Ульяновск өлкәсенең Инза районы Глотовка бистәсендә туган ул. Әти-әнисе тимер юлында эшләгән. Авылга күчеп кайткач, әтисе Әнвәр Мостафа улын клуб мөдире итеп куйганнар. «Ленин юлы» гәзитенең актив хәбәрчесе, «Алтын башак» әдәби берләшмә әгъзасы булып, йөрәккә үтәрлек язмалары белән танылган. Менә кайдан килә икән Лилиядәге язу сәләте! Әнисе Миңлегөл Әхмәди кызы яшелчә үстергән, умартачы булып эшләгән.
Балаларын өзелеп яратсалар да, авылда мәктәп булмау сәбәпле, төпле белем алсыннар дип, Туймазы шәһәрендәге 1нче санлы мәктәп-интернатка урнаштыра алар.
Беренче сыйныфтан алып бик теләп бию түгәрәгенә йөргән Лилия ханымда бүген дә, 70 яшен тутырып килүгә карамастан, биючеләрдә генә була торган өрфиялелек сизелә.
Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумының театр бүлеген тәмамлап, Октябрьскийның тегү фабрикасы үзэшчәннәр клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Аннары шул ук вазыйфаны озак еллар Серафимның «Октябрьскнефть» клубында башкара. Атна саен халык клубка ашыга, тамаша залында алма төшәр урын да булмый.
Башкорт теле укытучылары житмәү сәбәпле, Серафим авылының 1нче балалар бакчасына чакыралар. Дәртләнеп тотына Лилия Әнвәр кызы бу яңа эшкә. Балалар өчен шигырьләр язып, музыкаль һәм биюле уеннар уйлап чыгарып, Сабантуйлар, Нәүрүз, Карга туе, Нардуган бәйрәмнәрен үткәрә.
2016 елда «Туймазы хәбәрләре» гәзитенең җәмәгать хәбәрчесе Елена Ануфриеваның «Без яшәргә теләгән дөнья» китабында аның 38 шигыре басылды. Күп кенә шигырьләренә төбәк композиторлары көйләр язды.
«Туймазы хәбәрләре», «Туган як», «Кызыл таң», «Өмет», «Яншишмә» гәзитләрендә татар, башкорт һәм рус телендәге шигырьләре, юмористик хикәяләре даими басылып тора.
«Туймазы хәбәрләре» каршында эшләп килгән «Алтын башак» һәм районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзасы.
2018 елда «Күңелем сәйләннәре» дип аталган шигырьләр һәм «Авылым мәзәкләре» юмористик хикәяләр җыентыгы үзнәшер юлы белән дөнья күрде. Шул ук елны Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятендә «Йөрәк моңым» дигән китабы басылды.
2023 елда татар халкының рухи мәдәни байлыгын саклауда һәм арттыруда зур эшләр башкарган өчен, Лилия Кашапова-Искужинага Башкортстан Мәдәният министрлыгының һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи мәдәни үзәге җирле иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә менә күптән түгел генә аңа татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган олы хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
Иҗатына күз салсак, тоташ хисләр ургыла шигырьләреннән: алар күңелдә якты эз калдыра, җанга бал һәм май булып ята.
Әлфия Шәйхлисламова,
«Алтын башак» әдәби берләшмәсенең татар‑башкорт бүлеге җитәкчесе
Хисләремне сезгә өләшәм
Хисләремне тәлгәш‑тәлгәш җыеп
Һәр таң саен сезгә өләшәм.
Бер дулкында булган чакта гына,
Йөрәк белән йөрәк серләшә.
Һәр җанына юллар таба Галәм,
Күңел түрен нурлар балкыта.
Бер мизгелдә кереп оялый да
Бөтен булмышыңны яктырта.
Шул яктылык булса күңелләрдә,
Җирне бизәү өчен көч булыр.
Хисләребез кояш кебек балкып
Изгелеккә генә омтылыр!
Икмәк
Икмәк бит ул — хикмәт бит ул,
Табыннарның олуг күрке!
Һәр ел саен ишелеп уңсын,
Ил байлыгы мулдан булсын!
Икмәккәем, сине данлап,
Бетерерлек түгел сөйләп.
Җырыбыз да нәкъ шул хакта,
Бергә җырлыйк, дуслар, көйләп.
Бер орлыктан шытып чыгып,
Башак булып җитлегәсең.
Сәламәтлек, көч һәм туклык —
Яшәр өчен көч бирәсең.
Син яшәүнең чыганагы —
Башак саен яшәү көче.
Җаның тыныч, эшең уңай,
Өйдә булса икмәк исе.
Ата‑ана каршы ала
Яшь парны да икмәк белән.
Яшик, дуслар, балакайлар,
Икмәк кадерен белеп гелән!
Бердәм булыйк!
Халкым — ялкын, халкым — алтын, түзем халкым!
Бергә булыйк! Бердәм булыйк, бергә атлыйк!
Илебезне, җиребезне, суыбызны
Уттан‑туптан, дошманнардан бердәм саклыйк!
Бергә булсак, «Ил төкерсә күл булачак!»
Үткәннәрне искә алыйк, бөгелмик без.
Минем халкым беркайчан да баш имәгән,
Һичбервакыт бирешмәгән, чүкмәгән тез.
Дөреслек бит безнең якта — аңлый күпләр,
Безне саклый, безне яклый кояш‑күкләр!
Без җиңәрбез! Үтәр, үтәр авыр чаклар,
Җиңү хәбәрен китерер чаптыр атлар!
Күз яшьләре аша килгән Җиңү көнен
Көтеп алып, бөтен халык бәйрәм итәр.
Тик ышаныйк, тик бирешмик коткыларга,
Бер сулыштан бергә булсак ул көн җитәр!
«Алтын башак» алтын орлык сипсен җиргә
Шагыйрь күңелен аңлау, дуслар, җиңел түгел,
Алчак була кайчак шулай безнең күңел...
Ал чагы да була аның, гөл чагы да,
Я булгалый: «Күңелкәем, ак та түгел».
Аңлый сине шагыйрь җанлы кеше генә,
Үзең кебек хыялый ише генә.
Уй‑хисеңнең, фикерләрең тирәнлеген,
Һаваларның ни катында йөргәнлеген.
Очраштырдың мине шундый затлар белән!
Рәхмәтлемен сиңа,Тәңрем, һәрчак, гелән.
«Алтын башак» алтын орлык сипсен җиргә,
Шытып чыгып җан азыгы бирсен Илгә.
Һәр ел саен яңа иҗат җимешләре
Халкым күңелен бизәп торсын тукландырсын.
Ә шагыйрьләр тапсын үзе теләгәнне,
Шигырьләре белән безне сокландырсын.
Башкортстан — гүзәл Илем минем
Курай моңын ишетүем була,
Күз алдыннан үтә колыннар,
Урал‑тавым, Башкортстан илем,
Урман‑кырлар, яшел болыннар.
Тыныч тормыш төзи сөйгән халкым,
Мәрхәмәтле, эшчән, кунакчыл.
Республикам данын арттыручы —
Асыл ташлардан да ул асыл!
Башкортстан — гүзәл илем минем,
Хөрмәт итәм, җирем‑алтыным.
Кая китсәм, өзелеп сиңа кайтам
Баса алмыйм йөрәк ялкынын.
Синдә минем саф һавам һәм суым,
Шигырь вәгъдә иткән чаңнарың.
Синдә минем алиһәм һәм җырым,
Алсуланып туар таңнарым.
Әнгам Атнабаевка
Әнгам агай, мин гашыйкмын сиңа,
Җырлап тора һәрбер шигырең.
Яттан беләм күбесен, әллә шуңа,
Һич кимеми синең кадерең.
Йөрәк түрләрендә урын алдың,
Шигъриятең яши, Атнабай!
Һәр әсәрең күңелемә салдың —
Ягылгандай, гүя, атланмай.
Зирәк булдың, осталыгың белән,
Яулап алдың иҗат баскычын.
Җор сүзләрең белән һәрчак, гелән
Таба алдың йөрәк ачкычын.
70 еллар элек язылса да,
«Бүген дә шук безнең малайлар...
Акыл керер вакыт җитсә дә, шәт,
Кул бирмиләр кайбер агайлар».
Студент чагым истә. Чайкап башың,
Артка ташлап төшкән чәчләрең,
Һәм сикертеп алып шаян кашың,
Йөрәкләргә саф нур чәчкәнең.
Канат куя белдең авыр чакта,
Үз абыем кебек син якын.
Төртмә телең белән һәрчак сафта,
Күпме булган синдә ут‑ялкын.
Шук елмаеп мыек асларыннан,
Килеп кердең безнең күңелгә.
Такташныкы кебек иҗат тавың
Еллар аша балкып күренә!
Йөрәгемдә калдың нур булып
Ап‑ак чәчәк дулкынында барам,
Ромашкалар кала як якта.
Чишмәбезгә суга килдем әле,
Әнкәй искә төшә шул чакта.
Самавырга чишмә суын сала,
Чожлатыплар ала коймагын,
Җиләк кайнатмасы тел йотарлык,
Өстәлендә балы,каймагы.
Чөкердәшеп чәйләр эчкән чаклар
Күнелемдә калган уелып.
Әнкәй‑әнкәй, җан кисәгем минем!
Йөрәгемдә калдың нур булып.
Хатирәләр
Авылымның һәрбер сукмагында
Истәлекләр ята ярылып.
Еллар үткән саен хатирәләр
Йөрәкләрдә яши сарылып.
Урамнарның бәпкә үләне,
Якын дуслар, күрше‑күләне,
Чишмә буе, кичке учаклар...
Әй, ваемсыз тиле яшь чаклар.
Чияле тау, каен җиләге,
Җиләк белән тулы чиләге,
Печән өсте, миләш‑баланнар,
Хуш ис бөркеп торган аланнар.
Дәрте ташкан егет‑кызлары,
Шаулап килгән ямьле язлары,
Гармун моңы, кичке уеннар,
Озатышу, кайнар куеннар ‑
Барысы‑барысы искә төшәләр.
Әкрен генә кинәт дәшәләр:
Үтте‑китте яшьлек еллары,
Югалдылар аның юллары,
Күренмиләр, күзлек кисәң дә,
Ялварыплар башың исәң дә,
Тик калдылар күңел түрендә.
Яши йөрәгемдә бүген дә,
Йөрәк түрләрендә бүген дә.
Яз куәте
Назлар тулы язлар килә тагын,
Түз йөрәгем, түз син аз гына.
Күңелләр дә чәчкә ата язын —
Бу куәткә ия яз гына.
Яз аенда тугангадыр, бәлки,
Күңел көтә, йөрәк ашкына.
Күр, иркәли кояш табигатьне —
Җылы җитмидер шул барсына.
Алтын тубалына тутырган да,
Мулдан сибә нурын, жәлләми.
Югыйсә бар кешеләрдә шәфкать —
Кирәк түгел икән әлләни...
Тамчы тавышы да гүя бер моң,
Тыңлап кара туктап аз гына.
Кар астында яткан чәчәкләрне
Уята бит бары яз гына.
Хәтер капкалары
Хәтер капкалары ачыла да,
Таңга кадәр кайчак ябылмый.
Дулкын-дулкын килеп кагыла да —
Нинди генә уйлар агылмый.
Саф мәхәббәт хисе уянганы,
Йөрәкләрне биләп алганы.
Куллар гына чак-чак тиеп китсә,
Бит очлары дөрләп янганы.
Туй күлмәге киеп әйләнүләр,
Саф сөюнең тәүге җимеше —
«Әннә» диеп әйткән сүзләре,
Очкынланып янган күзләре.
Балаң үсеп буйга җитүләр,
Туйлап бергә бәйрәм итүләр.
Оныкларның бик тиз үскәне...
Тик ашыгып көзләр җиткәне.
Юк, уфтанмыйм, рәхмәт Раббыма,
Мине кабул иткән халкыма!
Оныкларны күрү зур бәхет,
Һич кирәкми алтыннан тәхет.
Исән булсын онык-балалар!
Болыт кебек еллар агалар.
Калсын җирдә бездән изгелек,
Бергә кылыйк көн дә игелек!
Лилия Кашапова-Искужина