Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
4 апрель , 14:24

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (1)

Башка вакыттагыдан да иртәрәк торып, йөгерә‑йөгерә камырын куйды, бәрәңгесен әрчеде Зәлифә. Суыткычын ачып, азык‑төлекне барлап чыкты. Бар да алындымы икән? Берәр нәрсә онытылып калып, кибеткә чыгып йөгерәсе булмасын. Кичә бит районга барып, ире Рамил белән бар нәрсәне машинага төяп кайттылар. Юк, онытылмаган, бар да бар. Күгәрчен сөте генә булмаячак табында. Бүген аның оныгы Даниярның туган көне! Аңа 8 яшь тула...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (1)
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Югалту газабы (1)

Туган көн


Башка вакыттагыдан да иртәрәк торып, йөгерә‑йөгерә камырын куйды, бәрәңгесен әрчеде Зәлифә. Суыткычын ачып, азык‑төлекне барлап чыкты. Бар да алындымы икән? Берәр нәрсә онытылып калып, кибеткә чыгып йөгерәсе булмасын. Кичә бит районга барып, ире Рамил белән бар нәрсәне машинага төяп кайттылар. Юк, онытылмаган, бар да бар. Күгәрчен сөте генә булмаячак табында. Бүген аның оныгы Даниярның туган көне! Аңа 8 яшь тула...
Балалар торганчы эшлисе эшләрен төгәлли дә алмады, күз алмалары йокы бүлмәләреннән сибелешеп килеп чыктылар.
— Нәнәй, нигә безне иртәрәк уятмадың? — дип елмая Данияры.
Зур егет булды бит, быел мәктәпкә барды.
— Өлгерәбез, хәзер без дә булышабыз, — диде Наиләсе, энесе белән сеңлесен юыну бүлмәсенә таба әйдәләп. 
Чәй табыны һәрвакыт­тагыча мулдан әзерләнгән иде. Алар яраткан ризыкларны пешерә нәнәләре, ятимлекне сизмәсеннәр диюе аның. «Нәнәй, син шундый тәмле пешерәсең, гел әни кебек...», — ди Наилә, күз яшьләрен көчкә яшереп. Көндәгечә сөйләшә‑­сөйләшә чәйләп алдылар да, кемузардан табын хәстәрли башладылар. Бергә бакчага, аннан мәктәпкә йөргән иптәшләрен чакырган Данияр, кызлар да бар. Сынатасы бер дә килми! Бигрәк тә Наилә тырыша, аңа инде 10 яшь, камырдан тәмлекәчләр дә пешерә, салатлар да ясый. Эшләгән урынын хәзер генә җыештырып ала үзе. Гел әнисе инде, тырышлыгы, чисталыгы белән. Бертуганнарын, бигрәк тә биш яшьлек сеңлесе Мәдинәне пөхтәлеккә өйрәтә. Анысының да кулы бар нәрсәгә оешып‑килешеп тора бит әле.
Төш вакытына чакырыл­ган «олы кунаклар»ны хуҗалар көчкә көтеп алды. Берәм‑берәм йөгереп килеп керде дуслар: Зилә, Гүзәл, Әмир, Марат, Айрат, Илнур, Искәндәр. Алар килгәндә табын әзер, ә ишек алдында Рамил ит кыздыра иде.
— Балалар, барыгызны да өстәл янына чакырам. Ачыгып та беткәнсездер, — диде Зәлифә.
Башта Данияр иптәшлә­ренең бүләк тапшыруыннан оялыбрак торды, аннан батырайды тагын.
— Тегермәннәре шәп тарта үзләренең! — дип үз алдына елмайды Зәлифә.
Балалар янына сирәгрәк керергә тырышты, кыенсынмасыннар берүк, үзләренчә утырсыннар. Стаканнарына сок ишене Наилә дә бик оста өстәп тора, аны инде өйрәтеп торасы юк. Бераздан алар дәррәү сикерешеп тордылар, малайлар бер тирәгә җыелып, бүләкләрне караштырды, кызлар исә, Наиләгә ияреп, табак‑савытны алгалаштырды.
Әнә инде малайлар, ихата бетереп, футбол уйный башлады. Әмир дустына бик матур туп бүләк итте. Ничек шуны эшкә җикми түзәсең?! Рамил абыйлары өйрәткәләп, макташтырып та торгач, озак кына уйнадылар. Ә кызлар тамашачы булды. Мәдинә генә абыйлары артыннан бертуктамый йөгерде. Егылса да, еламады, тәмам арыганчы әрле‑бирле чапты.
Зәлифә мыштым гына читтән балаларын күзәтте. Мәдинәсе коеп куйган әнисе: гәүдә төзелеше генә түгел, йөреше һәм бит төзелеше белән дә. Әнкәсе сыман итеп битен сыпырып куюларына кадәр охшаган. Данияр дөреслек яратуы белән, ә Наилә — кылган кылыклары белән...
Менә инде нәни кунак­лар, озак кына уйнаганнан соң, тәмам арып, торт белән чәйләр эчеп, таралыштылар.
Бар да кичкә кадәр һәр көндәгечә барды. Зәлифә, бәбкәләрен җыйган инә каздай, оныкларын йокы бүлмәләренә озатты. Өй эче тып‑тын. Бары залдагы стена сәгате генә «келт‑келт» итеп, секунд‑минутларны саный. Аннан сәгатьләр тәүлекләрне җыя, атналар, айлар, елларны барлый. Ә бәгырь һаман телгәләнүдән туктамый. Озакламый, көз айлары бетеп, карлы салкын кышлар килгәч, гыйнвар башында, өч кызның иң олысы Ильнараның бу якты дөньяны ташлап китүенә ике ел булачак. Тик үз теләге белән түгел... Ильнара — янында үсүче оныкларның әниләре инде. Олысы Наилә генә Уфада гимназиядә укый, шунда яши дә. Ялларны, каникулларны авылда, туганнары янында үткәрә. Түшәгенә яткач, Зәлифә инде мең дә беренче тапкыр йөрәк пәрасенең кыска гына гомерен тәфсилләп күз алдыннан үткәреп чыга.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: