Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 ноябрь 2017, 12:53

«И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез! Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!»

Гүзәл аналар, ак яулыклы изге әбиләр, гөлдәй нәфис яшь кызлар...

Гүзәл аналар, ак яулыклы изге әбиләр, гөлдәй нәфис яшь кызлар...
Хатын-кызларыбыз төрле халәттә дә ягымлылыгын югалтмый, якыннары өчен иң кадерле кеше булып кала. Нәфис затлар гына димәгез, алар арасында гаилә иминлеген тәэмин итүче уңган хуҗабикәләр дә, балаларына яхшы тәрбия биргән әниләр дә, тырыш хезмәт ияләре дә бар.
Бүгенге мәкаләм герое — Гөлназ Шәфыйгуллина турында да игелекле әни, уңышлы җитәкче дип әйтергә тулы хокук бар. «Тет-а-Тет» кафесын җитәкләү өстенә ул өч балага тормыш бүләк итеп, аларга лаеклы тәрбия бирүче дә.
Гөлназ Тафкил кызы тумышы белән Туймазы районының Яхшай авылыннан. 1 яше тулганда гаиләләре белән Октябрьскийга күчкәннәр. 17нче мәктәптә, аннан Нефть техникумында белем алган. Хезмәт юлы 1991 елда нефтьчеләр ашханәсеннән башланган. «Үзгәртеп кору, болганыш заманнары. Шушы авыр вакытларда югалып калмау, алга бару өчен ныклык, үҗәтлелек таләп ителде», — дип искә ала әңгәмәдәшем. Тырыш хезмәт нәтиҗәләрен бирми калмый. 2002 елдан Гөлназ Тафкил кызы «Байкал-Сервис» оешмасы мөдире вазыйфасына билгеләнә, тагы ике елдан директор була. Ә инде 2005 елдан «Тет-а-Тет» кафесын җитәкли. Кафе башлыча гашыйклар өчен очрашу урыны буларак күзаллана. Исеме дә шуңа бәйле. Тора-бара биредә татарча танышу кичәләре, гаиләләр өчен чаралар үткәрелә башлый, «Балалар шәһәрчеге» ачыла.


Никахлар күктә языла
Гөлназ ханымның гомерлек яры белән танышу-кавышуы тарихы әсәрләрдәге сыман романтик мизгелләргә бай.
... «Бер күрүдән гашыйк булуга ышанасызмы? Ә менә мин ышанам! Чөнки булачак тормыш иптәшем белән нәкъ шулай булды. Мин ашханәдә, Руслан скважиналарны капиталь ремонтлау бүлегендә эшләп йөргән чаклар. Хезмәт бурычлары буенча каядыр барасы иде. Машинага кереп утыру белән алгы тәрәзәгә күз ташладым. Шул мизгелдә Руслан белән карашларыбыз очрашты, йөрәккә ниндидер тылсымлы дулкыннар йөгерде... Шушы көннән очраша башладык, 1997 елда өйләнештек».
«Никахлар күктә языла» дип юкка әйтмиләрдер. Гөлназ белән Руслан мисалында бу ачык сизелә. Бер оешмада эшләүләре, бер күрүдән гашыйк булулары, бер үк фамилия йөртүләре... Соңгысы аеруча кызыклы: Гөлназның кыз чактагы фамилиясе дә Шәфыйгуллина икән! «Кияүгә чыкканда, фамилияне алыштырып тору да кирәкмәде...», — дип елмая ул.
Яшь гаиләне бәхет-шатлыкка төреп, бер-бер артлы кызлары Регина белән Әдилә дөньяга килә. Бүген алар икесе дә Казанда, Регина — медицина, ә Әдилә юридик белгечлеккә укый. «Кызларым кечкенәдән дус булып үстеләр. Нинди хәл булганда да иң тәүдә минем белән киңәшләшәләр, серләрен дә ышанып тапшыралар. Бусы аеруча мөһим. Чөнки үзара ышаныч юк икән, бу гаиләдәге таркаулыкның башы дигән сүз. Балаларны һәрвакыт дөресен сөйләргә өйрәтәм. Татлы ялганга караганда, ачы дөреслек яхшырак, диләрме әле».
2007 елда Шәфыйгуллиннар гаиләсен тагы да тулыландырып, Тимур исемле малай дөньяга аваз сала. Бүген ул 2нче гимназиянең 4 сыйныфында белем ала. Апалары укырга киткәч, Тимур әти-әнисенең төп ярдәмчесе дә булып калган. «Улым бик шук-өлгер. Мәктәптән тыш, көрәш, инглиз теле түгәрәкләренә йөри, өйдә дә булыша. Үзе бик ягымлы, хәстәрлекле: «Әнием, бераз ял ит инде, бигрәк күп эшлисең» ди. Киләчәктә повар булырга хыяллана».
Улларына исем сайлау тарихын да сөйләп үтте Гөлназ ханым. Руслан үз агасының, ә Гөлназ карт бабасы исемен кушарга уйлап йөргән. Әмма кайсысын сайларга дип баш ватарга туры килмәгән. Ни гаҗәп, аларның икесе дә Тимур икән!

«Һәр бала үз бәхете белән туа»
... Хатын-кыз каршында, җитәкчеме ул, гади хезмәткәрме, иң тәү чиратта Ана булу, балалар тәрбияләү бурычы тора. Җаваплы вазыйфа башкарган, көндәлек мәшәкатьләр эчендә «кайнаган» мәкаләм героеның гаиләсенә вакыты кала микән?
«Кызларым бәләкәй чакта читенлекләр булмады түгел. Балалар кечкенә, ә эшкә чыгарга, тормышны алып барырга кирәк. Бу вакытта үз әти-әниләрем дә, иремнекеләр дә бик булыштылар. Әниемә, кайнанама аеруча рәхмәтлемен. Икенче сабыебызны алып кайтканда әнкәй әйткән сүзләр әле дә күңелдә саклана. «Һәр бала үз бәхете белән туа, бергә үсәрләр әле», диде ул. Һәм мин аның хаклы булуына кат-кат инандым! Балалар күп вакытны әби-бабайларында, Төрекмәндә үткәрделәр. Бүген аларның тәрбиясе үзен яхшы сиздерә. Кызларым да, улым да өлкәннәргә ихтирамлылар, хезмәт сөяләр. Гомумән, балаларны кечкенәдән хуҗалык, бакча эшләренә җәлеп итәргә тырыштык. «Җир кешене туендыручы» дигән әйтемне кабатларга яратам. Шуңа күрә дә Яхшай авылындагы өебезнең нигезен югалтмыйча, сакладык. Анда кайтып йөрибез, яшелчә-җимеш үстерәбез. Хезмәт тәрбиясе — иң нәтиҗәлеләрдән».
Балалар белән аңлашып яшәү, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруның асылы нидә икән?
«Минем фикеремчә, иң тәүдә аларны тыңлый белү, дустанә мохиттә аралашу мөһим. Балаң сиңа киңәш эзләп мөрәҗәгать иткәндә яки бүлешер сүзе булганда, әни кешегә көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, аны тыңларга кирәк. Гади генә әңгәмә, җылы сүз дә зур көчкә ия. Балаларга яшьлектәге хатирәләрне бәян итәргә яратам. Алар күңел биреп тыңлый, фәһем ала. Шулай ук шәхси үрнәк тә күрсәтү мотлак. Әти-әнисенең аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәвен күреп үскән нарасыйлар киләчәктә үз гаиләләрендә дә дус-тату мөнәсәбәтләр төзиячәк».
Гөлназ ханым татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үз итә, балаларына да туган телгә сөю тәрбияли. «Соңгысында әнием — Вәсилә Вәли кызының өлеше зур. Әйткәндәй, ул «Туган як» гәзитенең даими укучысы. Оныклары белән татарча сөйләшә, үз телләрен онытмаска өнди. Өчпочмак, бәлеш ише милли ризыкларны әзерләргә дә әнием өйрәтте. Кадерле кешемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен!»
Гөлназ Тафкил кызыннан тормышындагы иң бәхетле мизгелләрне атавын сорыйм. «Күп инде алар. Иң бәхетле хатирәләр сабыйларым дөньяга аваз салган вакытка бәйле. Бөтен туганнар бергә җыелган, әти-әниләр янына кунакка кайткан көннәр дә бик кадерле. Барчабыз исән-сау булып, иминлектә гомер итү дә зур бәхет! Яшь әниләр балалар үскән мәлләрнең иң кадерле булуын аңласын иде. Вак-төяк авырлыклар онытылачак, ә менә сабыеңның тәүге сүзләре, беренче адымнары, уңыш-казанышлары күңелдә иң якты хатирәләр булып сакланачак, өлкәнәйгәч тә йөрәкне җылытып торачак. Балалар тиз үсә, шуңа күрә бу чорның гүзәллеген кадерләп саклау, аны югалтмау зарур»...

Гөлназ Тафкил кызын һәм барлык Әниләрне бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге телибез!

Л. ГАБИТОВА.

Читайте нас: