Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 сентябрь , 17:07

Көй‑моңнардан үрәм такыялар

Якташыбыз Закуан ага Сәлимшинның чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аларда — хисләр дәрьясы, мәхәббәткә мәдхия, туган якка соклану, аның бай табигате белән хозурлану...

Көй‑моңнардан  үрәм такыялар
Көй‑моңнардан үрәм такыялар

Моң агыла янган йөрәктән — Закуан ага нәкъ менә шулай дип бәяли бүгенге көндә үзенең хис‑тормышын. Язгы ташкын кебек күңел түреннән ургылып чыккан көй‑моңнарыннан такыялар үрүен дәвам итүче шәһәрдәшебез соңгы арада үзе кебек үк талантлы Алия Закирова белән хезмәттәшлек итә башлавы турында горурланып бәян итте.
Тумышы белән Башкортстанның Туймазы районы Серафим авылыннан, хәзерге вакытта Кандра авылында яшәүче искиткеч сәләтле һәм тыйнак музыка укытучысы Алия Фәрит кызы һәвәскәр шагыйрь Закуан ага Сәлимшин иҗат иткән шигырьләр белән бер тапкыр гына сәхнәгә чыкмаган. Чыннан да, бөтен уй‑теләкләрең, җаның түренә салынган хис‑тойгыларыңны чагылдырган шигырьләрең моң булып халык күңеленә үтеп керә икән, бу үзе бер зур казаныш, үзе бер юаныч.
Кеше дә бит җирдә җырлап яши,
Хезмәт сөйсә кала данланып.
Әйдә, яшик без дә гөлләр кебек,
Гөлләр кебек балкып, шатланып! — менә шулай дип Закуан ага Сәлимшин ихлас күңелдән мөрәҗәгать итә үз тыңлаучысына.
Гомумән аның җан торышы, күңел халәте тасвирланган шигырьләрендә ышаныч, өмет, сагыш, юксыну, шул ук вакытта ялгызлыктан туган ачы хисләр...

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: