Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
19 апрель , 18:34

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (3)

Җәй җитте. Иртән кояш көне‑төне гөжләп торган трасса ягыннан авылга килеп чыга да, шаянланып, кешеләргә күзен кыса. «Ярышабызмы?» — ди янәсе. Ә кешеләр риза! Иртәннән кичкә кадәр кемузардан чабышалар. Кич җитсә, арып, түшәкләренә көчкә менеп авалар. Ә кояш иренеп кенә каршы якка — авыл­га терәлеп үк торган калкулык артына кереп югала. Аның арып‑талганын беркем күрми, белми.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (3)
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (3)

Күченү

Җәй җитте. Иртән кояш көне‑төне гөжләп торган трасса ягыннан авылга килеп чыга да, шаянланып, кешеләргә күзен кыса. «Ярышабызмы?» — ди янәсе. Ә кешеләр риза! Иртәннән кичкә кадәр кемузардан чабышалар. Кич җитсә, арып, түшәкләренә көчкә менеп авалар. Ә кояш иренеп кенә каршы якка — авыл­га терәлеп үк торган калкулык артына кереп югала. Аның арып‑талганын беркем күрми, белми.
— Әни, без тагын кайттык инде, — дип килеп керделәр кичләтеп Ильнара һәм өч онык.
Солтанның эзе‑юлы да юк. Бу инде китмәскә дип соңгы кайтуларыдыр... Монысында Ильнара район үзәгеннән йорт сатып алырга теләген белдерде. Нигә авылда түгел? Район үзәгендә яхшырак эш тә табарга була, балаларга укырга гына түгел, башка түгәрәкләргә йөрергә дә җайлырак. Анысы хак.


— Ана капиталына өй сатып алыйк, әни, Рамил абый, минем 450 мең сумым бар, 300 мең сум биреп торсагыз, — дип, кыенсынып кына сүз башлады Ильнара, башын түбән иеп. 
Ризалаштылар. Үзе, көн‑төн эшләп, тагын бераз акча тапты Ильнара. Гаиләсен, балаларын өйле итәсе килде аның. Ә әти‑әни нигезенә болай да гел кайтып йөрергә була. И бала! Зәлифә күзләрендәге яшьләрне кеше күрмәгәндә генә сыпырып төшерде. Өч баланы ялгызы ничек кеше итәр икән? Ярый, Ходай ярдәменнән ташламас әле. Ә алар? Зәлифә белән Рамил икәү бит — үстерешәчәкләр! Ялларда гел аларда булырлар.
Зәлифә өйләргә ремонт ясарга оста ахирәтен чакырды да сатып алган йортны бергәләп тәртипкә китерергә тотындылар. Көзгә бар да эшләнеп беткән иде инде.


Соңгы сулыш


Көз айларында Ильнара бертуктамый эшләде, сабыйларын балалар бакчасына, олысын мәктәпкә җыярга кирәк, йортка кирәк‑ярак аласы... Ә балалар күбрәк авылда яшәде. Даниярны гына алып китәсе итте ул. Берүзенә күңелсез булгандыр шул. Ләкин бакчага бирәм дигәндә генә тагын кире уйлады. Туганнарыннан аерасы килмәде аның. Эше дә күп иде шул! Машина да юнәтте, йөртергә документ алыр өчен укыды. Юл кагыйдәләрен җиңел генә бирде, машина йөртү буенча имтихан тапшыру өчен шәһәргә барырга кирәк иде. Шул көннәрдә аның кәефе бик шәп булды.
Зәлифәнең күз алдыннан бар нәрсә кинодагы күренешләр кебек көн саен уза да уза.


...Гыйнвар башында өч көн балалары янында авылда торганы, һәр әйткән сүзе, күз карашына кадәр хәтердә... Аның янына, район үзәгенә баргач, озатканда, озак итеп басып карап калганнары — берсе дә истән чыкмый.
Иске Яңа ел үткәрергә Ильнараны ерактан кайт­кан ахирәте кунакка чакырган иде. Әнисенә бу турыда әйтергә килештерми, ул сеңлесе Алсуга шалтыратты. Ә анысы: «Апа, бар, бер кайда чыкканың юк, ләбаса», — дип җавап бирде. Чакырылган вакытка такси алып ул ахирәте янына киткән. Төн урталары җиткәч, өенә кайткан. Азрак кына күңел күтәрелгән кебек. Бергә үскән Дамира ахирәте белән ни генә хәтерләренә төшермәделәр. Моңсу да, күңелле дә булды ул кич. Тизрәк ятып йокларга кирәк. Иртәгә эшкә, аннан балалар янына ашыгыр ул. Ике‑өч көндә сагынып бетә шул бәгырь кисәкләрен. Үзләре дә бигрәк юксыналар әниләрен. Ләкин ныклап төпләнеп беткәнче бераз вакыт үтәр әле. Балалар кечкенә, барын җайлар өчен күп эшләргә кирәк булачак. Акрын гына керде, ишеген ныклап бикләде. Инде генә чишенеп ятам дигәндә ишек келәсенең шалтыравына сискәнеп китте. «Чү! Кемдер бар түгелме соң?» Ишектә ире Солтан басып тора иде! Йозакны ачып кергән булырга тиеш... Күзләре шашкан кешенекедәй акайган. Әллә ниләр әйтеп кычкырынырга тотынды. «Солтан, ни эшләвең? Тынычлан», — дип карады Ильнара. Ләкин Солтан берни күрерлек һәм ишетерлек хәлдә түгел иде. Йөгереп килеп, күз ачып йомган арада, ул пычак белән аның бугазына кадады. Кайчандыр өзгәләнеп, «Җаным, яратам сине!» дигән дөньядагы иң‑иң якын кешесенә! Бу минутларда ул җитәкләшеп урамда йөрүләрен, улы буласын белгәч, шатлыгыннан күз яшьләрен түгеп утырганын я өч сабыеның да тәпи басып киткәнен исенә төшерде микән? Ә әнисез калгач, ул балаларны кем үстерер, елаганда, авырганда, башларыннан сыйпап, кем юатыр дип тә уйламады микән?


Бер мәл ушсыз торды ул кан эчкән җанвардай. Аннан торып чыгып йөгерде. Күзенә ак‑кара күренмәде, кайда барганын белмәде. Аяклары үзеннән‑үзе полиция бүлекчәсенә алып килеп керде. Ишекне ачып керү белән беренче очраган полиция хезмәткәренә: «Мин хатынымны мал суйган кебек пычак белән үтердем», — диде дә лып итеп урындыкка барып утырды. Кулларын борып ташладылар җәнлекнең. Аны кеше дип атарга беркемнең дә теле бармас иде! Чөнки Ильнараның туганнарына гына түгел, ерак Әзербайҗан илендәге үз якыннарына да гомер буена янарлык утлы күмер ташлады ул. Шул мизгелдә генә, бәлки, моны аңласа, аңлагандыр. Бәлки, юктыр да. Башы төрмәдә чериячәк икәнен генә уйлап ут йоткандыр...

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: