Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 март , 10:11

Әнием икмәге

Әниемнең гади куллары пешергән күмәч тәме бүген дә күңелем түрендә саклана. Нинди тәмле була торган иде ул

Икмәк — безнең байлык! Икмәк булса, яшәү күңелле, тамак тук, өс бөтен.
Кешеләр икмәк турында элек-электән ук уйлаганнар. Борынгы заманда хәттә шундый бер йола да булган. Яңа ел көнне иртә таң белән йорт ишеген шакыйлар. «Ашлык чәчәм, җилгәрәм. Яңа еллар мөбәрәк булсын», — дигән сүзләр белән кунаклар-күршеләр килеп керәләр һәм йорт почмакларына арыш яки бодай сибәләр. Алар чыгып киткәч, хуҗалар орлыкларны бөртекләп җыеп алалар һәм язга кадәр саклыйлар. Басуга ашлык чәчәргә чыккач, туфракка иң беренче шушы орлыкларны салалар. Шуннан соң инде крестьяннар уңышның мул булачагына ышанганнар.
Икмәк... Без, хәзерге буын, җәйнең үзе кебек, хуш исле, күпереп пешкән тәмле ак икмәкне генә беләбез. Ә менә өлкән буын әчкелтем тәм килеп торган кара икмәкне дә хәтерли.
Ә минем тел очымда авыл мичендә әнием пешергән икмәкнең тәме саклана. Кич белән каен утыны кертергә кушса, ул: «Иртәгә ипи салам», — дип өстәп куя торган иде.
Хуш исле чүпрә белән ипи башы ясап, җылы урынга куя. Төнлә өйдә кемдер пыш-пыш сөйләшкән, ухылдаган, мышнаган сыман— камыр шулай кабара икән. Күз алдыгызга китерегез, йокы аралаш шуны ишетеп яту — сәер дә, мәзәк тә. Ә иртән инде мичтә шарт-шорт килеп, каен утыны яна. Әни, терсәгенә кадәр җиңен сызганып, камыр баса.
Ул куе, үзләнеп торган камырны өлешләргә бүлеп, табаларга сала. Шул арада мич тә өлгереп җитә, табаларда ипи күтәрелеп менә. Әнием җем-җем килеп торган кып-кызыл күмерләрне бер читкәрәк этә дә, кабарган күмәчләрне сак кына кулына алып, җайлап мичкә тыга. Һәм мич авызын калай белән каплый, юшкәне дә кысыб­рак куя.
Мичтә кызарып пешкән икмәкнең тәмле исе белән өй эче тула. Кайнар ипине кисеп, кибән башын балаларга тоттыралар. Аңардан җәй исе, кояш исе, болын исе аңкып тора.
Ә инде калын итеп киселгән икмәк телеменә яңа аерткан каймак та ягып җибәрсәң, телеңне йотарлык була...
Кызганычка, хәзер авылда хуҗабикәләр икмәкне газ плитәсендә пешерә. Әммә мичтә пешкән икмәкнең хуш исен оныту мөмкин түгел, ул безне һәрвакыт туган йортка, туган нигезгә тартып тора. Авыл кызы булгангадыр инде, яңа пешкән икмәк исе күңелемә мәңгегә сеңеп калган.


Әни
Иртән назлап кына уята,
Һәрберебезне иркәләп,
Мәктәпкә озата.
Тормышыбызда кыенлыклар
Килеп туганда,
Күңел төшенкелегенә
Бирелмәслек итеп юата.
Аны кем генә яратмый да,
Аның алдында кем генә баш ими.
Якты йөзле, җылы сүзле,
Якын кеше, ул — әни!

 

Венера ГОБӘЙДУЛЛИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: