Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 ноябрь 2017, 12:25

«Икенче гаиләмә әверелде»

Ольга Андреевна Насыйрова. Кыз фамилиясе — Савельева. Беравык уйга калдым: урыс милләтеннәндер бу ханым, татар кешесенә кияүгә чыгу сәбәпле фамилиясен үзгәрткәндер. Үтә дә гадәти хәл...

Ольга Андреевна Насыйрова. Кыз фамилиясе — Савельева. Беравык уйга калдым: урыс милләтеннәндер бу ханым, татар кешесенә кияүгә чыгу сәбәпле фамилиясен үзгәрткәндер. Үтә дә гадәти хәл...
Әмма телефонда саф татарча ягымлы итеп дәшкән тавыш ишетелүгә, икеләнә калдым. «Гафу итегез, сез татар мени?», дип гаҗәпсенми булдыра алмадым. «Керәшенмен». Әһә, ниһаять, аңлашылды барысы да. Инде ягымлы тавыш иясе белән якыннанрак танышкач, «үз кешебез» икәнлегенә бөтенләй инандым. Ишекне мөлаем ханым ачты, түр якка әйдәде.


Эшең күңелеңә хуш килсен
Бакалы районының Яңа-Маты авылында туып-үскән Ольга. Җиденче сыйныфтан ук җәйге каникулларда әнисенә фермада сыер савышкан. 1986 елдан язмышы Октябрьский белән бәйле. Ун елга якын «Фарфор» заводында хезмәт куйган. Тормыш юлдашы Илгизне дә шунда очраткан. 1988 елда чәчләрен чәчкә бәйли ике яшь йөрәк. Тормышларын нурландырып, Наил, Венера атлы сабыйлары дөньяга аваз сала. Ирле-хатынлы «Низковольтный» заводында эшли. Җиңелдән булмый. Шактый авыр икътисади чор якынлаша. Очын-очка чак ялгый торган заманнар. Нишләргә? Фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер, «Низковольтный»да бергә эшләгән танышлары, слесарь-ремонтчы Таһир «Альтернатива» заводына эшкә урнаша. Аның ярдәмендә Илгиз дә бирегә слесарь булып килә. «Ниһаять, акчага тиендек, — дип хәтерли Ольга. — Дөньялар яктырып киткәндәй тоелды! Инде мин дә иптәшемнән үтенәм: «Минем дә шунда күчәсем килә, сораш әле», димен. Үҗәтләнә торгач, өч айга алдылар эшкә. 2007 ел иде бу. Кою һәм өреп ясау җайланмалары машинисты һөнәрен үзләштерергә керештем. Ул чактагы бригадирыбыз, Венера Шаһапова, бик тә таләпчән, җитди, шул ук вакытта гадел җитәкче иде. Тәртип ягы нык булды».
Ныкышмалы ханым сынатмый, эзлекле рәвештә һөнәр нечкәлекләренә төшенә. Эш буенча имтихан-тестларны уңышлы «ерып» чыга. Нәтиҗәдә иң югары — өченче разрядка ия була. Инде үзе үк яңа килгәннәргә остаз сыйфатында ярдәм итә. Күбесе белән бүген дә бер сменада эшлиләр. Гомумән, коллективта дустанә-тату мөнәсәбәт хөкем сөрә. «Бригадада йөздән артык кеше мәшгуль, — ди әңгәмәдәшем. — Төрле милләт вәкилләрен күрергә була монда. Татар, урыс, мари, керәшен... Кемнедер читләтү дигән нәрсә бөтенләй юк. Киресенчә, бер-береңнең хәлен белешү гадәткә әйләнгән. Яшь аеру да юк. Пенсия яшендәгеләр җитәрлек, сәламәтлегең бар икән, эшеңне дәвам ит... Армиягә киткән яшьләребез кире үз хезмәт урынына әйләнеп кайта. Күңел салып эшләсәң, абруең да арта. «Мактау тактасы»нда, заводта чыгучы «Вестник «Альтернативы» гәзитендә иптәшләреңне күрү, алар турында язмалар уку нинди куаныч!»
Сүз дә юк, кеше мәнфәгатендә күрелгән чаралар бихисап. Хезмәт кешесе өчен барча шартлар да тудырылган. Эшчеләр карамагына — ашханә, медпункт, тулы соцпакет. Өстәвенә бәйрәм уңаеннан махсус сертификатлар бирелә, алар буенча ташлама нигезендә савыт-саба алырга мөмкин. Янә дә хезмәт кешесе өчен игътибарга лаегы — үзеңне хуҗа итеп тою, җаваплылык сизү. Эшчеләргә еш кына анкеталар, сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, уй-фикерләре белән кызыксыналар. Ни рәвешле эш гамәлләрен җайлаштырырга, хезмәт урынын уңайлаштырырга, мәсәлән... Тәкъдимнәр кертү аеруча хуплана. Файдалылары озакка сузмый гамәлгә ашырыла. Яңа казанышларга, ачышларга дәртләндерү форсаты ич бу! «Иң мөһиме — һөнәреңне чын күңелдән ярату, вакыт үтсенгә гомер уздырмау, — ди Ольга Насыйрова. — Төгәллелек, түземлелек, игътибарлылык кирәк безнең эштә. Смена буе аягөсте, дигәндәй... Шунысына басым ясарга телим: эшләгәнне күрә-хөрмәт итә беләләр бездә. Хезмәт хакы үз вакытында бирелә. Бәхет түгелмени бу? Эш кенә димәгән, спорт, күңел ачу чаралары да үтә. Үз артистларыбыз бар. Бөтенесен саный башласаңмы... Үзе бер китап язарлык!»

«Якын туганнарым кебек»
«Альтернатива» икенче гаиләмә әверелде, — ди Ольга. — Нинди яхшылык бар, моңа күпчелектә заводка бурычлыбыз. Сөенеп кенә яшәргә дә бит...» Ханым ирексездән көрсенеп куя, карашы моңсулана. Моның сәбәбе язмышындагы аянычлы вакыйгаларга бәйле. Нишлисең, яшәеш гелән күңелле мизгелләрдән генә тормый, тозлы-борычлысын да шактый татый адәм баласы... Узган елда, каты авырудан соң, газиз хәләле Илгиз Касыйм улы вафат булган. Аңа кадәр байтак еллар бергә гомер кичергән кайнанасы гүр иясе булган. Бер-бер артлы, дигәндәй... Шөкер, гаять читен чакларда хезмәттәшләре ярдәменнән ташламаган. Күз яшьләре белән меңнән-мең рәхмәтләр укый ханым. «Илгиз авырган вакытта, аннан ары җирләгәндә нык булыштылар барысы да, мәңге онытырлык түгел. Генераль директор Р. Фәхретдинов, смена начальнигы И. Гыймаев, цех начальнигы А. Коротин, персонал буенча әйдәүче инженер А. Фадейчев, мастер Е. Вязова, Илгиз белән эшләгән слесарьлар, станок көйләүчеләр, үз хезмәттәшләрем... Бер генә гозер дә җавапсыз калмады. Илгизне соңгы юлга озатканда Московка авылы халкы таң калды. «Карале, гап-гади слесарьны күмәргә шулхәтле кеше килгән», диләр. Аптырарлык та шул... Бергә эшләгән иптәшләр һаман булса хәлне белешеп тора. Гел якын туганнарым кебек».
Әйе, ифрат кыен чакларда вакытында әйтелгән бер җылы сүз дә адәм баласын бәладән йолып алырга сәләтле. Ә биредә бит — тулы коллектив ярдәме.
Әлбәттә, яраткан гаиләсендә — кадерле балалары, сөекле оныкларында зур юаныч таба ана, йөрәк җылысын түкми-чәчми аларга җиткезергә омтыла. Әти-әниләренә охшап, бер оешмага тугрылык саклый Насыйровларның дәвамчылары. Уллары Наил, киленнәре Карина, кызлары Венера, кияүләре Денис «Дуэт» җәмгыятендә хезмәт куялар. Ольга Андреевна оныклары — Рамазан һәм Искәндәргә багып туялмый. Татлыдан-татлы шул нәни кошчыклары... Кода-кодагыйларга да тел тидерерлек түгел. Күршеләрне әйткән дә юк, төрле милләт халыклары үзара сыешып, дустанә гомер кичерә Московкада.
Үз хуҗалыгы белән көн күргәч, ихатада мәшәкать тә җитәрлек. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерергә һәвәс Ольга. Кечкенәдән хезмәткә күнегеп, эштә чыныгып үскән балалары — төп ярдәмчеләре. Шунысы күңелгә аеруча ошады, гаиләдә саф татарча аралашалар. Бәләкәчләрне дә шул рухта тәрбияләүне хуп күрәләр. Бу җәһәттән дәү әни роле, зирәклеге зур әһәмияткә ия. «Оныклар белән һәрчак татарча сөйләшәм, аңлыйлар», дип шаяру катыш елмая ул. Тел гыйлеме нигездә бала чагында сеңеп кала, ди белгечләр. Хак фикер.
... Сөйләшүебезне бүлеп, моңлы җыр яңгырый. Хәния Фәрхи. Күңел кылларына йомшак кына кагыла илаһи моң-аһәң. «Бик тә яратып тыңлыйм үзен, — ди Ольга. — Кызганыч, бигрәкләр дә иртә китте шул... Илгизем кебек. Урыннары оҗмахта була күрсен».
Сүз уңаеннан. Илгиз Касыйм улы да музыка-биюгә ифрат оста булган икән. Венера әтисенә тарткан күрәсең, шактый гомер «Дайс-бокс» бию коллективында шөгыльләнгән, уңышларга ирешкән. Наилне исә балачактан спортка ылыктырган ата кеше. Кыскасы, нинди күркәм сыйфат бар, һәммәсен әти-әниләреннән туплаган абыйлы-сеңелле. Үз нарасыйларын тәрбияләр өчен үрнәк алганнар, димәк. Өлкәннәрдән күчкән алтынга бәрабәр фәһем, тәрбия асылын, туганлыкның көчен яши-яши ныграк аңлый башлый ич адәм баласы. Нәсел тамырың ныклы икән, тормыш агышы да шулкадәр көйлерәк, дигән сүз...
Бездән исә теләк: арытаба да гаиләсендә иңгә-иң куеп, шатлык-мәшәкатьләрне бергә уртаклашып, сау-сәламәт яшәргә язсын Ольга ханымга. Һәм, әлбәттә, икенче язмышына тиң хезмәт коллективында ямь-тәм табып эшләү насыйп әйләсен киләчәктә дә. «Үз өендә бәхет тапкан кеше — иң бәхетле кеше», дип әйтеп калдырган бөек Л. Толстой. Шул исәптән хезмәт урынында да, дип өстик!
С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: