Туган як
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
8 август 2024, 12:32

Кичерелмәгән гөнаһ

Быелгы матур җәй вакытында дәвахәнәдә ятарга туры килде. Ә ул шундый җир, анда кешеләр бер‑берсе белән бик тыгыз элемтәдә тора. Вакыт күп, дәвалану эшләреннән тыш, бер‑берең белән сәгатьләр буе әңгәмәләшәсең. Ул кеше сиңа үз язмышын бәян итә, син үзең турында сөйлисең. Барына да түгел, шунда үзеңнең күңелеңә охшаганы, сер бүлешердәе һичшиксез табылмый калмый.

Кичерелмәгән гөнаһ
Кичерелмәгән гөнаһ

Янымда олы гына бер әби ятты. Аңа инде 88 яшь. Өч баласы янына чиратлап килеп хәлен белеп тора, яшәлгән гомере белән дә бик канәгать. Ул сөйләгән язмыш минем игътибарымны җәлеп итте һәм бу турыда язмый кала алмыйм. Бу язмыш турыдан‑туры аның үзенә кагылганга, ул бик дулкынланып, берничә кат түкми‑чәчми сөйләп чыкты. Аның тормыш иптәше Иркә Булат турында иде ул хикәят. Вакыйгалар үткән гасыр урталарына туры килә.


...Булат кечкенә генә гәүдәле, теремек кенә бала булып дөньяга килә. Әти‑әнисе бер‑берсен өзелеп яраталар, сабыйлары туганга да сөенеп бетә алмый алар. Ләкин әтисе Кәримне чит җирләргә вербовать итәләр. Еш‑еш кына ул аннан ялга кайтып йөри. Кайткан чакта улына кечкенә генә матур бүрек, кыска сырма, курчакка гына ярардай киез итекләр алып кайта.
— Улыбыз бик иркә булып үсә бит әле, — ди Галимә, иренең улларын бик тә яратып, матур әйберләр алып кайтып куандыруына берчә сөенеп, берчә куркып. 
Бала‑чаганы беркем иркәләми ул заман гаиләләрендә.


— И хатын, Булатыбызны бигрәк сагынам бит читтә, шушы бала гел күз алдымда тора, ачуланма, ә син үзең бик иркәләмә инде, яме? — дип җавап бирә ир.
Иркә Булат дигән кушамат кеше теленә дә кереп китә, ул аңа гомере буе ябышып кала...
Икенче кайтканда Кәрим улына велосипед, тагын әллә нинди авылда күз күрмәгән уенчыклар ала. Тик поездда аны талыйлар. Әйберләрен, азмы‑күпме акчасын тартып алалар да, үзен үтереп, поезд ишегеннән төртеп төшерәләр.


Бу хәл Галимәне бөтенләй бөгелеп төшәргә мәҗбүр итә. Башта Булат аның юанычы‑куанычы булса, соңырак аңа ул артык була башлый. Татарстан ягыннан эш буенча авылларына килгән бер ир аның башын әйләндерә, үзе белән китәргә өнди.Тик бер шарты була аның: Галимәнең баласы картәтисе‑картәнисе белән калырга тиеш.
Галимә нишләргә дә белми, бу турыда әти‑әнисенә сөйләргә куркып йөри. Иргә чыгасы да килә, бала да кызганыч.


Уйлый торгач, ул Булатын тиз‑тиз генә киендерә дә урманга алып китә. Адаштырырга уйлый ул аны. Тик ничек итеп? Чытыр‑чатыр арасына кертә дә:
— Бүре ашасын үзеңне, аю алып китсен, син миңа кирәкмисең! — ди дә, аны калдырып, үзе алга йөгерә.
Артыннан өч яшьлек баласы җан өшеткеч тавыш белән: «Инәкәй!» — дип кычкыра.
Ана кеше катып кала. Йөрәге туң кеше дә бала­сының мондый ачыргаланып кычкырганына чыдый алмас. Ул шулай берничә кат аны ташлап китәргә тырышып карый. Ачу белән жәлләү бер‑берсе белән көрәшә, икенчесе беренчесен, ниһаятъ, җиңә. Хис‑тойгыларыннан тынычлана алмаган Галимә кайтып бу турыда килендәшенә сөйли.


— Нишлим, килендәш? Бир бер киңәш. Нишләтим, кайда калдырыйм баламны? — дип өзгәләнә.
Кич үк анысы ире белән киңәшләшә дә, Галимәне чакырып ала.
 — Безнең бит үз балабыз юк, әйдә, безгә калдырып тор. Вакытлыча гына. Сагынсаң, кайтып күреп китәрсең. Әйбәтләп яшәп китсәгез, алып та китәрсең, — дип үгетлиләр Галимәне.
Тик хатынның нигәдер алай итәсе килми. Ул әйбәтләп үз әткәсе белән әнкәсенә үтенечен сөйли:
— Җибәрегез мине, зинһар, алып калыгыз, мин гел белешеп торырмын, — дип сүз бирә.


Карт белән карчык бик авырлык белән генә ризалыкларын бирәләр.
...Иркә Булатны көчкә‑­көчкә генә үстерә алар. Сугыштан соңгы авыр, ачлы‑туклы еллар... Бигрәк тә кием‑салым юнәтүе кыен була. Авылдашлары жәлләп сәләмә кием бирә, үлгән кешеләрнең дә киемен кидерәләр. Иркәлекнең әсәре дә калмый. Кем иркәләп утырсын аны? Картаеп беткән, бер аяклары гүрдә булган картәти‑картәнисе үзләренең дә җанын чак асрый.
Галимә үз авылыннан ерак булган Сарман районының бер авылында гомер итә. Тагын бер ир, бер кыз бала таба. Олы баласын ана хәтереннән чыгармый. Улы турында калдырып киткән авыл советыннан белешә башлый. «Андый бала монда юк», — дигән җавап ала. Кайтырга аңа җай тими. Ире дә учакка күмер өстәгәндәй: «Кемгә кирәк синең балаң? Әллә кайчан ачтан үлгәндер инде», — ди.


Ә Иркә Булат, тормышның бар авырлыкларына үч итеп, исән кала. 12 яшеннән үк сабан сөрә, колхозның башка эшләренә йөри. Әйбәт эшләгәнен күреп алып, ФЗОга укырга җибәрәләр үзен. Егет булып җитә. Төзелештә эшләгән вакытта нәкъ шушы вакыйгалар турында сөйләгән Сәлимә апаны очрата. Бер‑берсенә гашыйк була яшьләр. Бергә яши башлыйлар, ике балага гомер бирәләр. Сәлимә апаның үз әти‑әнисе исән булганга, Булатының да әнисен табасы килә. Башта туганнарын белешә, адрес­ларын таба ул. Хат та килә, телеграмма да. Үзләренә чакыра Галимә. Ләкин балалар кечкенә, ерак юлга чыгарга куркыта. Берничә көннән әнкәй булырга тиешле кеше үзе килеп төшә. Бер атна җәяү атлаган була ул. 


Инде 30ын тутырган малаен кочаклап үкси‑үкси елый Галимә апа.
— Мин синең әниең, улым, барысы өчен дә гафу ит мине... — дип тәкърарлый ана кеше.
— Юк минем анам, үлгән ул әллә кайчан. Баласын урманда адаштырырга тырышкан, аны ничә еллар буе күрергә теләмәгән кеше нинди ана булсын ди? Ашарыма ризык, киеремә кием булмаганда кирәк иде миңа ана дигән кеше. Авыр минутларда, ач көннәремдә ничә тапкырлар чакырдым мин аны. «Инәкәй, кайт инде», — дип күпме өзгәләндем. Ә ул кайт­мады...
Әллә ничә кат кабатлана мондый авыр сөйләшү, тик боз эреми. Галимә апа да нидер өмет итеп кайтып китми, 18 көнләп тора ул улы янында. Куып җибәрмәгәч, Сәлимә дә ире инде анасының гөнаһын кичергәндер дип уйлый.


— Оныт син аның начарлыкларын, әнә бит ничек өзгәләнә, — дип үтенә иренә.
Ләкин Булат кумый да, «Әнкәй, гафу иттем, хафаланма», — дип тә әйтми.
Ә Галимә апа килененә үзенең рәхмәтен җиткерә.

— Син бит мине балам белән очраштырдың, ул гафу итмәсә дә, мин бераз гөнаһымны җуйган сыман булдым. Рәхмәт, килен,— дип, елап җибәргән болай да бәләкәй әби, тагын да кечерәеп кала.
Бу хәлләрдән соң, өченче балалары тугач та, Булат гаиләсе белән Татарстанга бара. Тик барыбер ана белән ул арасында җылылык урнашмый. Әллә шуңа да аңа Галимә апаның вафат булганын беркем дә хәбәр итми. Бу турыда Булат туганнары аша гына ишетә...

 

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: