Туган як
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
31 октябрь 2024, 11:00

Сугыш шаукымы

«Яныгызга утырырга ярыймы?» — дип дәшүгә сискәнеп киткән Әнисә берничә дәвалану бүлмәсеннән соң арып‑алҗып, ярым караңгы ароматерапия кабинетына килеп кергән иде.

Сугыш шаукымы
Сугыш шаукымы

Республика шифаханә­ләренең берсенә ял итәргә килде ул. Янында урын алган ир‑атка чама белән илле‑илле биш яшь тирәсе бирергә була.
Сөйләшеп киттеләр.Таныш булмаган кешене дә сөйләндерә белү — Әнисәнең төп сыйфаты. Нык­лап яза башлаганнан бирле шуны аңлады ул: адәм баласы, кемгә сөйләгәнен дә белми, үз язмышын сиңа ачып сала. Менә әле унбиш минут та үтмәде, бу кешенең язмышы инде ап‑ачык булып күз алдына килеп тә басты. Дөресрәге, яза торган кеше икәнен белдергәч, ул үзе аңа ачылып сөйләде. Ир: «Үз тормышым турында үзем китап язар идем әле,» — дип тә өстәде.


...Илһам — күрше шәһәр кешесе булып чыкты. Тазалыгы какшый төшкәч, эшләгән җиреннән ял итәргә җибәргәннәр үзен. Гомере буе машина йөртүче булып нефть компаниясендә хезмәт куйган. Аяк‑куллары сызлый, башы еш әйләнә, биле кузгала. Профессионал чир инде бу — остеохондроз. Заманында техникум тәмамлап, механик һөнәрен үзләштерсә дә, яшьтән машина йөртү белән мавыккан Илһам, үз оешмасында механик булып эшләү тәкъдиме алса да, ризалык бирмәгән.


Гомеренең иң хәтердә уелып калганы гына түгел, иң ачысы, иң төчесе — илгә хәрби хезмәт итү еллары.


— Армия хезмәте тәмамланырга нәкъ ике ай калгач, частьтән безне — берничә егетне Әфган җиренә озаттылар. Әти‑әни бу турыда белми дә калды. Ут эченә эләктек. Дустым Хәлилгә — автомат, миңа пулемет тоттырдылар. Без аларны кырабыз, алар — безне. Мәетләрнең иге‑чиге юк. Шул үлекләрне мин гомерем буе төшемдә күреп саташтым. Берничә ел әти‑әни минем өчен хафаланып яшәде. Төн уртасында өйдә кемдер йөрсә, сикереп торып үрә ката идем. Кычкырган, елаган чакларым күп булды. Изрәп‑тынычланып йоклап китү сәләте унбиш‑егерме елдан соң гына кайт­кандыр, мөгаен.


Гаилә кордым, балаларыбыз туды. Ләкин сугыш шаукымы минем тынычлыгымны гомергә җуйган иде, якыннарым да аны минем аша сизделәр. Җан үрсәләнүен баса алмый, аракыга үрелдем, туганнарымның тыныч тормышын бозып җәфаладым. Хатыным Нәфисәгә гомерем буе рәхмәтлемен. Ни генә кыйлансам да, ул мине ташламады, битәрләмәде. Хәзер инде мин лаеклы ялда. Инфаркт кичердем. Табиблар көчкә саклап калды үземне. Сугышта син дошманны үтермәсәң, ул сине юк итәчәген аң белән аңласаң да, йөрәк кабул итми икән ул. Менә шушы аянычлы үкенү белән гомер кичердем...


Илһам сөйләп беткәндә бүлмәгә тагын бер дәваланучы килеп керде.
— Монда сандугач сайравын тыңлап, онытылып утыралар. Шулай тынычланалар, — дип шелтә белдерде ул.
Әнисә белән Илһам бүлмәдән чыктылар. Күңел төпкелендә һич кенә дә кае­рып ала алмаслык төен калды.


Әнисә үз гомерендә беренче тапкыр шифаханада ял итә. Әллә шуңа да мондагы тормыш аның өчен аеруча кызыклы тоелды. Көне буе йөгерә‑йөгерә дәваланган халык, кич булуга бар дөньяларын онытып, ял бүлмәсенә — концерт карарга яки дискотекага җыела. Яшьләр ду килеп бииләр һәм җырлыйлар, өлкәннәр дә, яшьлекләренә әйләнеп кайткандай, алардан калышмыйлар. Башта кыенсынып торган Әнисә бүлмәдәшләре белән бергә һичбер чараны калдырмый башлады. Кешеләр белән аралашты, үзенә бер яңа дөнья ачты, фәһем җыйды.


Илһам белән сөйләшкән көнне дә шифаханәдә концерт күрсәттеләр. Күрше шәһәрдән килгән үзешчән артистлар чын «йолдызлар»дан бер дә калышмадылар.


Бераздан ару гына салып алган бер ир‑ат ял бүлмәсенә килеп керде. Тавыш‑гауга күтәрмәде, ләкин беркемнән оялмыйча, уртага чыгып, бии башлады. «Илһам ич бу!» — дигән уй башына килеп, Әнисәнең эче «жу» итеп куйды. Куып чыгарырлар үзен, дип кызганды ул аны. Моны сизенепме, Илһам ял бүлмәсеннән чыгып китте. Ир ял итүчеләргә борылып та карамады. Аның үз уйлары, үз борчулары башыннан ашкан иде.

 

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: