Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
26 апрель , 13:33

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (Ахыры)

...Уртанчы кызы Алсу гаиләсе белән көтмәгәндә кайтып төште. Тиз генә мунча ягып җибәрделәр, бәлеш салдылар. Оныклар аяк астында бөтерелә. Һәр гаилә өчен моңардан да зур бәхет бармы? Һәммә нәрсә гап-гади, бер төсле кебек, ләкин искиткеч ихлас. Шундый бергә булулардан да зуррак сөенеч юктыр сыман адәм баласына.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (Ахыры)
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (Ахыры)

Үлем үкенечсез булмый

...Уртанчы кызы Алсу гаиләсе белән көтмәгәндә кайтып төште. Тиз генә мунча ягып җибәрделәр, бәлеш салдылар. Оныклар аяк астында бөтерелә. Һәр гаилә өчен моңардан да зур бәхет бармы? Һәммә нәрсә гап-гади, бер төсле кебек, ләкин искиткеч ихлас. Шундый бергә булулардан да зуррак сөенеч юктыр сыман адәм баласына.
— Әни, без иртүк китәрбез инде, яме? — диде Алсу ятар алдыннан.
— Бәй, кызым, иртәгә эшкәмени соң?
— Әйе шул, иртәгә киявеңә эшкә дип шалтыраттылар.
Шушы сөйләшүдән соң ятып йокладылар. Иртән аларны озатырга балалар да уянды. Ләкин әле бик иртә булганга, ятып торырга булдылар. Бәләкәчләр бик тиз йокыга чумды. Ләкин җылы түшәктән аерылырга сәбәп табылды: ишек шакыдылар... «Ходаем, әллә Алсуларга юлда берәр нәрсә булдымы?» — дип уйлап куйды Зәлифә коты очып. Ишекне ачып җибәрүгә, анда полиция хезмәткәре басып тора иде.
— Ильнара кызыгызның ире Солтанның сезгә килгәне юкмы? — дип сорады ул бик җитди итеп.
— Юк, алар кызым белән ярты ел элек аерылыштылар. Шул вакыттан бирле аның монда күренгәне юк, — дип җавап бирде Зәлифә, куркышыннан бөгелеп төшеп.
— Әйдәгез, өйгә керик! — диде полиция хезмәткәре.
Тупсадан үтүгә ул хәлне аңлата башлады. Зәлифәнең күз аллары караңгыланып китте. «Кызым...», — дип кенә әйтә алды ул һәм ушын югалтты. Тавышка Наилә йөгереп чыгып баскан иде. Хәлне ул шунда ук аңлады. «Әнием!» — дип кычкырды ул, ләкин бәргәләнмәде-суккаланмады, нәнәсе янына бөгелеп төште. Шул минутта сигез яшьлек баланың гәүдәсе тораташтай катты, аны утыртып та, яткырып та булмас иде. Зәлифәне, ничек кирәк шулай ушына китерделәр дә, район үзәгенә алып киттеләр. Йортка берсен дә кертмәделәр, чөнки анда криминалистлар эшли иде. Төшкә таба мәет ташый торган машина гәүдәне Уфага моргка алып китте.
... Көн буе туганнар Уфада мәет ярган җирдә йөрделәр. Балалар белән аерым психолог ханым әңгәмәләште. Нәкъ ул алар барын да белергә, әниләренең гәүдә­сен үз күзләре белән күрергә тиешлеген аңлатты. Туганнардан берәү дә моңа каршы килмәде. Ярып алып кайткач, балалар әнкәләренең үле гәүдәсен ике тапкыр күрделәр. Ышанмаслык берни дә калмаган иде. Даниярны берничек тынычландырырлык булмады: үксеп-үксеп елады ул. Аңлаешсыз сүзләре арасында: «Әнием, синнән дә әйбәт кеше юк иде бит. Әти, син ни эшләдең? Безнең хәзер әниебез юк...», — дигәне генә аң-зиһенгә барып җитәрлек булды. Наилә исә бер генә яшь бөртеге дә күрсәтмәде, аның тораташ гәүдәсе бик озак кеше кыяфәте ала алмый торды. Башы түбән иелгән, үзе ни турындадыр уйлый да уйлый. Ә өч яшьлек Мәдинә берни дә аңламый иде, күрәсең, ул олыларның шулай бертуктамый елаганнарына аптырап карап торды. Уенчыгының я берсен кулына алды, я икенчесен, ләкин апасы белән абыйсы уйнамагач, аңа да кызык түгел иде.
Икенче көнне 30 яше ун көн элек кенә тулган өч бала анасы Ильнараның мәетен авыл зиратына илтеп җирләделәр. Йөри алган бар авыл халкы, зәмһәрир гыйн­вар суыгы булуга карамастан, аны ахыр юлга озатырга килде. Мондый фаҗигале үлемнең авыл тарихында булганы юк иде...

 

Суд

Бүген төнлә бөтенләй дә күзенә йокы кермәде Зәлифәнең. Иртән Уфага юл тотасы бар. Тагын шул судка барасы инде. Юлда йөреп гаҗиз булып бетте ул ел ярым эчендә. Үзе дә бу өлкәдә күп нәрсәне белә һәм аңлый башлады кебек.
Җинаятьче киявенең туганнары тынгы бирми: я срокны кыскартасылары килә, я балаларны үзләренә аласы...
Өй эшләрен тиз генә әвеш-тәвеш китерде дә машинага чыгып утырды. Ире Рамил аны көтеп утыра иде инде. Машина алга чаба. Сөйләшми генә баралар. Сүзсез дә аңлый икесе дә: көн авыр һәм борчулы булачак. Табигать тә Зәлифәнең күңеле белән бер дулкында: көчле җил агачлардагы соңгы яфракларны йолкып алып, ачу белән җиргә ыргыта. Барыннан да шулай котылып булса икән ул...
Республиканың Үзәк суд бинасы каршында кеше өзелми, кемнәрдер борчулы йөз белән чыгып, үз юлы белән китә, кемнәрдер үз сәгатен көтә. Көлгән кеше түгел, елмаюлы йөз дә күр­ми­­сең монда, чырайлары борчулы, сөйләгән сүзләре тын гына, борын астыннан гына чыга.
Менә аларның да керер вакыты җитте, сәркатип кыз кирәкле кешеләрне барлады, тонык кына тавыш белән үзе артыннан тиешле залга керергә кушты.
Районда үткән судта чыгарылган 10 елга ирек­тән мәхрүм итү карары үз көчендә калды. Ләкин Солтанның туганнарына балалар белән очрашып тору хокукы бирелде. «Я, Хода, оныкларга бу турыда ничек белдерермен?» — дип уйлады юл буена Зәлифә, коты очып. Уфадан кайтып җиткәнче ике сәгать буена ире дә, үзе дә ләм-мим сөйләшмәделәр. Сөйләп-аңлатып бетмәслек авыр иде икесенә дә.
Суд алдыннан гына Солтанга психологик тикшерү уздырылды, аның үз акылында булуы ачыкланды. Шул вакытта аның әнисе: «Синең улың юк, Даниярны үзеңә ал, ә кызларны миңа бир», — дип ялынды Зәлифәгә. Ул катгый каршы төште. Киресенчә, балалар өчен көрәшергә тиешлеген ул шунда ныклап аңлады. Суд карары турында ишеткәч, олы онык Наилә: «Нәнәй, әгәр безне әтинең туганнары белән очраштырасыз икән, өй түбәсеннән сикерәм», — диде һәм кычкырып еларга тотынды.
Зәлифә түзмәде, адвокаты белән киңәшләшеп, Самарага кассацияга бирде. Кассация — Югары суд чыгарган карарның законлымы-түгелме икәнен раслау. Кассация бирер өчен кассацион жалоба язарга кирәк. Ул якын-тирә төбәк — безнең як өчен Самара шәһәренә я РФның Югары кассацион судына җибәрелә. Ул суд Солтанны аталык хокукыннан мәхрүм итте һәм аның туганнарына балалар белән очрашуны тыйды.
Зәлифә боларыннан да канәгать. Башка инде көрәшергә язмасын. Онык­ларны үстерергә көч кирәк. Яшь бара, хәзер ул инде 60тан өстә, көчне саклап кына яшәргә кирәк.
Соңгы сүз түгел...
Быелгы көз әллә нинди озын һәм яңгырлы килде. Чын-чынлап кара көз инде. Ноябрь башында элегрәк кар ята иде. Ә быел ике-өч көн генә җиргә кар төшеп туңдырып алды да, яңадан эретте. Аннан соң тоташ болытлы көннәр китте. Агачларда яфраклар күптән коелып беткән, көзге усал җил, инде йолкыр нәрсә калмагач, аларның ботакларын сындырырга азаплана. Ләкин аның көче генә җитми. Селки, йолка, әмма сындыралмый.
Язмыш та бу гаиләне бөгәргә-сындырырга тырышып, шундый куркыныч сынау җибәргән булып чыкты. Андый чакларда «Нигә миңа? Минем ни гаебем бар?» — дигән сорау куя үзенә адәм баласы.
Йокысыз төннәрдә Зәлифә дә бу сорауны үзенә мең кат биреп карады. Тик җавабын гына тапмады. Тормышның аяусыз табышмагына чишелешне ул гел эзли: тормыштан, кешеләр белән сөйләшкән чакларда, караган тапшырулардан һәм Интернет челтәрләрендә әйләнгән канатлы сүзләрдән... Кайчагында тапкан сыман да була, үрмәкүч ятьмәсеннән чыгарга азапланган кебек, ул да тыпырчына. Аңламый гына. Кайда башка төрле адым ясалса, ниндидер бик кирәк сүз әйтелгән булса, бу хәл булмас иде икән соң? Үзенә-үзе җавап таба башлаган вакытта гына күзе бераз ачыл­ган сыман тоела. Язмыш ачысын беркем дә алдан татый алмый. Күрә дә, белә дә алмый шул! Алай да язмыш кешене бөгә-сыга, ега да яза, ләкин булдыралмый!
...Менә инде озакламый кызының ике елына арнап коръән укытырга кирәк булачак. Бу югалту мәңге дә якыннарының хәтереннән җуелмаса да, шуннан соң җаннарына, бәлки, ниндидер тынычлык иңәр. Укыган догалар исә кызының рухына барып ирешми калмас.
Аның дәвамчылары янында булуга Зәлифә сөенеп бетәлми. Нык итеп арган, алҗыган чакларда көч бирә аңа оныклар. Ул да соңгы сулышына кадәр таянычлары булыр өчесенә дә. Тырышлыгы бушка китмәс әле...
Бер генә көнгә дә оныталмый әниләрен балалары да. Нәрсә эшләсәләр дә, «Әни дә шулай дия иде», «Әни дә шуны пешергән иде», «Әнинең дә мондый күлмәге бар иде», — дип әйтергә күнеккән алар. Оныт­мауларына җаны көйми Зәлифәнең, киресенчә, балаларының әниләренә охшавына, аны һаман чиксез яратуларына үзәге өзелерлек итеп сөенә.
Яраткан әниләре булмаганга бер ягы китек балачакларының башка ягы тулы булсын, дип тырыша ул.
Бергәләп кинога да бара, табигать кочагына да чыга, бер туган көнне үткәрми калмый алар. Онык­лар хәрәкәтле уеннарны ярата, тормышның һәрбер хозурлыгына ихлас сөенә белә. Наилә йөзү түгәрәгенә йөри, хорда җырлый. Бик матур итеп рәсем төшерә. Данияр биергә ярата. Ә Мәдинә туганнарының үрнәгендә үсә. Көн буе кызы янында йөргән кебек тоела Зәлифәгә. Берәр уңышлары булса ул: «Их, кызым, үскәннәрен күрсәң икән», — дип үзалдына кабатларга ярата.
Өтелгән бәгырен дәвалап яши күз нурлары, аларга карап, юана нәнәй-әни кеше.

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: