Төбәкара фестиваль Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Ютазы һәм Баулы районнарыннан катнашучыларны җыйды. Чарада балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты мәсьәләләре көн кадагында торды.
Фестиваль совет язучысы‑авангардист, шагыйрь, драматург һәм хәрби хәбәрче Гадел Кутуйның 1944 елда, Бөек Ватан сугышы окопларында, улына багышлап язган «Рөстәм маҗаралары» повестена 80 ел тулуга багышланды.
Милли мәдәниятләр үзәге фойесында Гөлнара Фәләхова һәм Анна Шакированың әкияти картиналар күргәзмәсе, шулай ук китаплар һәм сувенирлар күргәзмәсе, фотозона оештырылды.
Әдәби чарада катнашучыларны Октябрьский хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева сәламләде:
— Фестивальнең балалар һәм яшүсмерләр укуына багышлануы куанычлы, һәм бу чара — үсеп килүче буынны тәрбияләү, аны китап укырга өйрәтү ысулларының берсе.
22нче мәктәпнең театр студиясендә тәрбияләнүчеләр «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча мини‑спектакль күрсәтте. Укучылар Рудольф Нуреевның балачагы турында «Рудик» нәфис фильмын карадылар.
«Үзгәрүче дөньяда балалар укуы» исемле түгәрәк өстәл артында үсеп килүче буын укуының мөһимлеге һәм кирәклеге, әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында әдәбиятчылар, галимнәр, психологлар, педагоглар, китапханәчеләр, җәмәгать эшлеклеләре киңәш‑табыш кордылар. Спикерлар булып Мәскәүдән килгән кунаклар — Балалар һәм яшүсмерләр язучылары берлеге идарәсе рәисе Светлана Кривошлыкова һәм «Чадокнижки» проекты җитәкчесе Елена Рудавина, шулай ук Казаннан шагыйрь һәм театр белгече Луиза Янсуар чыгыш ясады.
Светлана Кривошлыкова ассызыклаганча, күп санлы бәхәсләргә карамастан, хәзерге балалар укый, әгәр алар белән беррәттән ата‑аналары да кулларына китап алса.
Казан шагыйре һәм театр белгече Луиза Янсуар сүзләренчә, икенче ел битараф булмаган кешеләрне, энтузиастларны җыя торган фестивальнең мавыктыргыч һәм дәртләндергеч энергетикасы һәм зур киләчәге бар.
Төбәкара чара мәдәниятара хезмәттәшлек форматында уйланылган һәм ул Ык елгасының ике ярында берничә көн дәвам итте: быел ул Башкортстанда башланып, Татарстанда тәмамланды.
— Әдәби алмабызны без туганнарча бүлешәбез. Бу дуслык, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу билгесе, — диде әлеге фестиваль идеясе авторы, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестена багышланган музейга нигез салучы Ютазыдан Илмира Гобәйдуллина.
Сүз уңаеннан
«Урталай бүленгән алма» — Гадел Кутуй улы Рөстәм Кутуй иҗат иткән повесть исеме.
Фестивальнең девизы — Рөстәм Кутуйның «Нихаль» повестеннан цитата: «Алманы урталай бүл, һәм йөрәкнең ничек яшәвен күрерсең».
Елена КРЮКОВА