Онытырга сине мөмкин түгел
Онытмадым сине, туган ягым,
Яшәсәм дә күптән еракта.
Чишмәләрең күз алдында тора,
Каеннарың яши йөрәктә.
Туган якка кайтсам мин урыймын
Яшьлектәге чишмә буйларын.
Гармун тарткан егет чакларыма
Алып китә никтер уйларым...
Шаулап-гөрләп каршылыйлар мине
Ташлар ярып аккан чишмәләр.
Онытмыйлар, күптән кайтмасам да,
Эч серләрен миңа чишәләр...
Бөдрәләрен җилдә тарый-тарый,
Каршы ала Нөгеш таллары.
Шул талларда һаман яши сыман
Яшьлегемнең сөю таңнары...
Мин онытмам Сине, туган ягым,
Еракларда гомер итсәм дә.
«Хуш авылым» көен мин җырлыймын
Синнән аерылып киткәндә...
Моң кирәк...
Җырның кемгә, нигә кирәге бар,
Йөрәгеңнән моңнар акмаса.
Җанга ятыш көйләр сине сагнып,
Күңел тәрәзәңне какмаса.
Моңсызның һич кирәге юктыр,
Моңсыз җырлар сару кайната.
Көннәреңне төнгә әйләндерә,
Көләч йөзләреңне саргайта.
Күрер күзгә гади, моңлы җырлар,
Шагыйрь сүзләреннән башлана.
Композитор аңа көен сала,
Җырчы моңы белән сафлана.
Күпләр бу тылсымлы, мавыктыргыч
Җырның күкләренә үрелә...
Укып кына аны аңлап булмый,
Ул сатылмый, бары югарыдан
Сирәкләргә генә бирелә...
Кемнән нәрсә кала...
Яшәгәндә яшәү кирәк
Белеп яшәү кадерен.
Китеп барсаң бар да кала,
Калса кала каберең...
... Еллар үтә, вакыт җитә,
Мин дә кердем көземә.
Миннән җирдә нәрсә кала,
Шуны барлыйм үземә.
Теләсәң, теләмәсәң дә,
Дөнья калыр миннән дә...
Нинди җаваплар бирермен
Газраиллар килгәндә?..
Хәер, миннән нәрсә калсын,
Мин — сугыш баласыннан.
Ким-хур булып яшәмәдем
Кешеләр арасында...
Миннән дә кала зур байлык:
Уралым, азат илем.
Бетмәс-төкәнмәс хәзинә —
Кадерле ана телем.
Миннән соң кала балалар,
Яшиләр оныкларым...
Туруннарымны күргәндә
Нурлана офыкларым.
Ана телдә китапларым —
Миннән аларга бүләк.
Телебезне сакласыннар,
Бу миннән изге теләк.
Ике гомер тоташ бирелми
Нигә кеше гомер көзләренә җиткәч,
Үткәннәргә кайта, уйлана...
Тәнкыйть күзлегеннән карый ул үзенә,
Гүя йокысыннан уяна...
Мин дә җиттем ахры шул чорыма бүген.
Нидер борчый кайчак күңелем.
Уфтанырга ныклы сәбәп тә юк сыман,
Аңлыйм аның кирәк түгелен.
Җитмеш тугыз яшькә кадәр хезмәт иттем,
Эшләп һич кенә дә туймадым.
Әйтерсең лә мин киткәнмен озын ялга.
Тик әйтергә аны кыймадым...
Эчтәлекле, матур тик бер шигырь эзләп
Шигъри болыннарны таптадым.
Егерме ел буе һәр көн эзләсәм дә,
Җанга ятыш шигырь тапмадым.
Озын-озак артист күлмәге дә кидем,
Театрда теләп уйнадым.
Әбекәй ролен дә башкарган чак булды,
Төп ролем алда, дип уйладым.
... Алда торган максатларым үтәр өчен
Бер гомерем генә җитмәде...
Шунсы куанычлы: дусларым күп булды,
Гомеркәем зая үтмәде...
Туганнарым ташлап китмәде.