яктан күрсәтсәң, киләчәктә шул ук предприятиедә даими нигездә калу ихтималлыгын аңлата бу. Аннан ары да нефть колледжында югары дәрәҗәне төшермәскә тырышалар. Үзгәртеп кору еллары, эшсезлек хөкем сөргән вакытлар бит. Бик күп ата-ана рәхмәт укый Сабирҗан Сәлимҗан улына, чөнки Себердә эшләгән балалары өйдәгеләргә ярдәм итә.
Хәтта армиядән кайткан студентларны да рәсми практикага урнаштыру мөмкинлеге туа. Яшь белгечләр озак еллар шунда эшли, Октябрьскийдан Ерак төньяккача шәһәрләрдә хезмәт сала. Шуңа да кичәге чыгарылыш укучылары, бүгенге җитәкчеләр остазларын елмаеп каршылый. Хәзер килеп бик тә яхшы аңлый алар, Сабирҗан Сәлимҗан улы үз өстенә гаять зур бурыч йөкли. Егетләргә бу тормышта югалып калмаска ярдәмләшә.
Җиһаншин үзе дә яшь чагын әйбәт хәтерли. Мәктәптән соң училищеда белем ала. Директор Рәшит Мәмлиев ул вакытта белгечлек сайлауда булыша. Әтисе Сабирҗанга карата бик коры була, улының каты авыруын да исәпкә алмый. Ә Рәшит Габдулла улы яшүсмерне кеше итә, мастерлыкка чыгара. Күпме гомер узган — Җиһаншин инде илле елга якын стажга ия (бораулауда 22, уку йортларында 25 ел), ә ул һаман булса беренче остазын ихтирамлап искә төшерә. Икенче остазы буларак Октябрьский бораулау эшләре идарәсенең бораулау мастеры Юрий Махневны телгә ала: «Ял итү урынында сменадан кайткан кешеләр йоклый икән, утны кабызмый, акрын гына хәрәкәтләнә. Эштә нык таләпчән иде. Ифрат зыялы, игътибарлы. Кырыс эш шартларында андый кешеләрне еш очратырмын димә». Бөтен гомергә хәтердә калырлык дәресләр бу. Киләчәктә исә бөтенесе кешенең үзеннән тора.
С. ГОМӘРОВА, В. ЛУШКИН фотосы.

Читайте нас: