Барлык яңалыклар
Әдәби бит
29 гыйнвар , 15:36

Юлдан язган ул

Фәндәр килеп кергәндә, Халидә карчык чәй табыны хәстәрләп йөри иде

Юлдан язган ул
Юлдан язган ул

Иртүк күзләнеп торган калын тәбикмәкләрен өлгертте ул. Бүген электрчы киләсе. Алдан телефоннан сөйләшенгән иде. Фәндәр — әнә шул кеше була инде.
— Саумысыз, Халидәттәй, ничек, йоклап булдымы? Хәл‑әхвәлләрегез ару гынамы? — дип керә‑керешкә үк көрәктәй кулларын карчыкка сузды.
Анысының әле юньләп таныш та булмаган кешенең болай олылавына күңеле булды.
— Синең хәер‑фатыйхада, улым, Аллага шөкер, исән‑имин, менә чәйләп алыйк та, аннан эшебез турында тәфсилләп сөйләшербез, — дип куйды.
Чәй табыны артында икесе дә авызларына су капкан кебек утырдылар. Фәндәр әбинең тәбикмәкләрен авыз итә‑итә, бүлмәне җентекләп күздән кичерде. Аш‑су бүлмәсе чиста‑пөхтә итеп җыештырылган, бер артык савыт‑саба да, чүпрәк‑чапрак та күрмәссең. Заманча ук булмаса да, картларча да түгел иде бүлмәдәге җиһазлар.
— Бик уңган апага охшап торасыз, йорт‑җирләрегез бигрәк төзек, — дип мактамый булдыра алмады Фәндәр.
— Рәхмәт улым, тырышам инде үземә калганда, менә электр җиһазлары бераз искерде, тирә‑якта янгыннар булганы ишетелеп тора, уйладым‑уйладым да, алыштырырга булдым әле. Хакын тиешенчә сорарсың. Кай җирләрен төзәтәсен, алыштырасын — үзең кара инде. Мин барысын да белеп бетмәм. Картсыз, бала‑чагасыз ялгыз карчык мин.
Халидә әби чынаякларын җыештырган арада, Фәндәр барын да үлчәп‑барлап чыкты. «Бер дә балалары булмадымы микәнни?» — дип уйлады үз эченнән генә. Алай дисәң, диварларда картының да, улыдыр инде, бераз яшьрәк кешенең дә, ниндидер хатын‑кызның да фотосурәтләре эленеп торуына игътибар итеп өлгерде.


— Хәзер, апа, мин район үзәгенә җилдерәм, ниләр кирәген чамаладым, — диде ул эшлекле кыяфәт белән.
— Юк‑юк, улым, бергәләп барып кайтабыз, үземә охшаган җиһазларны гына алырга күнеккәнмен мин. Такси белән кирәгемә гел барып торам...
Фәндәр сәерсенеп әбине күзәтте. «Бигрәк үзсүзле икән!» — дип уйлады. Ләкин каршы әйтергә базнат итмәде. Олы кешене рәнҗетүең бар.
Кара соң: зәңгәр чәчәкле бумази күлмәге өстеннән билен буып торган йон камзулы, башындагы кып‑кызыл мәк чәчәкләре төшкән яулыгы бик килешә үзенә. Йөрешләре дә җитез, яшьләрнекедәй, бер дә чатанлап‑аксап атламый.
— Ничә яшьтә сез, Халидәттәй? — дип сорамый булдыра алмады Фәндәр, кызыксынып. 
— Әле миңа 90 яшь тә юк, улым, кыш уртасында гына тутырам, Алла бирса, — диде дә әби, рәхәтләнеп, өен яңгыратып көлеп җибәрде. Фәндәр дә ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Шаян кешеләрне ярата ул. 
Менә кузгалып та китте Фәндәрнең искерә төшкән машинасы. Ярап тора шулай авыл саен электр үткәреп йөрергә. Пенсиягә аз‑маз вакыт калды, тамак туйдырырга җитә бу эшләре, акмаса да, тама алай.
— Кара, улым, көзнең соңгы көннәре бугай, табигать әллә ничек моңлы‑сагышлы бүген. Ачы җил әнә ничек котырына, берәр яфрак ялгышып, онытылып калмасын тагын, дип тырыша ул. 
Халидәттәйнең бу сүзләрен эндәшми генә тыңлый Фәндәр. Үзенең дә гомер көзе килеп җиткән, ә әбекәйнең инде ул кышка килеп терәлгән.
Кирәк‑яракларны кибетләрдән алып, әбинең өенә кайтканда караңгы төшеп килә иде инде.
— Мин, әби, иртүк килеп җитәрмен. Алла ярдәме белән иртәгә эшкә тотынырбыз, — диде дә Фәндәр ашык‑пошык кайтып китте.


Юл буе аңа әбинең бөтенләй ялгыз булуы, шушы яшьтә берүзе дөнья көтеп ятуы тынгы бирмәде. Ул башка авылдан иде, шуңа кешедән дә сорап белмәле түгел. «Иртәгә сөйләндерермен әле үзен җайлап», — дип уйлады ул. 
Өйдә аны 80 яшен тутырган әнисе көтә иде. «Улым, кайттыңмы?» — дип өзелеп тора, әнә, ашын да өлгерткән. Аяклары көчкә‑көчкә атласа да, кыштыр‑кыштыр шулай йорт эчендәге эшләрне бетереп тора ул.
Караңгылы‑яктыда Фәндәр коридордан җиргә басса, куркып китте. Бөтен җир шыкырдап туңган, аның өстен юка гына кар катламы сырып алган. Кыш килгән! Әле бу ата кыш түгел икәнен белсәк тә, шулай дибез. Әллә ничә кат эретәчәк әле. Болай гына җиргә каян кар ятсын?
Халидәттәй бүген кичәге сыман шәп‑шәп атламый. Әллә ни булган! Йөрүе дә, сөйләшүе дә сүлпән тоела. Фәндәр эшләгәндә бик кысылмады, аш бүлмәсендә кыштыр‑кыштыр килде, нәрсәдер пешереп азапланды.
Эшләр төгәлләнде. Кичке дүртләрдә әби останы аш табыны янына дәште.
— Халидәттәй, кичәдән бирле борчып торган соравымны бирәсем килә, кызыксынганга гаепләмәгез. Шушы яшьтә ничек берүзегез яшисез? Берәр социаль хезмәткәр булыша торгандыр ич?
Әби башта гаепле кешедәй елмайгандай итте, аннан моңсуланып, бөрешеп калгандай булды.


— Тыңла алайса, бик беләсең килгәч... Картым үлгәндә миңа 80 яшьләп иде. Ул да шул чамада. Бик матур, бик тату гомер иттек. Алтын куллы иде мәрхүм. Менә бу йортны икәүләп салдык. Мин гомер буе колхоз конторында баш хисапчы булып эшләдем, картым агроном иде. Колхоз дип көн‑төн җиң сызганып чаптык, ал‑ялны белмәдек. Алай дисәң, бар да шулай яшәде.
Ихата тулы мал‑туар, кош‑корт булыр иде, барына да ничек өлгерелгәндер, белмим. Бер кызыбыз, бер улыбыз туды. Кызыбыз Наилә 20 яшендә, тормышка да чыга алмыйча, гүр иясе булды. Башкалада институтта укый иде, кайткан чакта юл фаҗигасенә эләккән, шунда ук җан биргән, бахыркаем, — диде дә күзләре яшьләнеп, читкә борылды.
Халидә әби, уйларына тәмам чумып, озак кына дәшми утырды.
— Әле кызым исән булса, ул да 70 яшьтән узган булыр иде инде, — дип куйды, сүзен дәвам итеп. 
— Ә улыгыз? Әнә теге фотода ул түгелме? — дип куйды Фәндәр баядан бирле дәшмичә утыруыннан кыенсынып.
— И улым, бавырымда таш булып утырган нәрсә бу минем, ләкин сөйләми булдыра алмыйм инде, күреп торам, минем өчен бик борчылдың, ахры.
— Әйе, Халидәттәй, минем дә әни өлкән яшьтә бит, — дип җаваплады әңгәмәдәше.


— Улым исән югыйсә. Ходаем, кичер, балам турында шулай сөйләгәнгә. Юньсез бәндә булып чыкты ул. Ике тапкыр өйләнде, берсендә дә рәте булмады. Хатыннарын сайлый белмәдеме, үзе шундый эт каешы булып чыктымы. Хәмерне бик яратты, сугышып эләккән чаклары да булмады түгел. Баласы да тумады ичмасам. 60 яшьтән өстә хәзер, ялгызы шәһәрдә яшәп ята. Кайдадыр төзелештә эшли бугай, соңгы вакытларда кайтып күренгәне юк. Атасы исән чагында ук каты гына иманын укыткан идек, үпкәләде, бөтенләй баш бирми башлады. Атасын күмәргә кайтты, тик йорттан мәет чыгу белән дә туганнар алдында гауга куптарды: «Өеңне сат та миңа барып тор, ашарыма пешереп, керләремне юып торырсың...» Барган ди! Йортларын сатып, баласына киткән күпме картларның ничек көн итүен белмиләр ди! Андый хәлләр белән дөнья тулган! «Юк, улым, бармыйм! Торалганча үзем торам», — дидем кырт кисеп. Шуннан соң бөтенләй башы белән югалды. Мин каты чирләп китсәм дә, кайтмас микән? Югыйсә авыл советында әйттеләр: ата‑анасы хастага калса, балаларын юллап табып, караталар икән дип. Аның каравына да ышаныч юк. Авылдашлардан берничә тапкыр ишеттем: машинасында авылга хәтле кайта ди, тик, кереп тә тормыйча, кинәт кенә борылып китә дә бара ди. Юлдан язган дип әйтимме инде? Кешедән яхшы түгел!


Фәндәр Халидәттәй сөйләгәннәрне ушы китеп тыңлап утырды. «Тәрбияләре шул төсле булган», — дип уй йөртергә дә ашыкмады, үзе нинди сабыр, миһербанлы апага охшаган ич. Фәндәр үзе бит әнкәсен карыйм дип өйләнергә дә кыймады. Хатыныннан аерылып кайткач, «Сез озак карадыгыз», — дип анасын сеңлесеннән үзенә алып кайтты. Бер сүзеннән чыкмый! Авыр булса да, түзә. Ир кешегә хатын‑кызны каравы бик җиңел түгел...
Сөйләп беткәч, Халидәттәй авыраеп китте. Әллә ничек агарынды, күзләре дә томаланды бугай. Күңелеңне бушату җиңел түгел шул, аеруча олы кешегә. «Улым, акчамны түлим дә, ятыйм әле, әллә нигә буыннарым йомшап китте», — диясе итте ул. Акчаларын санап, Фәндәрнең кулына тоттырды. Нәкъ шул вакытта сак кына ишек шакыдылар. «Үзем‑үзем», — диде Фәндәр, әби егылып китмәсен тагын дигәндәй, йөгереп барып ишекне ачты. Ә анда үзе белән яшьтәш, нәкъ диварда эленеп торган фотосурәттәге кеше басып торганны күргәч, артка чигенде. Улы кайткан! Тик нигә ишек шакып тора инде, чит кеше сыман?
— Улым! — дип бер генә сүз әйтте Халидәттәй.


Анасына баласы иң кадерлесе инде, нинди булса да... Сикереп торып улына каршы укталганда, гөрселдәп идәнгә барып төште.
Ике ир сүзсез генә әбине диванга сузып салдылар. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, ләм‑мим сүз дәшүче булмады. Әбине караган табиб егет тиз‑тиз кан басымын үлчи башлады, йөрәк тибешен тикшерде. Тик соң иде инде... 90 яшен тутырыр‑тутырмастан, табиб кулында һәм иң кадерле кешесе — улы янында әбинең җаны тәслим кылды.
Фәндәр аның бердәнбер улының: «Әнкәй, мин кайттым, гафу ит мине... вакытында кайт­мавым өчен», — дип пышылдаган сүзләрен аерымачык ишетеп торды һәм акрын гына кузгалып чыгып китте.
Юл буе бар тизлеккә машинасын куды Фәндәр. Башында уйнаган хис‑тойгыларны якын китермәскә тырышты. Бүген күргән‑ишеткәннәрне бөтенләй хәтердән җуясы иде. Табигать тә, гүя, шуны сизә: күбәләк‑күбәләк кар бөртекләре әллә җиргә төшә, әллә җилгә ияреп, ерак‑еракларга очып китә...

 

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: