Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
9 апрель , 14:30

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (2)

...Балачактан үзаллы, җитди булып үсте Ильнара. Яхшы укыды, әти-әнисенең йөзенә бер дә кызыллык китермәде. Үсә төшкәч тә, кичләрен озак йөреп, Зәлифәне борчуларга салмады. 9нчы сыйныфны беткәндә генә йөрәк авыруыннан әтиләре үлеп китте.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (2)
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (2)

Хаталарның башы


...Балачактан үзаллы, җитди булып үсте Ильнара. Яхшы укыды, әти-әнисенең йөзенә бер дә кызыллык китермәде. Үсә төшкәч тә, кичләрен озак йөреп, Зәлифәне борчуларга салмады. 9нчы сыйныфны беткәндә генә йөрәк авыруыннан әтиләре үлеп китте. Гаилә өчен сөйләп бетмәслек фаҗига булды бу. Ләкин яшәргә кирәк! Кызларны аякка бастырасы, тормыш юлына чыгарасы бар Зәлифәнең. Бөгелеп-сыгылып төшәргә аның хакы юк иде. Ә Ильнара, авылда урта мәктәп булуга карамастан, Уфага икътисад көллиятенә укырга керде. Анда да яхшы укыды. Өйгә кайткан чакларда бер минут тик тормас иде. Зур өйләренең бар бүлмәсен ялт итеп җыештырыр, бер тарафта да тузан бөртеге калдырмас. Сеңлеләрен дә эшкә ул өйрәтте. Болай да әнисенең эше күп икәнен күреп торгандыр инде. «Әни, картайгач, сезне мин карармын, яме, кайгырмагыз», — дияр иде үзе. Сүзен чатнатып әйтә белде. Дөреслекне яратты. Рамил — кызларның үги әтиләре. Ләкин ул алар өчен бер дә чит булмады. Авыр көннәрдән алып бүгенгәчә ул Зәлифә һәм гаилә өчен янып-көеп яши торган җан иясе.
Зәлифә кызын икътисадчы булып эшләр, дип хыялланды. Танышлары аша эшкә урнаштыру хәстәрен дә алдан күрә башлады. Ләкин Ильнара укуын бетәр-бетмәс кибеткә эшкә керде.
— И әни, тизрәк эшлисем килә, сезнең җилкәдә күпме утырырга була соң? — диде кызы, гадәттәгечә җитди итеп.
«Бераздан җайланыр әле бар да», — дип өметләнде шунда Зәлифә. Адәм баласы бит хаталар ясап кына аякка баса. Үзенә нәрсә кирәген яши-яши генә аңлый башлый.
...Көзнең соңгы көннәре иде. Агачлар тулысы белән шәрәләнеп бара. Табигать тә, кеше кебек үк, ял итәргә, кышка әзерләнә. Аннан ап-ак кар астында көч җыяр да язын тагын җанланып китәр. Ел да шулай кабатлана. Табигатьтә һәрчак гармония. Кеше язмышларының катлау­лыгында аның эше юк.
Ялларының берсендә Ильнара гадәттәгечә ялгызы түгел, ә бер егет белән кайтып керде. Зәлифә алар капкадан кергәндә тавык-чебешләрен ашатып, сарай ишегеннән җай гына чыгып килә иде. Аптыравыннан кулындагы савытын җиргә төшереп җибәрә язды, ачылган иреннәре «Кем бу?» диюдән чак калды. Чынлап та, татар егете түгел икәне төс-кыяфәтеннән үк күренеп тора иде шул. Ә Ильнара бер дә аптырап калмады: «Әни, телеңне йоттың ахры, таныш бул, Солтан исемле егет бу, минем дустым», — дип кояш кебек елмайды. Йөрәге кысып куйса да, дәшми калуны хуп күрде Зәлифә. Бергәләп чәй табыны әзерләделәр. Егет русча сөйләшә, үзе бик мөлаем, ачык. Боларны күреп торган Зәлифә белән Рамил бераз тынычландылар. Кичке аш вакытында Солтанның әзербайҗан егете икәне ачык­ланды. Уфада сатуда я төрле эшләрдә эшли икән. Ильнара саткан кибеттә очрашып-танышып киткәннәр.
Икенче көнне, юк-бар сәбәп табып, Зәлифә кунак егет белән Рамилне район үзәгенә җибәрергә ашыкты, ә үзенең уе кызы белән җитди итеп сөйләшү иде.
— Кызым, балакаем, нигә бу турыда башта ук миңа сөйләмәдең? — дип ачынды ана кеше.
— Соң, әни, синең ни диячәгең билгеле ич.
— Соң, шулай булгач, кызым, эшләр тирәнгә киткәнче, өз арагызны, әниләр каршы дигән сылтау тап...
— И әни, айдан артык безнең очрашып йөргәнгә. Бер-беребезне яраттык шул. Борчылма, ул шундый игътибарлы, тәртипле, тәрбияле. Аннан безнең егетләр арасында да ниндие генә юк.., — дип сөйли башлаган иде, Зәлифә аны шып туктатты.
— Кызым, бел: мин моңа каршы! — дип өздереп әйтте дә, өйдән чыгып ук китте.
Курыкты Зәлифә, шул көннән башлап баш бала­сының язмышы өчен тәмам борчыла башлады.

 

Борчылулар юкка булмаган...


Ике‑өч айдан тагын икәү­ләшеп кайттылар. Зәлифә һаман әле аралары өзелеренә өмет иткән иде. Бу юлы егет, бөтен шартын китереп, Ильнараның кулын сорады, аңа тәкъдим ясады. Әти‑әни генә ризалыкларын бирергә ашыкмады. Сеңлеләре Алия белән Алсу да авылда иде. Аларның да бердәнбер апаларын чит милләт егетенә биреп җибәрәселәре килми иде. Беркем дә сөенмәде гаилә тормышы эчендәге бу борылышка. Ул, киресенчә, барысын да тирән уйга салды.
— Әти‑әниең беләме соң? — Зәлифәнең төбәп биргән бу соравына җавап әллә ничек канәгатьләндерерлек яң­гырамады.
— Мин инде балигъ булган, һәр нәрсәне үзем хәл итәм, — диде Солтан.
Зәлифә шаккатты. Ничек инде: кайда, кайда, тик Әзербайҗанда ата‑ана фи­кереннән чыкмыйлар, бар нәрсәне киңәшләшеп эшлиләр. Ә өйләнү кадәр җитди нәрсәне бигрәк тә! Якын туганнар ризалыгыннан башка егет я кыз башка илдә тормыш корса, аның гаиләсен бөтенләй кабул итмәскә мөмкиннәр.
— Әгәр аларга белдерсәң, никахка килми калмаслар иде, — дип кенә куярга мәҗбүр булды Зәлифә.
Солтанның җавабы бары­сының да ачуын кабартты. Ләкин Ильнара да, егетенең сүзе белән бер булып, «Без бер‑беребездән башка яши алмыйбыз», — диде.
Яратуның күзе сукыр була ич! Беркемне ишетмисең, күрмисең һәм тыңламыйсың! Нишлисең, ике атнадан соң район үзәге мәчетендә никах укытырга сүз куештылар. Солтан, билгеле, гаиләсенә хәбәр итмәде. Ә никахка шаһит итеп бер‑ике дустыннан башка беркемне дә алып килмәде.
Тиран
Әйбәт кенә яшәп китте яшьләр. Бер‑бер артлы кызлары Наилә, уллары Данияр туды. Бар да яхшы кебек тоелды. Зәлифә дә, Алия белән Алсу да тынычланды. Ләкин бу читтән караганда гына булган икән...
Солтанның әти-әнисе улларының татар кызына өйләнгәнен белмәвенә Зәли­фәнең эче поша. Ильнара ирен көчләп диярлек туганнарына хәбәр салырга мәҗбүр итә. Берничә көннән Әзербайҗаннан Солтанның әнисе килеп төшә. Әтисе килми, чөнки кайчандыр ул Русиядән департация юлы белән иленә озатылган булган икән.
— Ни өчен ризалык бирдегез? — дип ташлана әни кеше керә‑керешкә үк Зәлифә белән Рамилгә.
Карап торуга ук усал‑кырыс хатын, ватып‑җимереп русча сөйләшә. Күренеп тора: иленнән бөтенләй бер якка чыкмаган ханым. Алай да авызыннан ут чәчә. Карарга куркыныч. Бергә утырып, барын да уртага салып, аңлаша‑сөйләшә алмадылар. Зәлифә белән Рамил хәлне җайларга азап­ланды, ләкин хатын аларны ишетергә дә теләмәде... Онык­ларга борылып та карамады дәү әни булган кеше. Кабул итмәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде.
Зәлифә боларны бик авыр кичерде. Ләкин кызына күрсәтмәде: болай да ут эчендә янган баласының күңелен челпәрәмә китерәсе килмәде аның.
Озакламый Ильнара әни­сенә, телефоннан шалтыратып, Солтанның кул күтәрүе турында белдерде. Моны ишетү белән балаларны, кызын йолып алып кайтты Зәлифә. Шунда гына ачылды Ильнара.
— Әни, аның кул күтәрү гадәте башта беленмәде бит. Бер сәбәпсез җенләнеп китүе аптыраткан иде, югыйсә. Балаларны да куркытып бетте. Чыгып китү очраклары ешайды. Кич белән эшкә я намазга дип чыгып китә дә, бик соң, күп вакыт иртән генә кайта. Наилә ул кайтып ятмыйча йоклап китәлми. Иң соңгы нокта булып, аның Даниярны тотып алып стенага таба атуы булды, көчкә тотып калдым үзен. Бала, мине яклашып, атасының кулын умырып тешләп алган иде шул! Башка аның белән бер көн дә тормыйм, дип ант иттем шунда...
Шушы сүзләрдән соң Зәлифә киявенең тиран икәнлеген аңлады, андыйны үгетләп тә, дәвалап та булмый. Дәваласаң да, ул чир гомергә бетми.
Балаларны авыл бакчасына бирделәр. Ильнара район үзәгендәге почта бүлекчәсенә кассир булып эшкә урнашты. Инде тынычландылар дигәндә, ике‑өч айдан Солтан кайтып төште, аякларына гына егылмады, гафу үтенде. Ярату көче калган булгандыр, ул җиңде. Яңадан төянеп Уфага китте балалар. Ә Зәлифә тагын ут эчендә калды...
Шулай берничә тапкыр кабатланды. Бер кайтуында Ильнараның өченчегә авырлы икәнлеге ачыкланды. Шулай туды аның кечкенә сабые — Мәдинәсе...

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: